16+

Тормыш куйган киртәләрне җимерер өчен үзебездә көч табыйк

Әгәр дә режиссер булсам, Нәфис һәм Альбина гаиләсе турында фильм төшерер идем. Әгәр язучы булсам, алар хакында повесть язар идем.

Тормыш куйган киртәләрне җимерер өчен үзебездә көч табыйк

Әгәр дә режиссер булсам, Нәфис һәм Альбина гаиләсе турында фильм төшерер идем. Әгәр язучы булсам, алар хакында повесть язар идем.

Еш кына тормыш борылышлары сине упкынга илтеп терәргә теләгәндәй тырыша. Юк, тырышып кына калмый, чынлап та, чыгып булмас шикелле тоелган шундый шартларга куя. Бу чакта шул тупикта калырга да, артка борылырга да һәм каршыдагы киртәләрне җиңәргә өйрәнергә дә була.

Альбина һәм Нәфис Ганиевлар шушы өченче юлны сайлый. Тормыш Альбинаны балачактан ук әти-әнисез сабыйлар белән очраштыра. Кыз инде мәктәптә укыганда ук үскәч бер ятим баланы алып үстерү турында уйлана башлаган була. Университетта укыганда ул “Казан әниләре” дигән хәйрия оешмасының волонтеры булып балалар йортларына йөри башлый. Артур исемле бер малай аның фикерен баштанаяк үзгәртә.

– Без бүләкләр һәм күңел ачу программасы белән балалар йортына килдек. 3-7 яшьлек сабыйлар безне сагынып көтә. Артурга – 9, аның булачак әнисенә ярарга тырышасы килми, ул үзен гаиләгә алмаячакларын аңлаган иде инде. Малайга чынлап та күңелсез иде, ул сикереп торды да безгә уенчык уклар ыргыта һәм.. “Бу минем өем! Китегез! Минем берегезне дә күрәсем килми!” - дип кычкыра башлады. Башка балалар да: “Үзегезнең бүләкләрегезне алыгыз, бездән барыбер аларны тартып алалар”, –   дип аңа кушылды. Аннан чыкканда мин үксеп-үксеп еладым һәм бу минем бүләкләр һәм концерт белән балалар йортына сонгы визитым булды, – ди Альбина бу хакта искә төшереп.

Мондый юл белән балалар язмышын үзгәртеп булмаганны аңлагач Альбина бер генә баланы булса да бәхетле итү, гаиләгә алу турында уйлана башлый. Бу вакыт эчендә кыз Нәфис дигән егет белән очрашып, алар өйләнешеп, беренче уллары Дәлил туа. Аңа алты ай булган вакытта ук инде яшьләр документ җыя башлый.

...Опека хезмәткәрләре Айшә исемле казның видеопаспортын җибәрә. Кыз бер яштә тугыз айлык, авырлыгы барлыгы 6 килограм 200 грамм гына. Тәпи йөрми. Аның шәхси картасы диагнозлар белән тулган, шуңа беркемнең дә кызчыкны гаиләгә алырга теләге булмаганлыгы аңлашыла.
Аларга бала исән-сау, йөрми генә, ашарга да иренә күзләренә косметик операция ясатырга туры килер, дип аңлаталар. Кызчыкның яңа гаиләгә ияләнү чоры авыр уза – елавы өч айга сузыла.

 – Кыш иде, улым белән кызымны кулымда күтәреп алып барам, алар икесе дә бер яшьтә. Нишләптер күңелем болгана, гормоннар дип уйладым. Йөклелеккә тест уңай күрсәтте, – дип искә ала Альбина язмыш куйган тагын бер киртәне искә төшереп.
Нәфис белән Альбина шок хәлендә кала. Айшәнең алар белән яши башлавына бер генә ай бит әле. Бик авыр чаклар: ике кеечкенә бала, ияләшү чоры, йөклелек, токсикоз... Ир белән хатын иртәнге бишкә хәтле йокламыйча сөйләшеп-киңәшеп утыралар. Аннары: “Нәрсә булса шул булыр, язган булса сабый дөньяга килер”, – дигән уртак карарга киләләр. Җиңел йөклелек җиңел бала табу белән тәмамлана. Гайлә Гыймран дигән уллары белән тулылана.

Тик чираттагы мәшәкатьле борылыш та үзен озак көттерми. Кызчыкны табиблар караганда күзләрендә җитди проблема булуын ачыклыйлар – кыз сукыраеп бара. Табиб Мәскәүгә барырга киңәш итә Ләкин Мәскәү табиблары: “Проблема артык җитди, ә баланың авырлыгы кечкенә”, – дип дәвалаудан баш тарта.
Ганиевлар Израилгә һәм Германиягә хатлар яза башлый. Акчасы да, бернинди планнары булмаса да язалар. Германиядән җавап килә. Өч операция кирәк була сабыйга. Дуслары-туганнары ярдәмгә килә. Алар бу хакта киң җәмәгатьчелеккә хәбәр итеп акча җыю оештыралар барысы да төштәге шикелле була. Кешеләргә ышанычны артыра торган хәлләр белән дә шактый очрашалар – бер белмәгән кешеләр хәлләренә кереп, Айшәгә операциягә дип зур суммалар бирәләр. Гаилә белән бара алар Германиягә.

Нәни Гыймранның тыны да чыкмый, апасына ярдәм итәргә теләгәндәй күп вакытын йоклап уздыра. Ике айдан соң Германиядән кайткач бу иң кечкенә сәяхәтче борып җибәргән шикелле каты итеп кычкыра башлый һәм аны инде туктатып та булмый. Операциянең өчесе дә уңышлы уза һәм бер баруда.
Бергә кичергән авырлыклар гаиләне бик ныгыта. Хәзер Альбина дөньяда яхшы күңелле кешеләр күбрәк икәнлеген белә. Ә бит аңа тәрбиягә алган балалар турында начар фикерле кешеләр белән дә очрашырга аз туры килми. Балалар бакчасында да, мәктәптә дә балалар йортларыннан килгән ятимнәр турында өлкәннәрнең фикере, кызганыч, бик әйбәт түгел. Ләкин хәзер Айшәненең яклаучы һәм саклаучылары бар, аны яраталар. Иң мөһиме – кыен чакта ярдәмгә килер гаиләсе бар.

– Әгәр дә барысын да кабат үзгәртеп булса, шулай ук эшләр идемме икән? Мөгаен. Кызым булганга бик шатмын, нык үзгәрдем, сабыррак була башладым, чын мәхәббәтнең ни икәнен аңладым, – ди Альбина.
Балалар куйган бурычларны безгә чишәргә өйрәнергә кирәк. Әйдәгез, ул проблемалардан качмыйк, тормыш куйган ул киртәләрне җимерер өчен Нәфис һәм Альбина кебек үзебездә көч табыйк.

Ольга Моложавых.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading