16+

Оныгым гына исән булсын...

Очраклы рәвештә күрешеп, танышып киткән әңгәмәдәшемнең язмышын күпләргә үрнәк итеп куярлык. Бүгенге көндә алтмыштан узган хатынның ике җирдә йөгерә-йөгерә акча эшләп йөрүе бер аптырашта калдырса, аның үткәне, күргәннәре кызгандырды, елатты мине.

Очраклы рәвештә күрешеп, танышып киткән әңгәмәдәшемнең язмышын күпләргә үрнәк итеп куярлык. Бүгенге көндә алтмыштан узган хатынның ике җирдә йөгерә-йөгерә акча эшләп йөрүе бер аптырашта калдырса, аның үткәне, күргәннәре кызгандырды, елатты мине.

Катнаш гаиләдә дөньяга аваз сала Рая апа. Әтисе армиядән украин кызы алып кайта. Алты бала тәгәрәшеп үсеп килгәндә, әтиләре татар хатыны белән чуала башлый. Бөтен яшьлеген чит җирдә сөйгәненә багышлаган әниләре хыянәтне күтәрә алмый. Үзенә якынрак булган өч баласын алып, үз якларына кайтып китә. Ә Рая апа ике ир туганы белән әтиләре тәрбиясендә Казанда торып кала. Аңа ул вакытта тугыз яшь була. Әнисен ничек сагынуы турында сөйләгәндә әле дә яңагыннан әче күз яшьләре акты аның. Бүтән күрешми алар. Нишлисең, чи иткә ут капмый шул. Бар януларын, көюләрен эченә йотып, әтисенә яхшы булышчы булып, ир туганнарының йөзенә кызыллык китермичә мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый ул. Ни гаҗәп, әтиләре икенче тапкыр өйләнми. Балаларын туганнары ярдәмендә укытып, башлы-күзле итеп, үз бурычын ахыргача үти.
Булачак ире белән югары уку йортында укыганда танышалар. Ахыргы курста өйләнешеп, икесе бер районга юллама алып, һөнәрләре буенча эшкә урнашалар. Тиктормас, эш сөючән, тырыш тормыш иптәшен тиз күреп алалар. Ул районда югары урыннарда эшли башлагач, Рая апа өйдә ике баласын тәрбияләп, үзләре салган матур, зур өйләрен карап көн күрә. Иң бәхетле чаклары була хатынның. Тормыш җитеш, кызы да, малае да гел «биш»легә укыйлар. Кайчандыр ташлап киткән әниләре белән дә, туганнары белән дә хат аша аралаша ул. Илдә барган зур үзгәрешләр алар гаиләсенә дә кагылмый калмый, әлбәттә. Әтиләре ярдәмендә кызы да, малае да шәхси эшмәкәрләр булып китәләр. Зур акчалар эшләп бик рәхәттә, затлы тормышта матур гына яшәп ятканда, аяз көнне яшен суккан кебек, бер-бер артлы өч югалту, өч хәсрәт аяктан ега Рая апаны.
Башта өйләнергә дә өлгермәгән улын билгесез бәндәләр үтерә. Аның башлаган эшләрен кияүгә чыгып бер ул үстерүче кызлары үз өстенә ала. Икенчегә бәби тапканда ул да, баласы да гүр иясе булгач, әтиләре җигелеп барысын да тартмакчы булса да, сына, булдыра алмый. Эчүгә сабыша. Машина белән юл һәлакәтенә эләгеп, үлеп китә.
Болын чаклы өйдә берүзе утырып калган Рая апа авырып аяктан егыла. Кияве белән оныгы әбиләрен тәрбияләргә дип фатирларыннан аның янына күченә. Мондый хәлләрдән соң киявенең инде башлаган зур эшләрен дәвам иттерәсе дә килми. Спорт мәктәбендә гади тренер булып эшли башлый. Өстәлеп тормагач, тупланган акчалар да кими. Җитмәсә, оныгының кечкенә чагында башына алган җәрәхәте үзен сиздерә. Эпилепсия өянәге белән җәфа чигә башлый. Шуннан яңадан аякка баса Рая апа. Оныгы хакына. Кияве белән икәүләшеп бердәнбер булган кадерле кешеләрен терелтергә азапланалар алар бүгенге көндә. Барлык булган мал-мөлкәтләрен сатып, акча туплап, Мәскәүдә яки чит илдә операция ясатмакчы булалар. Районнарында ул эшләрдәй эшләр булмаганга күрә, Казанга килеп ике җиргә эшкә урнаша Рая апа. Туганнарында яшәп тора. Буш вакытларында бөккәннәр, кабартмалар пешереп базарда сата икән әле тагын. Сокланмый нишлисең инде бу хатынга. Батырлыкмы бу? Миһербанлыкмы? Нәсел җепләрен саклап калдырыр өчен бәреп чыккан эчке җан авазымы? Авырлыклардан инде сындым дигәндә, көчен яңадан туплап оныгының тормышы өчен көрәшүче Рая апа күпләргә үрнәк булырлык. Хәер, андыйлар күп безнең арада. Сау-сәламәт булып, башлаган эшләрен ахыргача уңышлы җиткерүләрен теләп аерылыштык без аның белән. Сырланып беткән йөзенә ямь өстәп, нур сибеп торучы матур күзләре һаман күз алдымда. Мондый күзләргә гомер азагында булса да бәхет тагын бер елмаер шикелле тоела миңа. Бирсен Ходай!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading