16+

Әтинең бу батырлыгы колхоз өчен бәяләп бетергесез булган

Еш кына әти сөйләгән истәлекләрне барлап утырам. Әтием Идиятулла ­хәзерге Әлки районы Төгәлбай авылында 1985-1973 елларда яшәде. Ул Бөек Октябрь революциясендә дә катнашкан.

Әтинең бу батырлыгы колхоз өчен бәяләп бетергесез булган

Еш кына әти сөйләгән истәлекләрне барлап утырам. Әтием Идиятулла ­хәзерге Әлки районы Төгәлбай авылында 1985-1973 елларда яшәде. Ул Бөек Октябрь революциясендә дә катнашкан.

Аның әти-әнисе Шакир бабай белән Минҗамал әбинең җиде баласы була. 1916 елда әти күршедәге Сабир абый белән патша армиясенә чакырыла. Әстерхан якларында хезмәт итәләр. 1917 елда революция башлангач, патша власте тар-мар ителә. Әти сөйләгәнчә, бәрелешләрнең берсендә аклар армиясен кызыллар гаскәре чорнап ала. «Бирелергә теләмәсәгез, баржага төяп, Төркиягә озатабыз», - диләр. Шул чакта меңләгән кеше баржага төялә. Кызганыч, бер тозак була бу. Әти дә, Сабир абый да бер төркем халык белән ярда кала. Баржаны хәрби катер 100 метрлы трос белән диңгезгә сөйрәп керә дә, ярдан ике чакрым тирәсе ераклашкач, ычкындыра. Баржага туптан аталар. Меңләгән кеше аянычлы төстә су төбенә китеп һәлак була. Шул вакыт ярда калган халык кызыллар армиясенә күчә. Алар 1920 елларга кадәр Кавказ, Урта Азия якларында Совет власте урнаштыру эшләрендә катнашалар. Командирлары Якуб Чанышев, Михаил Фрунзе җитәкчелегендә шактый күп бәрелешләрдә катнашалар. Солдатларга бары 1921 елда гына туган якларына кайтыр­га рөхсәт була. Идел буенда ул чакта ачлык еллары. Әти белән Сабир абый читтән дүртәр пот ризык алып кайталар: кипкән балык, җимешләр, төрле ярмалар. Идел буендагы пристаньнан аларны Шакир, Хөснетдин бабайлар атлар белән каршы ала.
Хәрби хезмәттән кайткан егеткә кызларның да күзе төшә. Тик әтинең армиягә киткәнче үк ярәшкән кызы - Тәҗелнисасы була. 1922 елда алар гаилә коралар. Җиде балалары туа. Кызганыч, апам Зәмзәмия, абыем Хәсән бала чакта ук вафат була. Әтинең озак вакыт «Кызылармеец» колхозына ат белән ягулык ташыганы истә. Соңрак ат караучы булып та эшләде. Атларны көткәндә булган бер вакыйганы гел сөйли иде әти мәрхүм. Тайларны ашамакчы булып, өч бүре һөҗүм итә аларга. Әти исә бүреләрнең сыртына чукмарлы таягы белән кундыра. Шулай да берсе аягын тешләргә өлгерә. Атлар исән, бүреләр ач кала. Әти бер айлап аягындагы яраны дәвалады. Әтинең кыюлыгын бәяләп, колхоз идарәсе бер пот бодай һәм өч кило бал биргән иде.
Әтинең сабырлыгы, тыйнаклыгы, батырлыгы минем өчен бүген дә үрнәк. Балаларыннан исән калганы бүген бер мин генә. Үзем дә 81 яшемне тутырдым инде. Әти­әниемне искә алуым аларның рухларына дога булып ирешсен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading