16+

Онытылмый беренче саф мәхәббәт...

Кәрим абыйның соңгы арада кәефе шәп, гел елмаеп йөри башлады әле. Нидән шулай шатлана, дисәм, исем китте: 65 яшьлек Кәримулла күршебез беренче мәхәббәте белән очрашкан икән бит.

Онытылмый беренче саф мәхәббәт...

Кәрим абыйның соңгы арада кәефе шәп, гел елмаеп йөри башлады әле. Нидән шулай шатлана, дисәм, исем китте: 65 яшьлек Кәримулла күршебез беренче мәхәббәте белән очрашкан икән бит.

«Яшьлектә биш ел очраштык без аның белән, әмма язмыш безне аерды: ул шәһәргә китте, укырга керде,мин хәрби хезмәттә булып кайттым. Кайтканда ул инде кияүдә иде, Сабан туйларында ерактан гына күрә идем кайчак үзен, авылга сирәк кайттылар, ә менә хәзер ул тол калган, күрше авылга апаларына вакытлыча яшәргә кайткан», - ди Кәрим абзый. Атын җиккән күршемнең хәзер дә аның яныннан кайтып барышы икән. «Рәхәт аның белән, яшьлегебезне искә төшереп утырдык, өй токмачы белән ашлар пешергән иде, бергәләп ашадык, мәтрүшкәле чәйләр эчтек, ул мине хәзер дә оныта алмый, ирен яратып яшәмәгән, бала хакы дип түзгән икән», - дип сүзен дәвам итте күршем. «Соң синең хатының бар ләбаса!» - дим. «Әй, яратмыйм ла мин аны, аның кебекләр буа буарлык: ни кыяфәте, ни гәүдәсе, беренче мәхәббәтемә җитми инде», - ди Кәрим абзый. Хәзер ул 35 ел бергә яшәгән хатынын ташлап, беренче мәхәббәте янына күченергә уйлый. Минем өчен 65 яшьлек ир-атның, инде дәү әтинең шулай фикерләве бик кызык тоелды. Чынлап та беренче мәхәббәт онытылмыймы икәнни дип тә уйлап куйдым? Ул хисләр хакына гомер буе яшәгән парыңны ташларга, гаиләне җимерергә кирәкме?!
Психологлар чын беренче мәхәббәт бик сирәк була, күп очракта, бу - яшьлектәге гашыйк булу, беренче хисләр, мәхәббәт өлкәсендә тәҗрибә туплау гына дип саныйлар. Һәм ул еш кына аерылышу белән тәмамлана. Ләкин күңелдә яшьлектәге герой бар яктан да килгән булып истә кала. Шуңа да, тормышың барып чыкмаса, ирең, хатыныңнан канәгать булмасаң, беренче мәхәббәт күз алдына килеп баса. Шулчак, әгәр мин аның белән язмышымны бәйләгән булсам, бар да башкача булыр иде, дип уйлый башлыйсың. Әмма бу уйдырма гына... Чөнки көндәлек тормыш барысын да үз урынына куя, хыялдагы шахзадә, яшьлектәге геройның да гадәти ир-ат, хатын-кыз икәнен аңлыйсың. Беренче мәхәббәтләр алар белән бергә була алмаганга да беренчедер инде ул...

Язмага реакция белдерегез

9

2

1

3

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Башы киткэн бабайнын,уз хатынын сагыныр кэннэре алда эле,карт кэнендэ кадерсезлэнеп йэрисе килсэ китэ инде беренче мэхэббэтенэ.Юньле хатын -кыз олыгайган кэнендэ гаилэ бозып йэрми инде,суз юк яшьлэрне сугэлэр бит эле.....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнең авылда берәу хатынын ташлап, беренче мәхәббәтенә чыгып киткән иде инде, кабат уз хатыны янына кайтты. Читтән караганда барда матур, тора башлагач барда ачыла

      Мөһим

      loading