16+

Мәхәббәт яшькә карамый: «Соң булса да, уң булсын дип, бергә кушылып яшәргә карар кылдык»

Шушы көннәрдә интернетта беркемне дә битараф калдырмый торган видео «сәяхәт итә». Анда сүз 76 яшьлек Сәкинә әби белән 65 яшьлек Госман бабайның никахлары турында бара. Бу аларның икесенең дә беренче никахлары.

Мәхәббәт яшькә карамый: «Соң булса да, уң булсын дип, бергә кушылып яшәргә карар кылдык»

Шушы көннәрдә интернетта беркемне дә битараф калдырмый торган видео «сәяхәт итә». Анда сүз 76 яшьлек Сәкинә әби белән 65 яшьлек Госман бабайның никахлары турында бара. Бу аларның икесенең дә беренче никахлары.

Видео геройлары белән танышасы килеп, без Югары Осланда урнашкан картлар йортына шалтыраттык. Сәкинә әби белән Госман бабай безнең белән бик теләп аралашты.

- Соң булса да, уң булсын дип, бергә кушылып яшәргә карар кылдык. Бу турыда интернат директорына әйткәч, ул хәзрәт табып, никах укыту хәстәрен күрде, - дип сөйли Госман Вәлиуллин.
Алар тормышындагы әлеге күңелле яңалык ике ел элек үк булган икән. Сәкинә әби белән Госман бабай Саба районының Лесхоз бистәсендәге интернатта танышкан.


- Сәкинә үзенең ягымлылыгы, тәртипле булуы белән ошады. Нечкә күңелле, мөлаем кеше. Кайчан да булса өйләнермен дип гомердә дә уйламаган идем. Парлы тормыш турында хыялланган чакларым булды, әлбәттә, әмма мин тумыштан инвалид. Шуңа да кызларга күренергә дә оялдым, - дип искә ала ул яшь вакытын. - Питрәч районының Күн авылында гомер иттек. Без гаиләдә җиде ир малай үстек. Иң олысы мин идем. Әти-әни үлгәннән соң, туганым гаиләсендә яшәдем. Соңрак Питрәчнең инвалидлар өчен интернат-йортына барып, шунда алуларын сорадым. Ул ябылганнан соң, Сабага җибәрделәр. Шунда Сәкинә белән таныштым. Соңрак бергәләп монда килдек. Туганнарым белән аралашып торабыз, алар килгәләп йөри. Өйләнүемә алар да бик шатланды. Сәкинә аларга йон оекбашлар бәйләп бирә.
Картлар йортында тәрбияләнүчеләр Казанга спектакльләргә, концертларга йөри.

- Мәрхүмә Хәния Фәрхи концертына да барганыбыз булды, бу көннәрдә гел шуны сагынып искә алып утырабыз, - ди Госман бабай.
Сәкинә Кашапова Саба районының Урта Нырты авылыннан. Гаиләдә дүрт кыз үскәннәр. Әтиләре сугышта үлеп калган. Ике апасы авырудан һәм ачлыктан үлгән. Бер апасы Архангельскига киткән. Шуннан бирле аңардан бер хәбәр дә юк. Сәкинә әби авылда терлекче булып эшләгән, бер тапкыр да кияүгә чыкмаган, әнисе дә кызының кияүгә чыгып китүенә каршы булган. Әнисе үлгәч, ялгыз калган. Өе тузгач, авыл советы аны Сабадагы картлар йортына җибәргән.

- Язмыш кушуы буенчадыр инде, шушында Госманны очраттым, - дип бик оялчан гына әйтеп куйды Сәкинә әби.
Газетадан икәнебезне белгәч, Госман бабай үзенең үтенечен дә җиткерде.
- Сәкинә әбиегезнең хәбәрсез югалган апасын табарга булышмассызмы икән. Ул 1951 елны Архангельскига киткән. 52 елны авылга да кайтып киткән. Исеме - Мәрьямбану. 31 елда туган. Әтиләре - Кашаф, әниләре Камилә исемле. Саба районының Урта Нырты авылында туган. Кияүгә дә чыккан булган. Иренең исеме - Талип. Самолет очып үткән саен, Сәкинә тәрәзәдән карап, елап кала. Апасы турында еш сөйли, аның турында искә алмаган көнебез юк, - ди ул.


Мәрьямбану Кашапова турында берәр мәгълүмат белүче булса, газета укучыларыбыздан редакциягә мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading