16+

Мин дә кайттым, әни...

1981 елның 19 апрель көнендә дошман һөҗүме нәтиҗәсендә 3 татар егетенең гомере өзелде. Болар - Зәй районы Алмалы авылыннан Илгизәр Гимазов, Минзәлә районы Калмия авылыннан Равил Хаҗиев, Әлки районы Алпар авылыннан Ирек Сөләйманов.

Мин дә кайттым, әни...

1981 елның 19 апрель көнендә дошман һөҗүме нәтиҗәсендә 3 татар егетенең гомере өзелде. Болар - Зәй районы Алмалы авылыннан Илгизәр Гимазов, Минзәлә районы Калмия авылыннан Равил Хаҗиев, Әлки районы Алпар авылыннан Ирек Сөләйманов.

Әфганстанның төньяк өлешендә урнашкан ОБМО автоколоннасы Баглан торак пункты янәшәсендә Әфган оппозициясе кораллы көчләренең көчле һөҗүменә дучар булды. Һөҗүм итүчеләр автоколоннаның арткы өлешеннән 8 машинаны кисеп калалар. Тау юллары тар һәм бормалы. Автоколоннаны озата килүче БТР үзенең 5 солдаты белән рульдә барган, пулялар яңгыры астында калган шоферларга берничек тә ярдәм итә алмый. Шоферларга машинаны тау юлыннан алып барырга да, каршы якка автоматтан атып каршылык күрсәтергә дә кирәк. Автоколоннаның алдагы машиналары тыгыз тузан, авыр йөк тартып баручы автомобиль двигателе тавышы астында артта ни булганын да белмичә алга баруларын дәвам итәләр... Юлның ике ягыннан, ташлар артына качып ятып һөҗүм итүчеләргә кабинадагы шоферлар каршылык күрсәтә башлыйлар. Ирек Сөләйманов, үзе яраланса да, алдан баручы автомобильдә авыр яраланып хәрәкәтсез калган якташы Илгизәр Гимазовка ярдәмгә ташлана. Дистәләгән пулялар тиеп аягы, күкрәге, башы яраланып беткән Илгизәр инде канга баткан. Кабина утыргычы, идәне, хәтта түбәсенә кадәр кан чәчрәгән... Ирекнең Илгизәр машинасын читкәрәк алып юлны бушатырга маташуын күргәч, аңа янәдән автоматтан ата башлыйлар. Ирек шунда тагын берничә пулядан яралана. Алар шулай икесе бер машина кабинасында җан бирәләр. Ә алардан соң баручы Равил, авыр яраланып, алга таба машина белән идарә итә алмавын аңлагач, машинасын юл чатында туктатырга тырыша. Ләкин, күп кан югалтуы сәбәпле, машина руленә канлы башын салып, хәрәкәтсез кала. Атышлар тынгач, иптәшләре аның гәүдәсен Кондыз госпиталенә алып кайталар. Равилнең җәрәхәтләре бик авыр була, ике көннән, 1981 елның 21 апрелендә, ул хәрби госпитальдә җан бирә...
Бу бәрелештә ул көнне безнең батальоннан 8 кеше һәлак булды, 4 кеше авыр яраланды. Армия сафларына чакырылып, ныклы әзерлек үтми торып сугыш кырына кертелгән егетләрнең тормышы шулай вакытсыз, кызганыч өзелде. Әле генә 18 яшен тутырган бу балаларның өйләреннән чыгып китүләренә алты ай гына вакыт үткән иде. 19 яшен дә тутырып җиткермәгән балаларын чит-ят җирдә, билгесез максатларда, канлы сугыш кырында югалткан ата-аналарның ачы кайгысы мәңгелек! Өйләреннән үз аяклары белән чыгып китсәләр дә, Татарстан җиренә генә дә 460лап хәрби табутта кайтты. Меңләгән ир-егет авыр яралардан соң инвалид булып калды. Без ул елларда Әфганстан җирендә һәлак булган иптәшләребезне бервакытта да истән чыгармыйбыз.

Әфганстанда һәлак булган солдат бәете
Миңа бүген хәбәр килде,
Армиягә китәргә!
Әни бәгърем, барасым юк!
Нихәлләр соң итәргә?!

Татарстан - Әфган арасы,
Биш мең чакрым барасы;
Хезмәт иткән җирләребез
Биек таулар арасы.

Үләксә эзләп козгыннар
Оча таулар өстендә;
«Ярдәм итәбез!» - диеп
Йөрибез ут эчендә.

Салкын кышлар да үтте,
Җылы язлар да җитте;
Безнең автоколонна
Янә рейска китте.

Әй аталар сулдан да,
Әй аталар уңнан да!
Тизрәк үтәсе иде
Башлар исән булганда.

Тау-таш арасы, Әфган кояшы
Якты кояштан күзләр чагыла,
Берничә пуля гәүдәмә тигәч,
Кайнар каным, әй, җиргә агыла!

Әфганстаннан кайттым мин
Самолетларда очып.
Тик шатлана алмадым,
Әткәй-әнкәйне кочып.

Солдат киемем өстемдә,
Күн каешым билемдә.
Шөкер, гәүдәләрем ята
Газиз туган җиремдә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading