16+

Көттереп килгән куаныч

Бу очракта: «Бүләк лаеклы иясен тапты. Соң булса да, уң булсын!» - диясе генә кала. РФ Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан 2008 елның 7 маенда чыгарылган «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында»гы Указ нигезендә, Айдар авылында яшәүче Шәмсиҗиһан әби Баһаветдинова (рәсемдә) өчен төзелгән яңа йорт турында...

Көттереп килгән куаныч

Бу очракта: «Бүләк лаеклы иясен тапты. Соң булса да, уң булсын!» - диясе генә кала. РФ Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан 2008 елның 7 маенда чыгарылган «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында»гы Указ нигезендә, Айдар авылында яшәүче Шәмсиҗиһан әби Баһаветдинова (рәсемдә) өчен төзелгән яңа йорт турында...

Шушы көннәрдә генә без аның әнә шул көттереп килгән куанычын уртаклашып кайттык. Шунысы хак: ул үзенең фронтовик хатыны булуын раслый, өй төзетеп чыгуга ирешә алган. Иске өенең бүрәнә ярыгыннан урам күренеп торса да: «Өең ару гына әле, үзең дә таякка таянып шәп йөгерәсең», - дип мыскыллап чыгып китүче чиновниклар, дәүләт хезмәткәрләре аз булмаган. Бармыни соң ул бездә кеше кадерен белү?! Үзенең арты корыда булса, башкалар ник чукынып үлми. Ерак авылдагы карт, ярдәмчесез калган карчык кайгысы кемгә кирәк?!
- Килделәр дә киттеләр, килделәр дә киттеләр. Юньләп сөйләшүче, ярдәм итәргә теләк белдерүче булмады. Кәгазьгә тамга куеп китәр өчен кирәк булганмындыр инде. Су үтә торган түбәне түл белән ябып бирсәләр дә, әйбәт буласы ла! Рәхмәт Алмаз Хәмит улына! Килде, сорашты, шуннан соң гына боз кузгалды. Ул көлмәде, олы кешеләргә игътибарлы, ихтирамлы булды. Аның килүеннән соң башланып киткән төзелеш узган көз тәмам булып, кышны яңа өйдә кышладым, - дип ачынып сөйләде ул үзенең башыннан кичкәннәрне.
Сиксән дүртенче яше белән баручы Шәмсиҗиһан әбинең уйламаганда-көтмәгәндә яңа өйле булып куюы да кызыклы. Шул мәгълүм Указ сәбәпче инде. Утны-суны кичеп кайткан фронтовик Хәсән агага кияүгә чыгып, законлы хатын булып нибары өч ай гына яшәп кала ул. Гөнаһ шомлыгына каршыдыр, Хәсән ага икенче хатынга - Гандәлифкә өйләнеп куя. Сугыштан соң ир-атның бәясе югары була шул. Кайсын телим, шунысын кочам, шунысы белән яшим, дип фикер йөрткәндер аларның күбесе. Өстәвенә Хәсән ага сугышны аркылыга-буйга йөреп кайткан фронтовик! Яңа өй исә гомер иткән хатынына яки аның балаларына түгел, ә өч кенә ай яшәп калган тәүге хатыны Шәмсиҗиһан әбигә насыйп була. Гәрчә, авылдашлары әйтүенчә, Гандәлиф апаның балалары төзелергә тиешле яңа йортка дәгъва белдереп йөрсәләр дә... Хәсән ага икенче хатынга киткәннән соң, Шәмсиҗиһан әби башка кияүгә чыкмый. Иң үкенечлесе, баласы булмый кала. Әнисе Бибиәсма бәхетеннән булгандыр, ахыргача аны тәрбияләп, соңгы юлга озата. Авыр колхоз эшендә эшли-эшли, лаеклы ялга чыга, ахыр чиктә берьялгызы кала. Шәмсиҗиһан әби турындагы язма танылган җурналист Риман Гыйлемхановның «Кыз-әбиләр» дип исемләнгән китабына да кертелгән. Бер караганда, анысы да дөрес кебек. Нәкъ менә ил-көн алдында биниһая хезмәт куеп бер ярдәмчесез, бер яклаучысыз калган гали затлар турында бит ул китап. Кыз-әбиләргә олуг мәдхия!
- Әлегә үз-үземне йөртәм. Эшкә барганда, кайтканда туганымның балалары Рузалия, Илсур хәлемне белеп тора. Әле менә үзең дә күреп торасың, Наилә әбиең белән сөйләшеп утырабыз. Зиратка барышы, хәлемне белергә туктады. Без ялгызларга шулай инде, кеше күрү, бер авыз сүз сөйләшү дә рәхәт, күңелле, - дип озатып калды ул мине.
Сер итеп кенә әйтәм, Шәмсиҗиһан әби, күзе бөтенләй күрмәсә дә, каз асрый, тавыгы, әтәче бар. Сөбханалла!
- Күзең күрмәгәч, казларыңны ничек карыйсың соң? - дигән соравыма:
- Тавышларыннан таныйм, күңел күзем белән күрәм! - дип җаваплады ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading