16+

Син өйләндең, мин үлдем

Тормыш бит ул - зур театр мәйданы. Бу мәйданга кем ничек килеп керә. Әгәр яшьләр тотрыклы гаиләләрдә тәрбияләнгән икән, үз-үзен тыйнак тотарга тырыша. Хисләргә бик бирелми, үзенең тормышын төзегәнче түзә. Шуңа мисал итеп, бер хаттан өзек тәкъдим итәм.

Син өйләндең, мин үлдем

Тормыш бит ул - зур театр мәйданы. Бу мәйданга кем ничек килеп керә. Әгәр яшьләр тотрыклы гаиләләрдә тәрбияләнгән икән, үз-үзен тыйнак тотарга тырыша. Хисләргә бик бирелми, үзенең тормышын төзегәнче түзә. Шуңа мисал итеп, бер хаттан өзек тәкъдим итәм.

«...Соңгы тапкыр күрәсем килә сине, соңгы тапкыр. Юк, үләргә җыенмыйм. Кызганычка, андый бәхет язмаган миңа. Ашыйсы ризыгым бетмәгән әле, күрәсең, юкса син өйләнгәннән бирле мин үлеп китү теләге белән яшим. Вакыт бөтенесенә дәва диләр. Мин бит инде алты ел көттем. Әмма мине вакыт дәваламый, яраларны гына яңарта. Бәлки, башканыкы булгач, сине оныта алырмын. Үземне мәҗбүриләп, күзләремне йомып булса да, кияүгә чыгарга тиеш мин.
Хәтерлисеңме икән, бервакыт синнән: «Мине ташламассыңмы?» - дип сорадым. Син сак кына күкрәгеңә кыстың да: «Изге фәрештәм, сине ташласам, Ходай кичермәс», - дип пышылдадың. Ул минутларда миннән дә бәхетле кеше бар идеме икән бу дөньяда? Тик бәхетле көннәр тиз узды. Синең белән бергә барган соңгы мәҗлес, соңгы бию. Тормышның иң караңгы, иң ямьсез көне. Дөресрәге, бәхетсезлекләрем башланган көн. Табында син бер хатын янына утырасы иттең. Һава суларга чыккач, мин синең аның адресын ачыклап торуыңны ишеттем. Баскан урынымда катып калдым. Ярый әле сез мине күрмәдегез. Юкса кәфендәй агарган йөземне күреп мыскыллы елмайган булыр идең. Бераздан күрше сарайга ашыга-ашыга кереп баручы ике кеше шәүләсе күренде. Бу сез идегез. Аякларым, гәүдәм миңа буйсынмый иде инде. Ул төннең озынлыгы... Мин хәтта елый да алмадым. Икенче көнне бергә булганыгызны әйттеләр. Әлбәттә, бүгенге көн күзлегеннән караганда, бу баш китәрлек фаҗига түгел. Тик мин ул чакта башка идем. Дөньяга бөтенләй башкача карый идем. Синең хыянәтең мине үтерде. Шуның аркасында гомер буе җәфа чигәсемне белгән булсам!
Менә хатымны язгач, бераз күңелем бушап калгандай булды. Тик никахыма кадәр сине күрмәсәм генә ярар иде. Юкса кабат бөтенесе җимереләчәк, сине башкага алыштырырга көч таба алмаячакмын. Очрама гына!»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading