16+

Кияү кайтып китте, кәләш төнне минем белән уздырды. Икенче көнне никахлаштылар...

Күршемдә иреннән аерылган ике балалы хатын яши иде. Еш кына янына кереп, өй эшләре буенча ярдәм итә идем аңа. Кунып калган чаклар да булды. Бервакыт Сәрия ишек тоткасын рәтләргә чакырды. Шуны караганда, булачак ире белән икетуган сеңлесе килеп төште...

Кияү кайтып китте, кәләш төнне минем белән уздырды. Икенче көнне никахлаштылар...

Күршемдә иреннән аерылган ике балалы хатын яши иде. Еш кына янына кереп, өй эшләре буенча ярдәм итә идем аңа. Кунып калган чаклар да булды. Бервакыт Сәрия ишек тоткасын рәтләргә чакырды. Шуны караганда, булачак ире белән икетуган сеңлесе килеп төште...

Болар авылдан килгән. Никах укытырга. Теге ир үз авылында зур кеше икән, ике баласы белән хатыны бар. Беркемгә әйтмичә генә яшь кыз белән никах укытырга булган.

Табын артында танышып сөйләшеп киттек. Кинәт кияү балакайның телефоны шалтырады. Ашыгыч рәвештә эшенә чакырттылар. “Иртәгә иртүк килеп җитәм”, - дип авылына кайтып сызды бу. Без Сәриянең фатирында өчәү калдык. Кызлар бераз салгалап та алды. Балконда һава сулап торганда, Сәриянең сеңлесе Гүзәлияне кочакладым. Ул да каршы килмәде. Сәрия аш бүлмәсенә кереп киткәч, иреннәр дә бер-берсенә үрелде.

“Әһә, бүгенге төнне Гүзәлия белән үткәрәм”, - дип уйлап куйдым. Шулчак Сәрияне кызгандым. Һәм ике дә уйламыйча, иптәш егетемә шалтыраттым. Килеп җитте, рәхмәт төшкере. Шулай итеп, парлашып та куйдык: мин – Гүзәлия, иптәш егет Сәрия белән. Иртә белән уянгач, мин үземә кердем, дустым өенә кайтып китте. Кызлар никахка әзерләнеп калды...

Берзаман кияү балакай килеп тә җитте. Мине никахка шаһит итеп чакырдылар. Оятымнан җир тишегенә керердәй булдым, валлаһи. Тик бер чарам да юк иде, кереп утырдым. Никах табынында “баҗай” белән кара-каршы утырдык. Чынлап әйтәм, бик уңайсызландым. Тик үкенүдән файда юк иде. Гүзәлия үзе дә мине теләде бит...

Бу хәлләргә бик күп еллар үтте. Күптән түгел Сәриягә шалтыраттым, Гүзәлияне сораштым. Теге вакыттан бирле Гүзәлия әллә ничә тапкыр кияүгә чыккан, өч ирдән өч бала тапкан. Ә “баҗай” дигәнем белән барыбер яши алмаганнар, кире авылына - ике баласы, хатыны янына кайткан ул. Димәк, минем белән йокласа да, йокламаса да, Гүзәлия аның белән яши алмас иде...

Фәрит Кәримов

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading