16+

Соңгы очрашу

Ундүрт яшьлек Миләүшәне әнисе ташлап китте. Мәктәпне бетереп килүче абыйсы, унике яшьлек энекәше һәм яше кырыктан узган, колхоз фермасында терлек караучы булып эшләп йөргән әтисе Дамир янында калды кыз.

Соңгы очрашу

Ундүрт яшьлек Миләүшәне әнисе ташлап китте. Мәктәпне бетереп килүче абыйсы, унике яшьлек энекәше һәм яше кырыктан узган, колхоз фермасында терлек караучы булып эшләп йөргән әтисе Дамир янында калды кыз.

Тырыш, уңган, акыллы Миләүшә бик авыр кичерде бу хәлне. Классташ кызларның үзе артында чыш-пыш нидер сөйләшүләрен ишеткәләсә дә, әнисе Зөлфирәнең ферма мөдире булып эшләгән, үзеннән ун яшькә олы Кәбир белән чынлап бәйләнүенә ышанасы һич килми иде. Тик моңа хәтле кешедән качып-посып кына очрашып йөргән сөяркәләр, бергә яшәргә карар кылып, беркемгә берни аңлатмыйча, икесе бергә Казахстанга чыгып киттеләр. Зөлфирә үзенең өч баласын ташлады, Кәбир ике улын калдырды.
Миләүшә өчен авыр көннәр башланды. Нечкә күңелле кыз, бер яктан, үзен ташландык, үксез бала итеп тойса, икенче яктан, дөньяви акыл кереп барган үсмер кызый, кайгысына бирешкән әтисе, абыйсы, әнисенең назын югалткан энекәше алдында җаваплылык сизде. Төнлә юрган астында яки сыер сауган арада елаштырып алса да, күз яшьләрен бервакытта да әтисенә күрсәтмәде. Күңел төшенкелегеннән салгалый башлаган әтисенә олы таяныч булды ул. Кирәк чакта җылы сүз белән, кирәк чакта каты гына әйткәләп, әтисенең ныклап эчеп китүенә юл куймады. Өй эшләрен абый-энекәше белән тату гына бергә башкардылар алар.
Беркөн Зөлфирәдән кыска гына хат килде. Йөрәк әрнүенә чыдый алмаган, бераз кабып алган Дамир, ике йодрыгы белән күкрәгенә суккалап: «Эх, нигә болай иттең син, Зөлфирә?! Шушы йөрәккә кадап кына китсәң икән!» - дип дулады. Әтисенең газапларына тыныч карый алмаган Миләүшә, олыларча, аны кочаклап: «Бетте, әти, бетте. Елама. Кайтыр ул. Көтик әле бераз. Түзик, әти», - дип, үз-үзен дә, әтисен дә юатты. Әнисенең тиз борылып кайтасына башта үзе дә ышанды Миләүшә. Кайтыр ул тиздән! Әнә бит, кыска гына булса да, хатлар яза, открыткалар җибәрә, сирәк-мирәк акча салыштыра. Сагына безне әни. Онытмаган безне! Бүләкләр җыяр да, кайтыр да керер... Миләүшә аны кочаклап, башта әнисез ничек кыен икәнлеген, аннан мәктәптәге уңышлары турында, бөтен яңалыкларын сөйләр...
Тик әнисе, күпме генә көтсәләр дә, кайтмады шул. Казахстанның шәһәр сыман бер бистәсенә барып эшкә урнаштылар алар Кәбир белән. Башта тулай торакта тордылар, берничә елдан фатирлы булдылар. Балалары, ире алдында үзен гаепле тойса да, Зөлфирә Кәбир алдында үткән тормышы турында сүз катмады. Араларындагы көчле сөю ялкыны, бергә яши башлагач, сүрелә төште. Ирекле мәхәббәткә туя белмәгән Кәбир үз холкын күрсәтә башлады, Зөлфирәгә яңадан-яңа көндәшләр тапкалады. Түзгәндә түзде хатын, түзә алмаганда, тавышландылар. Гаиләсенә, балаларына суккан юан таякның икенче очы үзенә килеп тиясен уйламады шул Зөлфирә. Шулай, үкенә-үкенә чит җирләрдә яши торгач, дистә елдан артык вакыт үтте. Балалары үсеп кеше булдылар. Әтиләре Дамирга рәхмәт яусын инде. Ялгыз канатлы көенә үстерде шуларны, бирә алганча белем бирде, аякка бастырды. Инде өчесенең дә үз гаиләләре бар, балалары үсеп килә. Балаларын үстереп тараткач кына, күрше авылдан бер тол хатынга өйләнде ир. Зөлфирәнең ишетүенә караганда, тормышлары яхшы гына бара сыман... Зөлфирә авылга кайтып йөрмәде, кеше күзенә күренергә оялды. Кызы Миләүшә белән ара-тирә хат алышып торсалар да, араларында элекке җылылык, якынлык юк иде.
Бәла көтмәгәндә килә шул. Илледән яңа узган, йөгереп йөри торган Зөлфирә ныклап чирләп китте. Башта бер күкрәген алдырды. Икенчесен алдырырга врачлар риза булмады. Соң, диделәр. Авыр хәле турында Зөлфирә балаларына әйтергә теләмәгән иде дә, Миләүшә, ишетеп, ире белән киңәшеп, әнисен үз гаиләсенә алып кайтты. Әни белән кыз үткәннәрне искә алмадылар. Зөлфирәнең хәле хәл иде инде. Авыртуны баса торган уколлар белән генә торган Зөлфирә җан бирә алмый интекте. Ике улы хәлен белергә килеп тордылар, Миләүшә дә әнисе алдындагы соңгы бурычын ихлас күңелдән үтәде. Эшеннән ял сорап, әнисе яныннан көне-төне китмәде. Җанын-тәнен эчтән суырган, коточкыч авыртуның соңгы чигенә җиткән Зөлфирә, белгән догаларын укып, Ходайга ялварды, ал мине үзеңә, дип ялынды. Тик Газраил һаман килмәде. Төнне-көнне аермаган, кешене танымаган Зөлфирә, беркөн аңына килеп, чак-чак иреннәрен кыймылдатып, кызына:
- Әтиегезне чакыр. Ул җибәрми мине, - диде.
Телефоннан берни җавап бирмәсә дә, Дамир икенче көнне Зөлфирә белән бәхилләшергә килде. Ул килгәндә аңсыз яткан Зөлфирә, бераздан, күзләрен ачып, Дамирга карады. Чак-чак аңларлык итеп аңа: «Кичер мине... зинһар...», - диде. Миләүшә китергән суны түгә-түгә бер йотым эчте дә тагын күзләрен йомды. Бик зур авырлык белән генә Дамирга: «Бәхил...», - дип нидер әйтмәкче иде, башкача көче җитмәде, теленнән язды. Дамир Зөлфирәнең кулын учларына алып: «... бул. Бәхил бул, Зөлфирә», - дип, аның әйтә башлаган сүзен тәмамлады. Күз яшьләрен тыя алмаган Миләүшә, балконга чыгып китте... Берничә сәгатьтән Зөлфирә өзелде. Чыраенда элекке чибәр, чая Зөлфирәдән берни калмаса да, хатынын яхшы белгән Дамир аның йөзендәге таныш чалым-халәтне таныды. Авыр эштән бик арыганнан соң мунча кереп кайткач, йокыга китәр алдыннан шундый чырай кабына иде хатынының йөзендә. Тынычлык шәүләсеме, ризалыкмы, канәгатьлекме...
Зөлфирәне җир куенына салып, өчесен-җидесен укыткач, Дамир ике яраткан оныгын үзе белән кунакка алып, үз куышына кайтып китте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading