16+

Туксан ел гомер ал да гөл генә узмаган

Мөнәвәрә апаның йөзенә карап һич кенә дә 90 яшен тутырган дип уйламассың. Тормышта үз максатына ирешү өчен шактый сынауларны җиңәргә туры килә аңа. Бигрәк тә балалык һәм яшьлек еллары Мөнәвәрә апаның һич исеннән чыкмый. Алар гаиләдә ун бала үсә. Әтнә районы Казак Үртәме авылында яшәүче әтисе Вәлиулла абзыйны заманында «халык...

Мөнәвәрә апаның йөзенә карап һич кенә дә 90 яшен тутырган дип уйламассың. Тормышта үз максатына ирешү өчен шактый сынауларны җиңәргә туры килә аңа. Бигрәк тә балалык һәм яшьлек еллары Мөнәвәрә апаның һич исеннән чыкмый. Алар гаиләдә ун бала үсә. Әтнә районы Казак Үртәме авылында яшәүче әтисе Вәлиулла абзыйны заманында «халык...

Мөнәвәрә Ключищеда авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, сугыш елларында туган ягында агроном булып эшли башлый. Аның карамагында унбиш колхоз була. Көзен яңгыр, кышын буран дими, ат белән шул хуҗалыкларга чыгып китә агроном. Бервакыт кич белән кайтып барганда, аның аты күпер кырыендагы сазга төшеп егыла. Ат буыла башлаганын күргән кыз нишләргә дә белми. Аннары юешләнеп беткән камыт бавын авызына кабып көч-хәл белән чишә. Шунда ук тизрәк атын тугарып җибәрә. Бераз ял иткәннән соң, хәлсез атына утырмыйча 5-6 чакрым җәяү кайта ул.
Кызның тырышлыгын күреп, районның орлык тикшерү лабораториясенә мөдир итеп эшкә чакыралар. Авылдагы тынгысыз эшеннән тәмам туйган белгеч анда урнашырга каршы килми. Шунда эшли башлагач, аның «халык дошманы» кызы икәнен истә тотып, артыннан күзәтеп йөрергә бер кызны да билгелиләр.
Бервакыт Мөнәвәрә урынында эшләгән ир-егетне фронтка барып җиткәнче кире боралар. Ул әйләнеп кайтуга, кабат үз эшенә керү өчен, баш агроном булган туганы белән, «Лабораториядән 50 кило борчак юкка чыккан», - дип, прокуратурага акт язып тапшыра. Бу хәлне ишеткән Мөнәвәрә елый-елый райком секретарена сөйләп бирә. Ул чактагы гадел, акыллы җитәкче кызны бу бәладән бик тиз коткарып кала. Мөнәвәрә апа аның яхшылыгын гомер буе онытмый.
Сугыш беткәннән соң Мөнәвәрә Казанга авыл хуҗалыгы институтына укырга китә. Аны тәмамлап берничә ел эшләгәннән соң, аны аспирантурага чакыралар. Шунда укып йөргәндә алар Билал исемле егет белән гаилә корып җибәрәләр. Укуын тәмамлаганда катлаулы операция кичерергә туры килә аңа. Табиблар үзенә бер ел эштән аерылып торырга киңәш итәләр. Аннары Мөнәвәрә апа ире белән бергә Аксубай, Сарман районнарында эшли, Чистай авыл хуҗалыгы техникумында уналты ел укыта. Пенсиягә чыкканнан соң, алар Казанга күченеп киләләр. Хәзерге вакытта Билал абыйга 88 яшь. Мөнәвәрә һәм Билал Әхмәдовлар ике бала тәрбияләп үстергәннәр.
Мөнәвәрә апа җыр-моңга гашыйк. 9 яшеннән үк спектакльләрдә катнашып йөргән. Яшь чагында Галиябануны уйнау да насыйп була аңа. Шактый гына җыр конкурсларында катнашып беренче урыннарны яулаган. 22 ел буе хорга йөрүе дә аның сәнгатьтән аерыла алмавы нәтиҗәседер. Үзенә 90 яшь дип тормый, һәр атнаны Мулланур Габитов җитәкләгән ветераннар хорына ашкынып килә, чөнки җыр аның гомерлек юлдашы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading