16+

Тилмереп ятканчы, котылуы хәерлерәк

Кадыйр турында ишеткәч авылдашлары: «Яшьлегендә сөйгән яры белән кавышса, мондый хәлләр булмас иде», - дип сөйләнде. Моннан ун ел элек сыйныфташлары белән очрашуда да ир-егетләр арасында иң күркәме ул иде, диләр.

Тилмереп ятканчы, котылуы хәерлерәк

Кадыйр турында ишеткәч авылдашлары: «Яшьлегендә сөйгән яры белән кавышса, мондый хәлләр булмас иде», - дип сөйләнде. Моннан ун ел элек сыйныфташлары белән очрашуда да ир-егетләр арасында иң күркәме ул иде, диләр.

Мәктәп елларында ук кызларны әсир иткән егет була Кадыйр. Бик яхшы укыганга күрә аны киләчәктә зур түрә итеп күз алдына китерәләр иде. Күрше сыйныфтагы Рузалия белән очрашып йөргәнен белгәч тә: «Бигрәк пар килгәннәр инде», - диешәләр. Тугызынчы сыйныфта кабынган көчле мәхәббәтнең ахыры күңелсез тәмамлана. Унынчы сыйныф ахырында, Рузалиянең әни булырга җыенуын ишетү белән, Кадыйрны әти-әнисе тизрәк авылдан гына түгел, Татарстаннан ераграк җибәрү турында карар кылалар. Дәрәҗәләренә тап төшә, янәсе. Егетне, абыйсына ияртеп, Себер якларына озаталар. Әнә шулай ике яшь йөрәк арасына киртә куела. Югыйсә мәктәптән соң Казанга китеп берәр институтка укырга керергә хыялланган була Кадыйр. Әмма бер эшкә урнашканнан соң уку турында уйлап та карамый. Үзеннән алты яшькә өлкәнрәк хатын белән гаилә корып ике ир бала үстерәләр. Кадыйрның ничек яшәвен авылдашлары күрми дә, ишетми дә.
Рузалиянең баласы якты дөньяны күргәнче җан бирә. Анысы да еракка, туганнары янына китеп бара. Анда рус егетенә кияүгә чыга.
Рузалияне күрергә хыялланыпмы, әллә башка сәбәптәнме, ел саен Сабан туйларына үзе генә кайта Кадыйр. Тик мәктәпне тәмамлаганнан бирле аларның юллары кисешми. Мәктәпне тәмамлауларына утыз ел булган очрашуга да Рузалия кайта алмый. Шунда сыйныфташ кызы Кадыйрга Рузалиянең бай тормышта яшәвен сөйләп бирә. Тегесе исә Рузалияне оныта алмый гомер итүен, читкә киткәч үзендә уку кайгысы да булмавын әйтә. Бу - сыйныфташлары белән соңгы күрешүе була Кадыйрның. Хатыны вафат булганнан соң, ул үзе дә авырый башлый. Туганнары үз якларына кайтырга кыстасалар да, аларга авыр йөк булудан куркып кала. Башта уллары тиененә кадәр аның акчасын бүлешәләр. Тора-бара ата кеше балалары янына сыймый башлый. Үзе эшләп алган фатирыннан аерылырга туры килә аңа. Уллары әтиләрен картлар йортына илтеп тапшыра. Бу турыда ишеткән сыйныфташлары: «Кем уйлаган бит бер дигән егетебезнең 60 яшьтән узуга шундый хәлдә каласын, бары тик Рузалиянең күз яшьләре генә төште бит Кадыйрга», - диешәләр. Үзе дә картлар йортына баруны авыр кичерүен, төннәр буе йоклый алмыйча елап чыгуларын әйтеп, сеңлесенең йөрәгенә тоз сала ул. Күз яшьләре беркайчан да эзсез югалмый шул.
Шушы арада гына Кадыйрның үлеме турында хәбәр алгач та туганнары: «Чит-ят җирдә картлар йортында тилмереп ятканчы, котылуы хәерлерәк ичмаса», - дигәннән башканы әйтә алмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading