16+

Төпле терәгем булмады

Гөлҗиһан апаның иң чибәр, чая яшьлек еллары сугыш чорларына туры килә. Чандыр гына гәүдәле кызны завхоз итеп куялар. Ындыр табагы, бәрәңге подваллары шул кечкенә генә кыз кулында була. Ул елларын бик көрсенеп, авырлык белән генә искә ала Гөлҗиһан апа үзе. Аннан соң 70 елдан артык вакыт үтеп китсә дә, үзәккә...

Төпле терәгем булмады

Гөлҗиһан апаның иң чибәр, чая яшьлек еллары сугыш чорларына туры килә. Чандыр гына гәүдәле кызны завхоз итеп куялар. Ындыр табагы, бәрәңге подваллары шул кечкенә генә кыз кулында була. Ул елларын бик көрсенеп, авырлык белән генә искә ала Гөлҗиһан апа үзе. Аннан соң 70 елдан артык вакыт үтеп китсә дә, үзәккә...

«Бер елны бәрәңге өшеп чыкты, ә бер елны, түбәсеннән төшеп, хәйран гына зыян салганнар иде», - ди ул. Суд каршына да басарга туры килә кызга. Тракторда да эшләгән ул. Үзебез ач идек, аяк астындагы бөртекләрне юып, кыздырып ашый идек, ди. Ач бүреләрдән ничек котылуларын да искә ала. «Кул эшенә, тегүгә, чигүгә маһир идем. Каенана буласы кешем бик яратты үземне. Малаена бик алдырасы килде, яхшылыкны күрә белә торган кеше иде. Ирем генә тормыш итү чорында ышанычымны акламады. Бәлки арада олы мәхәббәт булмагангадыр, чит хатынга чыгып китте ул. Итәгемдә яшь балам - улым калды. Канцеляриядә эшли торган Кадриягә өйләнеп куйды ирем. Ул хатында бер кызы тугач, тагын үземә әйләнеп кайтты. Кадрия язу-сызу эшендә эшләгәч, балаларның берсен дә әтиләре фамилиясенә яздыра алмадым. Туу-үлүләрне теркәү эшләрен дә алып барган көндәшем миңа андый мөмкинлекне бирмәде. Биш балам да минем кыз фамилиясендә, ә көндәшемнең кызы ирем фамилиясендә үстеләр. Тормышымдагы бу чор авырлыкларын үткәреп җибәреп, тирән картлыкка кердем. Монда да шул елларның кайтавазы эзсез калмады. Сугышта булганнарга хөкүмәт фатир бирә башлады. Фатир мәсьәләсенә килеп җиткәч, шул елларның авырлыкларын баштан кичереп, фатирлы булам дип торганда, андый мөмкинлек тә кулдан ычкынды. Ник дисәң, ирем сугышка әле тагын икенче фамилия белән киткән булып чыкты. Арадан бер балам, безнең әти «дезертир» булган икән, ди хәзер. Балаларымны иремнеке икәнен раслатып булмады. Бу эшне йөри торгач, бәлки, хөкүмәт хәл дә иткән булыр иде дә, сугышка киткән фамилиясе тагын башка бит.
Тиешле фатир иде югыйсә. Фатир алу шаукымы башланганда, көндәшем үлгән иде инде. Аңа булып, мин фатирсыз калсам, тагын да авыррак булган булыр иде әле. Белмим, бер бәхетсез - гел бәхетсез, гыйбарәсе бу урында урынлыдырмы? Бәхет төшенчәсен фатирга гына кайтарып калдырып та булмый. Мин үземне балаларым белән бәхетле дип саныйм. Тормыш иптәше сайлаганда ышанычлы, төпле кеше кирәк. Мин сабыр булдым. Оныкларым да, дәү әни безнең бик сабыр кеше инде ул, дип әйтә. Шул сабырлык белән күтәрдем барысын да. Һәрвакытта да сабыр итеп кенә калырга да ярамыйдыр, бәлки. Без шулай тәрбияләнгән идек. Боларның барысын да яшьләргә гыйбрәт булсын дип сөйләдем», - ди Гөлҗиһан апа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading