16+

Күз тию нишләтмәс

Әлеге сурәткә күз салуга, бу ир-егет гармунын ялгыш тоткан дип уйлап куйгансыздыр. Юк шул, гомер буе әнә шул килеш үзәкләрне өздереп суза ул гармунын.

Күз тию нишләтмәс

Әлеге сурәткә күз салуга, бу ир-егет гармунын ялгыш тоткан дип уйлап куйгансыздыр. Юк шул, гомер буе әнә шул килеш үзәкләрне өздереп суза ул гармунын.

Моннан 56 ел элек Алабуга районының Илнәт авылында Рәйхана апа белән Хуҗа абый гаиләсендә бик матур ир бала туа. Аңа исемне дә башкаларны кабатламыйча Илкам дип кушалар. Балага тугыз ай чагында күрше хатыны кереп, аның матурлыгына соклана-соклана: "Ай, бигрәкләр дә матур инде. Мондый бала тапканың юк иде әле синең, Рәйхана", - дип сабыйга озак кына карап тора. Ул чыгып китүгә бала елый башлый. Күпме тырышсалар да, аны беркем дә елавыннан туктата алмый. Төне буе бертуктаусыз елап чыга ул. Иртәнге якта баланың күзләре катып кала. Фельдшер килеп, аны-моны уйлап тормыйча, укол кадап китә. Әнә шуннан соң баланың уң як кул-аяклары бөтенләй эшләми башлый. Ә инде үскән чагында бер мәртәбә дә прививка ясатмыйлар үзенә.

Алты балалы гаиләдә барысыннан да аерылып торганы Илкам була. Кечкенәдән рәсем ясау белән мавыга. Бигрәк тә атлар белән табигать күренешләрен яратып ясый. Аннары гармунда уйнарга өйрәнә, җырлый башлый. Гаиләдәге өч ир баланың барысы да шушы уен коралын үз итә. Әти-әнисе, туганнары Илкам авызыннан: "Мин моны эшли алмыйм", - дигән сүзне беркайчан да ишетмиләр. Югыйсә, аңа эш кушып та тормаган булырлар иде. Бәрәңгесен дә утыртыша, алыша, капчык күтәреп ташый, берәр машина утынны үзе генә ярып бетергән чаклары да була аның. Хатын-кыз эше дип тормый, майны да үзе яза. Җәен табигать белән хозурланып көтү көтәргә бик ярата. Кыскасы, малай үзен һәрвакыт сау-сәламәт итеп хис итә. Беркайчан да авырып ятканы булмый.Үзенә бирелгән II группа инвалидлыкны да III кә калдырта.

Мәктәптә укыганда малайны үпкәләтүчеләр табыла, дөрес. Үзе укучыларга Илкамга авыр сүз әйтмәскә кушып торган килеш, педагог кеше ялгышлык җибәрә. Рус теле укытучысы балалар алдында үзен "чулак" дип рәнҗеткәч, Илкам өйгә кайтып үкси-үкси елый. Өйдәгеләр аның күз яшьләрен беренче мәртәбә әнә шунда күрәләр.

Илкам авылда бөтен һөнәрләре белән дә иптәшләрен уздыра башлый. Кичен клубтан кайтканда аның моңнары бөтен авыл урамнарына тарала ул чакта. Районда узган җыр, рәсем конкурсларның берсеннән дә читтә калмый малай. Хәтта клуб янына эленгән белдерү артына да рәсем ясап китә торган була.

Мәктәптән соң Илкам, Казанга килеп, сәнгатъ училищесына укырга керә. Аның сул кул белән ясаган рәсемнәре иптәшләрен дә сокландыра. Егет студент елларында һәр көнне иртән торып "Роторный" тукталышыннан Бауман урамына кадәр йөгерүне гадәткә кертә. Шул еллардан бирле ваннада салкын су белән коена.

Училищедан соң уенчыклар фабрикасына бизәүче рәссам булып урнаша. Әмма бер кул белән норманы үтәп буламыни?! Берничә елдан Чаллыга китеп Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгында үз һөнәре буенча эшли башлый. Шунда Балык Бистәсе районының Иванай авылы кызы Антонина белән гаилә корып җибәрәләр. Кызның әти-әнисе башта каршы килеп маташса да, кияү кешенең җитмеш төрле һөнәр иясе икәнен белгәч, ризалашалар. Алар 29 ел буе бер-берсен санлап һәм аңлап тату гомер кичерәләр. Бер-бер артлы ике уллары, бер кызлары дөньяга килә. Бүген оныклары үсеп килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading