16+

Кызы озын, егете кыска...

Чаллыда яшәүче гашыйклар Василий Зоров белән Мария Степанова «НТВ» каналында туры эфирда өйләнешү бәхетенә ирешкәннәр. Алар - үзенчәлекле пар. Кәләш буе бер метрдан чак кына артып киткән 29 яшьлек кияүдән ким дигәндә өч башка озынрак. Аларның мәхәббәт «роман»ын бөтен шәһәр язган инде. Мариянең игътибарын яулап алыр өчен егет нәрсәләр генә...

Эфир вакытында кәләш баштарак кияүнең буеннан кыенсынып йөргәнлеген яшереп тормаган. Әмма егетнең игътибарлы булуы үзенекен эшләгән. Василийның кызларга беркайчан да кытлык кичермәгәнлеген дә әйтергә кирәк. Гашыйклар өйләнешергә җыенып йөрсәләр дә, туй итәргә акча юклыгы моңа кадәр итәктән тартып торган. Төзүче егетнең кредитлары да күп икән шул. Программа барышында Василий алдына тезләнеп һәм аякларын ук кочаклап үзенә кияүгә чыгуын үтенгәч, Мариянең риза булмый чарасы калмаган. Алып баручылар шунда ук ЗАГС хезмәткәрен чакырып, тиз арада туй күлмәге кидереп, гашыйкларны өйләнештереп тә куйганнар.
Сүз уңаеннан: 2012 елның 8 аенда Татарстан Республикасында 21196 пар өйләнешкән. Бу исә 2011 елның шушы вакыты аралыгы белән чагыштырганда, 23 парга күбрәк. Кәбисә елда өйләнешергә ярамый дигән булалар тагын... Аерылышучылар - 9449 пар. Шушы вакыт аралыгында 1307 кеше ата-анасы биргән исемен икенчегә алыштырган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading