16+

«Сукмасам, кычкырыр дип курыктым»

Башкортстанда туып үскән 19 яшьлек Андрей Корнеев, язмыш җилләренә ияреп, бәхет эзләп, Казанга килә. Тик бәхет дигәннәре ул уйлаганча җиңел генә табылмый...

Башкортстанда туып үскән 19 яшьлек Андрей Корнеев, язмыш җилләренә ияреп, бәхет эзләп, Казанга килә. Тик бәхет дигәннәре ул уйлаганча җиңел генә табылмый...

Апрель башында Андрей Казандагы бер автомойкага эшкә урнаша. Аның артыннан 13 яшьлек йөргән кызы да Казанга күчеп килә. Торыр урыннары булмаган яшьләрнең хәлләренә кереп, автомойкадагы бер бүлмәдә яшәргә рөхсәт бирәләр. Егет чираттагы коточкыч гамәлен дә шушында кыла.
Булган хәлләрнең бер­дәнбер шаһиты - автомойкадагы видеотеркәгеч. Аннан күренгәнчә, иртәнге якта егет тыныч кына йоклап ятучы 20 яшьлек администратор кыз янына килә. Егетнең яхшы ният белән йөрмәвен кулындагы ут сүндергеч (огнетушитель) тә дәлилли. Бераз уйланып торганнан соң, Корнеев ут сүндергеч белән кызның башына суга. Видеотеркәгечтән күренгәнчә, вәхши җан әлеге гамәлен 7 тапкыр эшләгән. Бу гына аз булыр, дип уйлагандыр, кү­рәсең, аягы белән типкә­ләргә дә онытмаган.
Администратордан котылдым дип уйлаган Андрей эшне тиз тота. Йөргән кызы Эльвираны чыгарып җибәр­гәч, зыян күрүченең телефонын һәм кичтән кассага кергән җиде мең сум акчаны үзе белән ала. Видеотеркәгечне дә алырга онытмый. Тик бераз киткәч, аны ташлап калдыра. Бик каты яраланса да, администратор кыз исән кала. Нәкъ менә ул җинаять урынына полиция чакырта да инде. Полиция вәкилләре исә ташланган видеотеркәгечне дә табып алалар.
Корнеев белән йөргән кызы, автобуска утырып, туган якларына - Башкортстанга кайтырга чыккан булалар. Полиция аларны Оренбург белән Казахстан чигендә урнашкан бер авылда тоткарлый. Тик шулвакыт көтелмәгән хәл була: сәнәк-таяк күтәргән авыл халкы Андрейны яклап чыга. Полициянең куркытуына да игътибар итмиләр. Кисәтү рәвешендә берничә тапкыр һавага аткач кына, тынычланалар.
Андрей бу гамәлен автомойкада яшәп туйганлыгы, өенә кайтырга теләве, ләкин аның өчен акчасы җитмәве белән аңлата. «Мин бик озак уйладым. Әгәр сукмасам, кыз йөгереп чыгар да, кычкыра башлар, бөтен эшне бозар, дип уйладым», - дип белдергән егет тикшерүчегә. Әлеге вәхши гамәлгә карап кына Эльвираның сөйгәненә булган мәхәббәте тамчы да кимемәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading