16+

Рәхмәт сиңа, әни кеше!

Кызым Мәскәүгә очучы самолетның бөтен тишеген тикшереп чыкты - кондиционерлары эшли, өстәле төшә, газеталар килгән, кәнәфи артка ава белә... Ул гына җитмәгәч, каешын ычкындырып, урындыкка менеп басып артта утырган кешеләргә кул болгый башлады. «Тукта, - дим мин. - Брежнев түгелсеңдер бит бөтен кешегә кул болгарга. Тыңламасаң, хәзер сине төшереп үк...

Рәхмәт сиңа, әни кеше!

Кызым Мәскәүгә очучы самолетның бөтен тишеген тикшереп чыкты - кондиционерлары эшли, өстәле төшә, газеталар килгән, кәнәфи артка ава белә... Ул гына җитмәгәч, каешын ычкындырып, урындыкка менеп басып артта утырган кешеләргә кул болгый башлады. «Тукта, - дим мин. - Брежнев түгелсеңдер бит бөтен кешегә кул болгарга. Тыңламасаң, хәзер сине төшереп үк...

Һәм шунда ук диярлек уфтануымның никадәр мәгънәсез икәнен дә аңларга туры килде. Бөтен салонны яңгыратып безнең алда утырган бала көләргә тотынды. Башта игътибар да итмәдек без ул көлүгә. Бала көлүеннән дә матуррак, җанга сары май булып ятарлык тагын нәрсә бар бу дөньяда? Әмма янындагы әнисе генә: «Дима, тукта, улым, тынычлан», - дия башлады. Ике кәнәфи уртасыннан мин инде аларның гәүдәләрен дә ишарәләдем: минем күзлектән 8-9 яшьлек ир бала, ябыграк кына гәүдәле хатын-кыз. Бераздан Дима әнисен чеметергә тотынды. «Улым, авырттырасың, Дима, тукта», - дигәнне колагына да элми, әнисен бораулавы бораулау. Әнисе чак кына кулына да эләктереп ала тегенең. Әмма Дима бераздан әнисенә суга ук башлады. Бу инде җиңелчә кагылып алу гына түгел, шап-шап төшкән шактый гына саллы йодрыкның әни кешегә чиксез авырту китергәне аңлашылып тора. Ана, гаҗизләнеп, аның ике кулын кысып тотты. Малай аның саен тарткалашып кулын тартып ала, ычкынган кулы кабат әнисе тәненә йодрык булып төшә тора. Без аптыраудан ни эшләргә белмибез. Кеше арасына кысылып та булмый бит. «Хәзер сине төшереп калдыралар, - ди әни кеше, баласын тынычландырырга теләп. - Мондый тәртипсез малайларны пилот самолетта йөртми ул». Ир бала исә һаман көлә-көлә әнисен тукмый бирә. Бу ни хәл инде бу, дип уйларга өлгермәдек, әлеге көлү иңрәп елауга күчте: «Төшереп калдырсыннар алайса, синең ичмасам улың булмас!» Мин инде утырган җиремдә тынгылык таба алмый башладым. Әни кеше торып басып, улын кулына күтәрде. Шунда гына мин баланың икесе тиң йөрмәс аякларын күреп алдым. Бәдрәфкә алып китеп, тынычландырып алып килгәч, хатынкай баласының бөтен җирен үбә башлады: «Улым, ник әйтәсең миңа шундый сүз, минем бит синнән дә кадерле кешем юк!»
Сау-сәламәт баладан - инвалид
Баланың әнисе Света белән без шуннан соң сөйләшеп киттек. Минем кулдагы шоколад һәм ручка да Диманың күңеленә хуш килде - ул шундук елмаеп җибәрде. Баксаң, малайга әле 6 яшь тә тулмаган икән, «Әтисе кебек эре гәүдәле ул», дип аңлатты Света. Аннан инде үзенең хәсрәте турында бәян итте:
- Сау-сәламәт бала таптым, - ди Света. - Бер яшенә кадәр башка балалар төсле үсте, ашады-эчте, безне сөендерде ул. Унбер айдан тәпи китте. Өч пар аяк киеме дә алып куйдык. Бер яшьтә ясала торган АКДЦ прививкасыннан соң аларның кирәге калмаячак дип кем уйлаган? Алдарак ясаткан шундый ук прививкаларны яхшы күтәргән идек, бернинди температура ише нәрсә дә булмады. Ә соңгысында баланың прививка кушеткасында ук төсе качты - кинәт кенә көзән җыера башлады. Безне шул килеш өйгә кайтарып җибәрделәр. Өйдә баланың аяклары параличланды. Без эшнең кая баруын аңлап, шундук ашыгыч ярдәм чакырттык, бала ике ай реанимациядә тормыш өчен көрәште. Аннан аны аяклары башка йөрмәячәк дип чыгардылар. «Сез минем баламнан инвалид ясадыгыз», - дип участок табибына барган идем. «Аның каравы син хәзер аның өчен әйбәт пенсия алачаксың», - диде ул миңа.
- Эш прививкада булганмы соң?
- Әйе, шуңа да башта әни кешенең рөхсәтен алалар бит инде. Безнең ил эшләп чыгарган прививкаларның шундый үзлеге дә булырга мөмкин икән. Белгән булсаммы...
Беренче урында - бала
Света ире белән бик аңлашып яши икән. Кайбер ир-атлар кебек, Диманың әтисе тизрәк ташлап китү ягын карамаган - ул акча таба тора, Света Димасын җилкәсендә күтәреп шәһәрдән шәһәргә, табибтан табибка йөртә тора. Бу юлы ул Мәскәү аркылы Калининградка очам диде. Алты яшен дә тутырмаган Дима инде 11 операция кичерергә өлгергән. Кайберләре аякларын гына туңдырып ясалган булса, тулы наркоз белән йоклатып ясалганнары да шактый. Операцияләрдән соң бала көчле баш авыртулары белән интегә икән. Бу юлы да аның шул өянәге башланган. «Операциядән чыгуына ике атна, хәзер реабилитация курсына барабыз», - диде Света. Аяклары йөрмәсә дә, Дима яшьтәшләреннән акыл ягыннан да, кызыксынулары белән дә артта тормый. Шул ук «Тачка»лар, шул ук «Фиксики» телендә. «Авыртулары башлангач, түзеп тору өчен зур сабырлык кирәк, - ди Света. - Өйдә әтисен суккалый, менә бу юлы самолетта миңа туры килде». Улы йоклап киткәч тә керфек какмады хатынкай - хәрәкәтсез аякларны алдына күтәреп, сыйпап утырды. «Миңа берни дә кирәк түгел, - ди 31 яшьлек Света, яшьләрен сөртә-сөртә. - Бер тапкыр баламның чатыр чабып йөргәнен, өйнең астын-өскә туздырып уйнавын күрсәм, шыр хәерче булырга да риза мин.»
Сынауны кем ничек җиңә?
«Әйе, әтисе, бар да яхшы, - дип телефоннан ире белән дә сөйләшеп алды Света, Мәскәүгә килеп төшеп, бергәләшеп аэропортка узганда. - Димочканың да кәефе әйбәт, без бит авыруны Калининградка алып барып, онытып калдырачакбыз, әйеме, улым. Нечего аңа безгә ияреп йөрергә, әйеме, кояшым?»
Света белән саубуллашып, күздән югалганчы озатып калганда да мин әлеге ханымга сәламәтлек һәм сабырлык теләп калдым. Әй, мин әйтәм, безнең кайвакыт сау-сәламәт балага да сабырлык җитеп бетми. Ходай Тәгаләнең никадәр зур бәхет, никадәр зур нигъмәт биргәнен онытып җибәрәбез. Ә монда авыру баласын җилкәсенә асып йөрткән нинди сабыр җаннар бар! Бер кулында баласы, икенчесендә инвалид арбасы, йөзендә елмаю аның! Инде тәкъдиренә килгән сынауны җиңеп чыгарга, савыгырга гына язсын нарасыйларына...
Минем яңак буйлап аккан яшьне йокысыннан уянып әтисе кочагында иркәләнеп яткан Мәрьям генә аңлап җиткермәде. Ул аны үзенең шуклыклары өчен безне самолеттан төшереп җибәргәннәр дип кабул итте: «Елама, әнием, без Мәскәүгә тагын билет алырбыз!» Мин исә баламны кочаклап күңелемнән генә Света белән саубуллашып калдым. Рәхмәт сиңа, әни кеше, мең рәхмәт!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading