16+

Һәр батыр шәхесме?

Бу сорауны миңа гомере буе «Татарстан» радиосында баш мөхәррир булып эшләгән журналист дустым бирде. (Батырлар төрле була: көрәш батыры, бәхәс батыры, хезмәт батыры. «Шуларның кайсын күздә тотасың?» - дип сорамадым, чөнки алдагы мәкаләдә сүз спорт-көрәш батырлары турында барган иде.) Ул, «Мәдәни җомга» газетасында басылган «Герой-Ана учагы» дигән мәкаләне укып, бик...

Һәр батыр шәхесме?

Бу сорауны миңа гомере буе «Татарстан» радиосында баш мөхәррир булып эшләгән журналист дустым бирде. (Батырлар төрле була: көрәш батыры, бәхәс батыры, хезмәт батыры. «Шуларның кайсын күздә тотасың?» - дип сорамадым, чөнки алдагы мәкаләдә сүз спорт-көрәш батырлары турында барган иде.) Ул, «Мәдәни җомга» газетасында басылган «Герой-Ана учагы» дигән мәкаләне укып, бик...

Озак икеләнеп утырмадым - каләмдәшемнең киңәшен тотып, язарга утырдым. Батырлык артыннан бөтен тереклек дөньясы һәм илләр куган бу чорсыз чорда, «Һәр батыр шәхесме?» дигән сорау туу табигый булган кебек, бу сорауның җавабы да табигый, үзе белән: кешеләр санынча, ягъни һәркемнең дә үз җавабы үзенчә дөрес.
Әмма ләкин тормыш тәҗрибәләре, ягъни фактлар, спорт төрләре буенча дөнья чемпионы титулына лаек булганнар арасында да кешелеген югалтканнар очравы «Андыйларны шәхес дип атап буламы?» дигән сорауны тудыра.
Мадъяровлар өчен батыр калу, чемпион титулына лаек булу - бары тик шәхес булуыңны дәлилләүдә ирешкән бер биеклек - баскыч кына ул.
Театр дөньясында, сәхнә кешеләре арасында шундый бер әйтем яши: «Һәр артист сәхнә йолдызы булып балкый ала, әмма ләкин бу һәр йолдыз артист дигән сүз түгел». Бу гыйбарәне Мадъяровларга карата күчереп әйткәндә, алты егетнең алтысы да йолдыз һәм алтысы да шәхесме? Шәхеслекне указ белән бирмиләр, күкрәккә беркетер значогы да, орден-медале дә, кесәдә йөртер таныклыгы да юк.
Шулай да кешенең шәхеслеген раслый торган нинди сыйфатлар иң мөһиме соң?
Кемдер: «Юмартлык», - дияр.
Нәрсәгә юмартлык? Акчагамы, киңәшкәме? Вәгъдәләргәме?
Икенче берәү: «Шәхес өчен иң мөһим сыйфат - аның үз сүзен сүз итеп, теләкләренә ирешкәне», - дисә? Ул теләк синең хатыныңны аертып үзенә алу булса? Шул кеше шәхесме? Синең җавап, әлбәттә: «Ул кеше түгел», - булачак.
Кыскасы, кешене шәхес иткән сыйфатлар алар шул шәхесләр санынча күпләр һәм төрлеләр. Кешенең шәхес булып формалашуында, ягъни шәхес статусына ия булуында аның кайчан, кайда һәм ничек яшәве, нинди тәрбия алуы, дуслары, туганнары, җәмгыятьнең яшәү кануннары иң әһәмиятле рольне уйныйлар. Шул шартлар тәэсирендә кешенең холкы, дөньяга карашы формалашып, үзенчә җавап бирерлек хәлгә җиткәндә, кешене шәхеслеккә кандидат дияргә була. Ә шәхес булыр өчен холык һәм уйларының заман тәрәккыяте рухы белән берләшеп, шуларны тормышка ашыру өчен куркусыз яшәве кирәк.
Бик катлаулымы?
Дөрес: шәхес булу бик авыр да, катлаулы да, җаваплы да. Шәхес боларның барысына да риза, чөнки җаваплылыкны ул үзе көрәшеп, үзе теләп алды. «Үзе егылган еламас», - диләр.
Мадъяровлар барысына да үзләре теләп ирешүләренә без замандашлары - шаһитларбыз. Аларның, шиксез, шәхес һәм батыр булуларын бер батыр Мадъяров мисалында, «Һәр батыр шәхесме?» соравын куючы каләмдәшемә исбатларга тырышуым үҗәтлектән генә түгел.
Мадъяровлар үҗәтләрме? Каян килгән аларга бергәлекне якласалар да, бердәмлектән качкан Арча төбәге гайрәт ияләренә хас булмаган кыюлык? Үҗәтлеккә тиң көрәш дәрте? Чаялык? Тәвәккәллеккә өстәп, үзеңне кызганмау - каян?
Милләттән дигән җавап бирергә күндерелгән булсак та, мин: «Әти-әнисеннән күчкән», - дияр идем. Кызганычка, мин бу баһадир егетләрнең батыр җанлы әтиләре Әхмәди абзый белән очраша алмый калдым. Ул иң кече уллары Нәкыйпнең фаҗигале үлеменнән соң (олы хәсрәтне күтәрә алмый) вафат булып, Мадъяровлардан соңгы чемпион белән бер зиратка җирләнә. (Улына - 29 яшь, әтисенә 85 тулганда.) Батырлар гаиләсенә генә түгел, татар дөньясына килгән бу тирән кайгыны уртаклашу максатында бертуган Мадъяровлар турында телевизион тапшыру төшереп күрсәтү теләге туу бик табигый булса да, әлеге теләк тормышка ашмады. Моннан алдагы «Ана учагы янында» дигән мәкаләмдә сәбәпләре әйтелгәнлектән, аларны кабатлау килешмәс. Әмма шунысын кисәтеп кую урынлы булыр: Ана турында материаллар туплаганда, балаларының әтиләре турында әйткәннәре (диктофонга язылып) сакланды. Аз булсалар да, алар бүген инде мәрхүм шәхесләрне хәтерләтүдә бик тә әһәмиятле хатирәләр.
Аларда Әхмәди абзый да, Рәхимә апа да шагыйранә җанлы, моңлы шәхесләр буларак кабул ителә. Моң һәм шигырь бит ул сагыш чагылышы гына түгел, ул шәхеснең, дөньяны үзенчә үзгәртергә теләп, көрәшеп яшәү коралы да.
Шиксез, Рәхимә апа да, Әхмәди абзый да көрәшче шәхесләр. Өч бала өчен Ана капиталы алу түгел, ул чакта «Капитал» сүзен куллану да җинаять булган (тыелган) заманда, «бала үзе капитал» дип, 12 бала тәрбияләп үстерүчеләр - алар чын геройлар һәм үрнәк шәхесләр. «Капитал» дигән калын китап белән катык оету чүлмәген каплап, балаларның икесен ияртеп, берсен бишек арбага салып, колхоз эшенә йөрүләр, үзләренә дә җитмәгәндә ит, сөт, йомырка, йон йөкләмәләрен, налог, заем, самообложение бурычларын үз вакытында түләп барулар - барысы да йорт хуҗасы Рәхимә апа өстендә була, әлбәттә. Ил белән килгән бу ирекле-мәҗбүри хезмәт-салымнарны тормыш шартларының бик авыр чакларында да түләп, үтәп, балаларын ач-ялангач итмичә үстереп, ул «Герой-Ана» дәрәҗәсенә лаек була. Аңа, медальгә өстәп, 10 метр ситсыны Әтнә райкомы секретаре үзе китереп тапшыра.
Бу гаиләдәге батырлыклар турында «Аналар көнендә» дигән телевизион тапшыруда сөйләп, Рәхимә апа белән якыннан танышкан идек. Кабатлау булса да искә алып узу артык булмас: язмыш аңа сабый чагыннан үтә дә мәрхәмәтсез. Әнисе үлгәндә, бу сабыйга бер яшь кенә тулган була. Ике сабый улы һәм шушы имчәк кызы белән тол калган әти кеше балаларына үги ана алып кайтса да, кинәт үзе дә авырып егыла һәм, ике генә ай сызланып, һич тә көтелмәгән үлемгә дучар була.
Өч ятимгә үги ана җылысы да тиз сүрелә, сабыйлар, үги анадан да мәхрүм калып, кулдан-кулга күчеп яшәүгә дучар ителәләр.
Рәхимә апа ятимлектә, үзләре дә сабыйлыктан чыкмаган абыйлары белән ничек яшәвен сөйләгәндә, күкрәгенә орден таккан Ананың кайчандыр тамак өчен кеше эше эшләп, кешедән калган искене киеп үскән кызчык дип күз алдына да китермисең.
- Ризыкның тәмен, әйбернең кадерен белеп үсү миңа балалар үстергәндә бик кирәкле мәктәп булды. Сабакны тормыштан күп алдык. Кием-салымны үзем тектем, үзем киндер суктым. Эшләмәгән, өйрәнмәгән эшем калмады, шөкер... Онытмаганнардыр, улларыма беренче кирпечне дә үзем сугып күрсәттем! Нәтиҗәдә, балаларым кием-салымга, ашау-эчүгә талымсыз, йомышларны үтәгәндә җитез, карышусыз, һәр эшкә үзләре атлыгып торган өлгер булып үстеләр, тәмәке тартмадылар, хәмер тәмен белмәделәр. Кирәк нәрсәләрен алырга акчаны үзләренә үзләре эшләп таптылар...
Шуны әйтү кирәктер: Аналары турында хатирәләрен уртаклашканда, кызлары да, киленнәре дә Ананың героик тормыш юлын искә алып, аңа гыйбрәт һәм үрнәк буларак караулары белән горурландылар. «Әнкәй хаклы булган, әнкәйчә кирәк, әнкәйчә булсын!» - диештеләр. Бу - Рәхимә апаның балаларында яшәве һәм Мадъяровлар нәселенең үрчүенең ышанычлы дәлиле иде.
Ул гына да түгел, аларда ата-аналары рухына догалар кылдырып, искә алу мәҗлесләре уздыру да традициягә кереп бара икән. Бабалары йолаларына хөрмәттә калып, ата-аналары васыятьләрен хыянәтсез үтәү, бер-берләренә терәк булып ярдәмләшү - Мадъяровларның нәсел сыйфатларыннандыр һәм шушы сыйфатлар бу гаиләләрдә рухи ихтыяҗга әверелгән яшәү йоласы дигәндә дә арттыру булмас.
Ничә еллар буе аралашуыбыз нәтиҗәсендә ныгыган шушы фикеремне бүген дә: «Мадъяровлар милләтебезнең үрнәк алырлык нәселе буларак яшәде, яши һәм яшәргә тиеш!» - дип кабатлыйм.
Мадъяровларда үзара ярдәмләшү какшамас традиция генә түгел, ә рухи ихтыяҗга әверелгән яшәү йоласы.
- Мадъяровлар хәйрия эше эшләмичә яши алмыйлардыр кебек, - дип сөйли олы кияүләре Илдар, - берсен төгәлләүгә, икенчесенә тотыналар.
Шундыйлардан - үзләре үскән авылда төзеткән мәчет, күперләр һәм юллардыр. Әтиләре колхоз рәисе булып эшләгән һәр авылны Мадъяровлар үз авыллары кебек якын күрә, булдыра алганча, аларга ярдәмләшергә омтыла. Бу авылларның рәхмәтле кешеләре Мадъяровларны һәрчак хөрмәт белән искә ала. Колхоз эшеннән Рәхимә апаның, тартынмыйча, башкалар белән бертигез урак урышкан, бәрәңге алышкан «персидәтел бичәсен» хәтерләүчеләр кимеп барса да, хатирәләре яши, алар буыннан буынга күчеп, Мадъяровларның олы шәхесләр булганлыгын раслый.
Бу сыйфатларга Мадъяровларның һәркайсы ия икәнен без инде ишетеп-күреп белсәк тә, теге чакта Рәхимә апа турында фильм-очерк төшергәндә, шәхсән мин бу бәхетле Герой-Анадан: «Кайсы балагызның нинди җитешсезлеген бетертер идегез?» - дип сорарга җөрьәт иткәнмен. (Диктофонда саклана.) Бу сорауны Ана башта аңламаганга сабыша. «Бер җитешсез кеше булмас», - дип, мин сорауны кабатлагач, «Сугышуларыннан туктатыр идем», - дип җавап бирә. Рәхимә апа минем сорауны аңламагандай, мин дә бу җавапны аңламавымны әйтәм. Кызларының берсе (Сания ханым булса кирәк) сүзгә катнашып, мәсьәләгә ачыклык кертә.
(Кайсыдыр бер бәйгедә Рәхимә апаның ике улы бер-берсенә каршы көрәшәчәк икән. Җайлап, майлап, хәйләләп, бу бәйгегә Рәхимә апаны да алып барырга күндерәләр.)
- Кайсы шәһәргә, нинди бәйгегә барулары хәтеремдә сакланмаган, - ди Сания ханым. - Әмма бу ярыштан әни бик тә кәефсезләнеп, күңеле төшеп кайтты. Бөтен стадион халкы алдында аның ике улы бер-берсен кыйнасын әле! Берсе икенчесен күтәреп бәрсә, икенчесе аның аягын каерып, җиргә йөзтүбән капланырга мәҗбүр итә. Шундый галәмәт кат-кат кабатлана. Әнинең күз карашыннан куркып, буйсынырга өйрәнгән уллары аның «туктагыз, үтерешәсез бит» дигән сүзләрен ишетмиләр дә, күз дә салмыйлар. Коточыргыч хәл бит! Алмаш-тилмәш берсен икенчесе күтәреп бәргәндә, әниебез, сызланып, ыңгырашып куя. Өйгә кайткач карасак, аның тәнендә күгәрмәгән урын калмаган. Малайларының һәр егылуы Ананың тәнендә эз калдыра барган. Шаклар катарлык хәл иде бу. Медицина моны ничек аңлатадыр, әмма шушы очрактан соң әни бәйге карауларга бару түгел, көрәш турында сөйләшүне дә тыя торган иде. Без - кызлары һәм киленнәре: «Бу бит чын сугыш түгел, уен гына», - дип тынычландырырга тырышсак та, әни: «Мин аларны уйнарга түгел, эшләргә, эшкә өйрәттем, алар суккан кирпечләрдән чыгарылган мичләрне әле булса сүттерми саклыйлар; шул кадәр дәрәҗәләргә ия булып, олы бүләкләр алуга ирешкәнне бер чын эш тапмаулары гаҗәпләндерә», - дип үзенекен тукый. Киленнәре: «Аларның эшләре шул уен бит, бүләкләре әнә шул эшләрне яхшы башкарган өчен!» - дигәнгә каршы Ананың үз догасы дога: «Ир кешенең мең кәсебе өстенә төпле бер һөнәре булырга тиеш. Һөнәрсез кеше имансыз бәндә хәлендә ул. Аны кеше санына кертеп санау - гөнаһ».
Бу очракта Ананың «кеше» сүзен «шәхес» сүзе урынына куллануы булгандыр дип уйлау дөрестер.
«Туктатсаң син генә туктата аласың...» («Балаларыңның үзара сугышын» дип ялваруына әтисенең җавабы нинди булгандыр - диктофонда юк). Шунысын ачык хәтерлим - Сания ханым каяндыр бер язу алып укыды. Ул кайсыдыр энесенең, травма алгач, «спортны ташлыйм» дип больницада яткан чагында, әтиләре тарафыннан улына язылып, бирелми калган язу икән: «Сугышмасагыз да, көрәштән тукталмагыз. Берне җиңәргә өйрәнмәгән меңне җиңә алмас. Бу минем васыятем буларак, һәммәгезгә дә кагыла. Тагын шуны онытмагыз: «Мәйданда җиңелүен җиңел кичергән тормышта җиңүен җитез китергән», - диләр.
Бу язуны Сания ханым әнисенә дә укый да, үзеннән: «Уйнап сугышуда да, сугышып уйнауда да хикмәт бар», - дип өсти. Әни кеше исә, бермәл тын гына утыргач, өйдәгеләрнең һәммәсе ишетелерлек итеп: «Сугыш, җиңү, җиңелү, уен. Уенны уйнамаска була, ә менә сугыштан качып та котылып булмый», - ди. Ананың бу сүзе су асты көймәсендә Кубага ракета илткәндә авариягә юлыгып, радиация алган улы Фарыйхның «хезмәткә яраксыз» резюмесы белән өйгә кайтарылып, «үләргә кайттым» дигәненә ишарә булгандыр.
Өметсезлеккә бирелеп, үлем түшәгендә яткан улын Ананың ничек дәвалавын, абыйсы Фарыйхның терелеп, «Самбо остасы» дигән дәрәҗәгә ирешүе турында сөйләгәч, Сания ханым очрашуыбызга йомгак ясады: «Әткәй хаклы: «Олы сугышта җиңәр өчен, кечесендә җиңелүдән дә курыкмаска кирәк. Әнкәй дә дөрес әйтә: «Ир кешенең төпле бер һөнәре булырга тиеш». Әткәбез кайларда гына рәис булмасын, «һөнәрең кем» дигәнгә «тракторист» дияр иде».
Бер якның да җиңелмәве белән тәмамланган сүз көрәшеннән канәгать балаларның һәркайсы үз йортына, үз тормышы мәшәкатьләрен үтәргә юнәлә. Без дә, операторым Таһир Хәсәнов белән, кайту юлына чыгабыз. Герой-Ана турындагы кыска гына тапшыруыбыз, көттереп булса да, телевизор аша күрсәтелде. Вакыт барды. Мадъяровларның чемпионатларда чыгышлары, мәйдан тотулары турында хәбәрләр сирәгәйде. Табигать кануннарының кешеләр уйлап чыгарган кануннардан көчлерәк булуы Мадъяровлар мисалында да расланды. Батыр егетләрнең кайсы кая эшкә урнашулары турында хәбәрләр йөри башлады.
Телгә алып узган операторым Таһир Хәсәнов Ш. Мәрҗани исемендәге гимназиядә Нәфыйк Мадъяров белән бергә укып, тулай торакта да бергә яшәгән дуслар икән. Бердәнбер көнне: «Сиңа бит «Замандаш» тапшыруы өчен республикада исеме яңгыраган мәшһүр шәхесләр кирәк», - ди бу миңа. «Мәшһүрләр күп, мастерлар аз», - дидем мин, тагын берәр мәшһүрлек яулаган моңсыз җырлаучыны тәкъдим итүеннән сакланып.
Мин тәкъдим итәчәк шәхес мәшһүр дә, мастер да эшендә.
Кем ул?
Питрәч кошчылык фабрикасы директоры Нәфыйк Мадъяров.
- Директорлар турында «Замандаш» тапшыруы эшләр өчен, өстәгеләрдән рөхсәт алырга кирәк. Киләчәккә планлаштырырбыз. Үзе ничек карый бу эшкә?
- Мин аның белән телефон аша сөйләшкән идем. Шатлыктан егылып төшмәсә дә, каршы түгеллеген сиздерде, «Әмма җәй җиткәч, эшләр җиңеләйгәч; планнар үтәлеп, туганнар белән киңәшләшкәч», - диде.
Җәй җитте, фабриканың эш планнары үтәлүе турында да хәбәрләр уңай иде. Чакыру хәбәре юк. «Фәрит абый белән киңәшләшегез. Ул рөхсәт итсә, уйлашырбыз. Пока эш күп. Тавык итен бер айда өлгертү өчен көрәшәбез!» - дигән директор Таһирга. Фәрит абыйлары белән тиз генә очрашу ихтималы булмады. Фәрит Әхмәдиевич йә командировкада, йә эшеннән аерыла алмый. (Россия җыелма командасы тренеры булу өстенә, Самбо көрәше федерациясе җитәкчесе дә. Аргентинага командировкага җибәрергә җыеналар икән, дигән сүзләр дә йөргән чак иде.) Җан җәннәт теләсә дә, гөнаһ җибәрмәде дигәндәй, очрашу булмады.
Шулай да кайбер туганнары белән Нәфыйкның Щербаковкадагы үзе төзегән фатирында очрашып сөйләштек тә, шулар нигезендә бер «Замандаш» тапшыруы эшләп, эфирга бирдек. Сүз көрәш батырының хуҗалык эшләрендәге батырлыклары турында барды. Тамашачы безнең телевизион тапшыру аша республикабызда очсызлы тавык ите җитештерүче фабрика эшләве һәм аның директоры атаклы Мадъяровларның берсе - Нәфыйк Мадъяров икәнен белде.
Әлбәттә, бу тапшыру директор эшенә бернинди үзгәреш тә кертмәде дип әйтү дөрес булмас. Шуннан соң фабриканың көндәлек тормышы белән кызыксынучылар бермә-бер артты, газета-журналлар хәбәрчеләрен санитария-гигиена тикшерүчеләре алыштырды. Яшерен-батырын түгел, директорга аларның тикшеренүләре түгел, озатканда биреп җибәрәсе күчтәнәчләр саны һәм күләме арта бару гына зур мәшәкать иде шикелле. («Эт симерсә иясен тешли», - диләр, әйбәт кенә эшләгән директорның язмышын үзгәртүдә тавык ите ашап симергәннәрнең кулы уйнамадымы икән?) Күпмедер йөреп, Фәрит агалары гаиләсен, эшен, командасын сагынып илгә кайтса, энеләрен илнең җыелма командасы составыннан «сызганнар». Үзенә дә кырын карый башлаганнар икән. Аның өчен иң көтелмәгәне шул иде: Нәфыйкны директорлык вазифасыннан алып, икенче эшкә күчергәннәр. Сорау арты сорауларыбыз күп булса да, Фәрит Әхмәдиевич белән очрашу эзләмәдек. Ул, ничектер, безне үзе табып: «Менә хәзер инде уртак темабыз бар: егылганны таптау түгел, аны күтәреп торгызу!.. Сезгә дә кызык, халыкка да гыйбрәтле», - диде.
Әлбәттә, ул уйнап кына сөйләшә иде. Системага каршы көрәшеп эш чыкмасын үз тәҗрибәсендә сынаган егет булуын белгәнгә, безгә дә егет булып калу кирәк иде.
- Бу гаделсезлекне болай гына калдыру заманча булмас. Сәбәпләрен белеп, дөньяга фаш итү - безнең бурыч! - дигән булдым.
Гомер буе бурыч түләргә мәҗбүр ителгән буын булсак та, бурычымны түли алмавымны танырга тиешмен.
«Дөреслекне эзлим, хакыйкатьне табам!» - дип чаң суксам да, озакламый үземне дә «кыскарттылар». Эшсез калдым.
«Гаделлек» дип эзләгәнем эшсезлек, чарасызлык, өметсезлек булып чыкты. Кемгә барып бәрелсәм дә, һәркемнең үз кайгысы, үз мәшәкате.
Мадъяровлар темасын, илле яшен генә тутырган инженер-технолог улымның кинәт фаҗигале үлем хәсрәте томалады. Дус булып йөргәннәр югалды, алар урынын докторлар алды: «йөрәгең «аксый», кан басымың уйный, шикәр авыруың азган», - диделәр. Касык бүсерем чыгып җәфалануга яңа авырулар өстәлү аяктан екса да, оператор дустым Таһир Хәсәнов алып килгән хәбәр, түшәккә ятудан коткарып, яшәүгә өмет уятты.
- Нәфыйкны таптым бит! - диде ул.
- Эшенә алганнармы әллә?
- Ул үзе эш алган.
- Тренерлыкмы?
- Тренер да, хуҗа да үзе.
- Спорт мәктәбе ачканмы әллә?
- Ключида бик зур тавык фермалы совхозны хәтерлисеңме? Банкротлыкка чыкканчы, йомыркага бара идек. Шуның янгыннан калган җимерек кетәклекләрен үзенә алып, төзәтә башлаган!
Хыялы зур. Күркә үрчетәм, ди.
Таһир белән шушы сөйләшүдән соң күпме вакытлар узгандыр, көләргә теләсәм дә, елап узган бер көнемдә мине инсульт дигән дошман аяктан егып, таныш-белешләремнән, дусларымнан аерды да мәңгелек дөнья турында уйланулар диңгезенә салды. Ягъни: «Йөзә белсәң - котылырсың, белмәсәң - барысын да онытырсың».
Хастаханәләрдә мәңгелек дөнья турында уйланулар диңгезендә батмаска өйрәнеп яткан бер көндә, мин онытсам да, мине онытмаган танышым, кеше җибәреп, диңгез дигән уйларымнан тартып чыгартты да терелеп яшәүгә өмет кулына бирде. Батудан коткарган бу кеше миңа, күркә итеннән күчтәнәчләр һәм дарулар алырга дип, пенсиям кадәр суммада акча белән кош теле кадәр язу калдырды. Язу соңындагы имза Нәфыйк Мадъяровныкы иде.
Шуннан соң, ни хикмәттер, мин терелеп, аксап булса да йөри башладым һәм менә үземә эш таптым: язам. Төрле чыганаклар аша Ключи авылында миллиард сумнар белән бәяләнерлек зур кошчылык фабрикасы эшләве рухландырды. Хуҗасы Мадъяров булып, аның янында башка Мадъяровлар да үзләрен канәгатьләндерерлек эш табуы мине дә канатландырды.
Бу хәбәрләрдән соң мин дә, кайбер чирләремнән терелү өчен, дару булырлык эш башладым. Ул эш «Феникс белән очрашу» дип аталачак кыйсса булырга тиеш. Аның бер өлеше «Ана учагы янында» исемендә басылып чыкса, икенче өлешен «Һәр батыр шәхесме?» дип яза башлаган идем, инде менә өченче бүлеккә ихтыяҗ туды. Монысы инде Мадъяровлар токымыннан Нәфыйкның утта янып көлгә әверелгән Феникс кошыдай җанлануы легендасы мотивларыннан чыгып язылыр кебек. Бу теләгем белән иң элек өлкән Мадъяров белән уртаклашмак булдым.
Фәрит Әхмәдиевич, телефоннан бик әйбәт сөйләшеп: «Андый уй һәм теләгегез булгач, сез иң әүвәл Илдус Илдарханов язган «Алты егет булганнар» дигән кыйссаны укыгыз. Китап безнең токымнан һәркайсыбыз турында бик төпле, ихлас күңелдән, җентекләп эзләнүләргә таянып, уйланулар нәтиҗәсендә язылган. Әгәр бу китаптагы материаллар җитмәсә, без - исәннәр ярдәмләшербез. Кайбер тормыш эпизодларына ачыклау кирәк булса, безнең кыз туганнарыбызга мөрәҗәгать итегез. Алар күргән-белгәннәренең кирәген, кирәкмәсен яхшы хәтерлиләр», - диде.
Шушы киңәштән соң мин, «Алты егет булганнар» китабын укып, бу асыл хезмәткә бик тә соклансам да, үз ниятемдә калдым: «Феникс кыйссасы» язылырга тиеш!
Теләгемне Сания ханымга белдердем. Ул мине бик тиз аңлап, шулай ук бик тиз миннән котылу җаен да тапты: «Сезгә киленебез Зөлфирә белән очрашып сөйләшергә кирәк. Әти белән әни Нәфыйкка гомер һәм тәрбия бирсә, Зөлфирә исә аңа ышаныч, өмет-хыяллар биреп рухландыручы булды. Шулар белән канатланып, Нәфыйк таудан тауга күтәрелде. Аны утка салганда, су булып, Зөлфирә утны сүндерде, салкын судан чыгаргач, ут булып җылытты. Гарипләнеп егылгач, дәвалап, сәламәтләндерде. Нәфыйкның уңышлары Зөлфирәсе белән уртак».
Зөлфирә ханым белән очрашып сөйләшү булмады. Телефон аша сөйләшкәндә, ул мин күз алдыма китергән сүзсез, йомшак фәрештәгә охшамаган кебек тоелды:
- «Феникс» дисезме? Беләм ул әкиятне. Имеш, ул кош үз көленнән яңадан терелгән. Нәфыйк янмады да, янмас та, чөнки ул утта янмас, суда батмас заттан. «Нәфыйк» дигән сүзне мин «утта янмас, суда батмас» дип тәрҗемә итәр идем. Кыйссагызны да шулай атасагыз, булдыра алганча ярдәмләшер идем.
- Сез инде Нәфыйкка да, балаларыгызга да күп ярдәм иткәнсез. Киләчәктә дә итәрсез әле. Миңа сездән кайбер сорауларыма җаваплар гына кирәк иде.
- Нинди сорауларыгыз бар?
- Сез инде үзегез менәргә теләгән тау башындамы?
- Таудан тау күренә, диләр бит.
- Анысына менәргә көчегез җитәрме? Тауга менүдән төшүе авыррак, диләр.
- Без авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән токымнан.
- Шулай булса да, Нәфыйк Әхмәдиевичның чәченә «кырау» бәргән бит.
- Таулар биек булса гына түбәсенә кар ята, диләр. Тамыры исән булса, үсемлек кыраудан үлми.
- Биек тау башыннан ниләр күренә?
- Оныкларбызның, юлыбызны дәвам итеп, бабалары исемендәге урамдагы бер мәйданга куйган «Чор каһарманы Нәфыйк Мадъяров» дигән һәйкәл.
- Сезнең дә минем теләкләр белән януыгыз иҗатка ышанычымны ныгыта. Рәхмәт сезгә, Зөлфирә ханым.
- Ышаныч тормышка ашсын өчен, Нәфыйк кебек эшләргә кирәк, абзый. Гамәл нияттән аерылмаска тиеш.
- Утта янмас, суда батмас шәхес булырга кирәк, дисәгезче.
- Шундый кешеләрне генә шәхес дип әйтергә була. Нәфыйк батыр да, шәхес тә.
Ш ул сөйләшүдән батырлык шәхеслеккә гарантия түгеллеген дә, шәхеслекнең нигезе кеше булуда икәнен дә белдем. Белгәннәремне башкаларга белдерә алырмынмы, юкмы? Оппонент дустымны җавапларым канәгатьләндерерме?
Шәхес сорауда да, җавапта да сынала. Сыналсак та сынмыйк. Кеше булып калыйк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading