16+

Туганнан бирле якты дөньяны күрмиләр

Язмыш сынауларына бирешмичә яшәгән кешеләрне күргәч, алар яныннан, Ходай биргән саулыкның кадерен белмәгән кешеләргә күрсәтәсе иде шуларны, дигән уйлар белән кайтам.

Туганнан бирле якты дөньяны күрмиләр

Язмыш сынауларына бирешмичә яшәгән кешеләрне күргәч, алар яныннан, Ходай биргән саулыкның кадерен белмәгән кешеләргә күрсәтәсе иде шуларны, дигән уйлар белән кайтам.

Казанда яшәүче Гөлсинә Козыревага илле яшь. Дөньяга килгәннән бирле әнисенең, туганнарының, бердәнбер кызының йөзләрен беркайчан да күргәне юк аның. Ул тумышы белән Әгерҗе якларыннан. Аның әнисе Тәския апа, комбайнга тапталып, 28 яшеннән инвалид кала. Әтисе Әсхәт абый, туганнан бирле якты дөньяны күрмичә, 60 яшендә вафат була. Ике улларыннан соң көттереп дөньяга аваз салган кызлары Гөлсинәгә дә әтисе язмышын кабатларга язган икән. Малиновка эшчеләр бистәсендә яшәгән чагында нинди генә авыр мизгелләр булуга карамастан, ул һаман шул якларны сагынып яши. Урамга уйнарга чыккач, малайларның «сукыр» дип рәнҗетүләренә дә, таш ыргытып башы ярылуына да түзә ул. Беркайчан да абыйларына кайтып әләкләми. Күрәсеңме-күрмисеңме - бала чакта барыбер уйныйсы килә шул.
Гөлсинә уналты яшендә Казанга килеп, кичке мәктәпне тәмамлый. Озак еллар «Электроконтакт» заводында эшли. Булачак ире белән дә шунда таныша. Тик гомер юлын бергә узу насыйп булмый аларга. Баласы тууга, аның саулыгы белән кызыксынган анага табиблар кызның күрмәячәген әйткәч, ул нишләргә дә белми. Кызлары Лилиягә биш яшь тулгач ире белән дә юллары аерыла. Эшкә йөрүләре кыен булганлыктан, Гөлсинә өйдә массаж тараклары да, уенчык машиналар да ясаган. Кичләрен бию түгәрәгенә дә йөреп алган. Әмма ничек кенә хыялланса да, күрмәгән килеш сәхнәдә биеп булмавына үзе дә инана. Күзләренә операция ясату теләге белән Франция табибларына да мөрәҗәгать иткән Гөлсинә. Әмма алары да шатландырмаган. Бүген аның кызы Лилия үзе дә ике бала анасы. Ире Саша белән ике кыз үстерәләр. Берсенә алты яшь, икенчесе яшь ярымлык. Аларның да күрү сәләте начар.
Гөлсинә оныгын карап өйдә генә утыруга карамастан, бөтен яңалыклардан хәбәрдар. Флешплейердан тарихи, детектив китаплар укый. Элегрәк телевизордан күрсәтелгән сериалларны да тыңлап барган. Үзләренә туган тиешле булган Байбулат Батулланың сукыр малай булып уйнаганын да бик яратып тыңлавын сөйләп алды Гөлсинә.
Кызы Лилия дә үзенә охшаган, төрле яктан мәгълүматлы. Аның күзле кешеләр дә башкара алмаганны эшләве белән горурлана ана. Лилия Курскидагы музыка училищесын тәмамлаган. Кларнетта, фортепьянода уйный. Махсус мәктәптә балаларны музыка грамотасына, җырларга өйрәтә. Соңгы вакытта үзе дә саксофонда уйнарга өйрәнеп маташа икән. Киләчәктә укуын консерваториядә дәвам итәргә хыяллана. Эштән соң өйдә бәлеш, кыстыбый ише ризыклар пешерергә дә өлгерә Лилия. Ә инде көз айларында лечоларын да, соусларын да, кайнатмаларын да үзе ясарга гадәтләнгән. Пәрдәләренә кадәр үз куллары белән теккән. Берни күрмәсә дә, балалары хакына циркка, башка тамашаларга да бергәләп йөриләр. Өйдә аларга әкиятләр тыңлаталар.
Гөлсинә йоклый торган диванның кухняда торганын күргәч: «Бер бүлмәле фатирда яшәү бик кыендыр бит», - дип аның хәленә керергә тырыштым. «Аллага шөкер, торыр урыныбыз бар. Дөньялар гына тыныч булсын», - дип куйды ул бу сүзләргә каршы. Гөлсинә бүгенге көнгә шөкер итеп яши белә. Әмма фатирларын өч бүлмәлегә алыштырырга уйласалар да, әлегә акчалары җитеп бетмәгән. Ул беркайчан да зарланырга яратмый. Урамнан барганда кешеләрнең юл аша чыгарга ярдәм итәргә бик ашкынып тормауларын гына әйтми кала алмады. Гөлсинә үзе ярдәмчел, мәрхәмәтле зат. Әлмәттә яшәүче 82 яшьлек әнисе янына да һәрвакыт кайтып йөри. Йөзен гомер буе күрмәсә дә, ана кешенең ягымлы сүзләрен ишетәсе килә аның.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading