16+

Оныгын эссе машинада калдырып, аның гомере өзелүдә гаепләнүче Сергей турында авылдашлары: «Ул бик җаваплы кеше иде – язмыштыр»

Бөгелмә районының Ефановка авылы кешесе 42 яшьлек Сергей Мисько 2 яшьлек оныгын саф һава суларга дип шәһәрдән үзләренә кунакка алып кайткан. Юлда бала машинада йоклап киткәч, аны уятмаган, ишеген бикләп калдырган... һәм бала турында оныткан. Хуҗалык эшләрен башкарган, печән чапкан, машинасына төштән соң гына чыккан. Ул вакытка бала инде үлгән...

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, бала кызу сугудан зыян күргән, салондагы эсселеккә чыдый алмаган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Щептицкий әйтүенчә, Сергей Миськога карата җинаять эше ачылган. Ул Җинаять кодексының 109 маддәсе, 1 бүлеге буенча саксызлык аркасында үлемгә китерүдә гаепләнә. Ир-ат үз гаебен таныган. Әлегә тикшерү эшләре дәвам итә.
Без Ефановко авылы белән элемтәгә чыктык. Бу гаилә турында барысы да уңай фикердә, тәрбияле, эшчән, тормышлары әйбәт дип сөйлиләр. Авыл шок хәлендә, баланы әле җирләмәгәннәр. Сергей Ефановкада яшәмәгән, кайтып кына йөргән.
- Хатыны Людмила белән алты ел элек Ефановка авылыннан җәйге бакча сатып алганнар иде Үзләре Бөгелмәдә яшиләр. Биредә бакчада җиләк-җимешләр, яшелчәләр үстерәләр. Бик тырыш гаилә. Соңгы арада аеруча активлашып киткәннәр иде. Йортларын да рәтләделәр. Еш кына алар янына кунакка киленнәре Алла белән улы Александр кайта. Аларның улларын, ягъни оныгын Сергей гел балалар бакчасына йөртә иде әле. Бу юлы ул оныгын балалар бакчасына илтеп тормаган, саф һава суласын дип, авылга алып кайткан. Әмма, нияте генә аянычлы тәмамланган. Бу - аның өчен иң зур җәза. Нигә Аллаһы Тәгалә шул фәрештәдәй кечкенә сабыйны коткарып калу өчен Сергейга берәр юлын күрсәтмәде икән, нигә бала хакында исенә төшермәгән, ул бик җаваплы кеше иде бит, язмыштыр, күрәсең, - ди Ефановка авылын үз эченә алган Спасс авылы җирле үзидарәсе башлыгы Антонина ханым.
Авыл халкы бу вакыйга гаиләдәге татулыкны бозмас микән дип тә борчыла. Авыл башлыгы исә, акыллы, тәрбияле гаилә бу авырлыкны тиешенчә җиңә алыр, ди. Алар белән хәзер психологлар, табиблар эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading