16+

Наркоман килен кирәкми

...Эльмира сөйкемле, чибәр кыз булып үсте. Әнисе аны тормышның җил-давылларыннан саклап, кырыс дөньяның тискәре якларын күрсәтмәскә тырышты. Урта мәктәпнең югары сыйныфларында укыганда ук Эльмира иптәшләреннән матуррак киенеп йөрде. Шуңа күрәдер, егетләрнең үзенә игътибарын тоеп торды.

Наркоман килен кирәкми

...Эльмира сөйкемле, чибәр кыз булып үсте. Әнисе аны тормышның җил-давылларыннан саклап, кырыс дөньяның тискәре якларын күрсәтмәскә тырышты. Урта мәктәпнең югары сыйныфларында укыганда ук Эльмира иптәшләреннән матуррак киенеп йөрде. Шуңа күрәдер, егетләрнең үзенә игътибарын тоеп торды.

...Вахит белән мәктәптә укыган вакытта ук таныша Эльмира. Кара бөдрә чәчле, коңгырт күзле егет тә төшеп калганнардан булмый. Армия сафларыннан кайткач, эшли башлый, читтән торып укырга керә. Башкаларны сокландырып, алар берничә ел матур дуслык чоры кичерәләр. Бер-берсен яратулары хак була. Ул арада Эльмира да укуын тәмамлый, эшли башлый. Вахит Эльмирага үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый, теләкләрен әти-әниләренә дә җиткерәләр.
Тиздән шаулатып-гөрләтеп туй ясыйлар. Яшь гаилә Вахитлар фатирында яши башлый. Егетнең әти-әнисе: «Аерым яшисегез килмиме? - дип кызыксынганда да яшьләр: «Безгә монда да начар түгел», - диләр.
Әлбәттә, яшь парлар, гадәттә, ата-ананың, якыннарның ярдәменә мохтаҗ. Тик ирнең яисә хатынның ата-анасы белән яшәү, кызганычка, еш кына яшьләрнең мөстәкыйльлегенә киртә була. Югыйсә, үз гаиләсен корган ир кеше инде үзе турында гына түгел, тормыш иптәше, баласы турында да кайгыртырга тиеш бит.
Әлеге пар да, балалары тугач, аның тәрбиясен әти-әниләренә тапшыралар. Үзләре исә, тормыш мәшәкатьләреннән читтәрәк торып, кунак-кунак уйнап, кәеф-сафа корып яшәргә кирәк, дигән фикердә торалар.
Якын дусларына бакчага ял итәргә баргач, Вахит:
- «Тартып карарга теләмисеңме? Искиткеч рәхәтлек бирә», - дип, хатынының учына ниндидер порошок сала. Эльмира, сөеклесе үгетләгәч, кызыксынып, татып карарга була.
Бу хәлдән соң алар наркотик «оҗмах»ына бергәләшеп чумалар. Наркоманнар турында ишетеп белсәләр дә, үзләрен көчле ихтыярлы кешеләргә санап, бу кәефләнүнең ни белән бетәсен уйлап та карамыйлар.
Гаиләгә афәт килгәнен Вахитның әнисе сизеп ала. Дәваланырга сала Вахитны. Бик күп акчалар түгә, елый-елый үгетли. Инде яшь гаиләнең тормышы икегә аерыла. Вахитның әти-әнисе Эльмира турында уйлап та карамыйлар. Бар уйлары - улларын саклап калу. Тырыша торгач, Вахит наркомания сазлыгына батмый кала, ә наркоман киленне әти-әнисе йортына илтеп куялар. Эльмира баласы турында уйлап та карамый. Наркомания сазлыгына батканнан-бата бара. Әмма ләззәтләнү өчен һәркөн акча кирәк. Аны ничек табарга? Акча эшләү өчен «төнге күбәләкләр» командасына кушыла ул.
Фахишәлек аңа башта шактый акча китерә. Әмма тәртипсез җенси тормыш нәтиҗәсендә, аның СПИД авыруы йоктырганлыгы ачыклана. Үзе бу турыда белгәч: «Әти-әниемә дә, башкаларга да кирәкмим. Соңгы көннәремә кадәр ләззәтләнеп яшәп калыйм ичмасам», - дип уйлый.
...Күптән түгел Эльмираның артык доза наркотик кабул итеп, бу дөнья белән хушлашканын ишеттем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading