16+

Әниләр дә ташлап китә икән

Уйламаганда күптәнге танышым Фәритне очраттым. Моннан өч-дүрт ел элек аның туенда булырга туры килгән иде. Иң беренче, шуңа да, аның гаилә хәле белән кызыксындым. Менә сиңа мә! Фәритне хатыны ташлап киткән. Нәрсәсе гаҗәп инде шуның диярсез сез. Бер ел яшәп, көтеп алган сабыйлары Илсөяр дөньяга килгәч, ана кеше баланы атасы...

Әниләр дә ташлап китә икән

Уйламаганда күптәнге танышым Фәритне очраттым. Моннан өч-дүрт ел элек аның туенда булырга туры килгән иде. Иң беренче, шуңа да, аның гаилә хәле белән кызыксындым. Менә сиңа мә! Фәритне хатыны ташлап киткән. Нәрсәсе гаҗәп инде шуның диярсез сез. Бер ел яшәп, көтеп алган сабыйлары Илсөяр дөньяга килгәч, ана кеше баланы атасы...

Аптырадым бу хәбәрне ишетеп. Хатыны белән баласын ире ташлап китте дигәнгә ияләнеп беткәнбез инде. Ләкин хатын-кызның да әлеге адымга бара алуын ишеткәч, аптыраудан тел шартлатасың. Нәрсә генә дисәк тә, ана кеше иң беренче чиратта баласы өчен җаваплы бит.
Фәритне кызганып бик кайгырдым. Ничек түзгән ул бу хәлләргә? Киң йөрәкледер, күрәсең. Шулай булмаса, ялгызы бала багып, бөтен вакытын әлеге сабыйга багышламас иде. Тотар да баланы хатынының әнисенә яисә үз әнкәсенә кайтарып куяр иде. Ике әби дә баланы үзләренә алып тәрбияләргә риза булганнар бит. Ләкин ир бу фикер белән килешмәгән, ана назыннан мәхрүм сабыеның атасыз да үсүенә юл куймаска булган. Мин дә әлеге фикер белән килештем. Хәзерге вакытта бик авыр булса да, киләчәктә баласының күзенә оялмыйча туры карый алачагын, картлыгында аның ярдәменә таянасын ачык белә Фәрит.
«Минем алты айлык баланы тәрбияләү түгел, өч яшьлеген дә кулыма күтәреп караганым булмады, - ди ир үзе. - Беренче көннәрдә аны ничегрәк кулыма тотарга икән дип борчылдым. Кулыма алгач, төшереп җибәрмәсәм генә ярар иде дип кайгырдым. Әниләр булышлыгы белән балага боткалар пешерергә, памперслар киертергә өйрәндем. Бала чүпрәкләрен юарга да үзем тотындым. Ә кызым, мине куандырып, иң беренче сүзен «әт-тә» диде. Шул минутта баламны гомеремдә дә чит кешеләргә бирмәсемне аңладым», - ди танышым.
Хатыны китеп югалгач, алар гаиләсенә бик еш кына төрле тикшерү оешмаларыннан килеп йөри башлыйлар. Соңрак Фәрит үз гаиләләрен исәпкә куюларын белә. Моңа бик гаҗәпләнә ул. Тәртип бозып йөргәне юк, хөкем ителмәгән, бөтенләй эчми, баласы караулы. Ул эштә вакытта кызын ике әбинең берсе яисә бертуган сеңлесе карый. «Хатын китеп, кәеф-сафа корып яшәгәнгә ни өчен безне исәпкә куялар соң әле», - дип, юк вакытын бар итеп, дөреслекне эзләргә керешә Фәрит. Таба ул аны. Ләкин аннан соң да өйләренә еш килеп, һәрдаим баланы тикшереп кенә торалар. Мөгаен, бу ир баланы тәрбияли алмас, сынар дип уйлаганнардыр, дип фикер йөртә ялгыз әти.
Илсөяргә хәзер өч яшьләр чамасы. Кызганыч, шушы вакыт эчендә әнисенең генә бер тапкыр да килеп кызын күргәне юк икән. Белмим, ничек түзәдер ана йөрәге. Баласының чәчәк кебек балкып торганын, бертуктаусыз текелдәвен күреп ниләр кичерер иде икән ул?
Хәер, мондый мәгънәсез әнисе белән үссә, шулкадәр сөйкемле, бәхетле бала булыр идеме икән соң ул?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading