16+

Яхшылык җирдә ятмас

Газетабызның 26 гыйнвар санында «Ике катлы агач йорт күз алдында көлгә әйләнде» дигән мәкалә басылган иде. Исегезгә төшерәбез, анда без Казанның Привольный бистәсендә алты кешелек гаиләнең йортлары тулысынча янып бетүе һәм аларның ярдәмгә мохтаҗ булулары турында яздык. Шөкер, янгында зыян күргән гаиләгә ярдәм кулы сузучылар да булды. Чит кеше кайгысына...

Яхшылык җирдә ятмас

Газетабызның 26 гыйнвар санында «Ике катлы агач йорт күз алдында көлгә әйләнде» дигән мәкалә басылган иде. Исегезгә төшерәбез, анда без Казанның Привольный бистәсендә алты кешелек гаиләнең йортлары тулысынча янып бетүе һәм аларның ярдәмгә мохтаҗ булулары турында яздык. Шөкер, янгында зыян күргән гаиләгә ярдәм кулы сузучылар да булды. Чит кеше кайгысына...

Газетабызның 26 гыйнвар санында «Ике катлы агач йорт күз алдында көлгә әйләнде» дигән мәкалә басылган иде. Исегезгә төшерәбез, анда без Казанның Привольный бистәсендә алты кешелек гаиләнең йортлары тулысынча янып бетүе һәм аларның ярдәмгә мохтаҗ булулары турында яздык. Шөкер, янгында зыян күргән гаиләгә ярдәм кулы сузучылар да булды. Чит кеше кайгысына битараф калмаган газета укучылар һәм редакция хезмәткәрләре ярдәме белән, гаилә әгъзаларына шактый кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек тупланды. Шулай ук акчалата да ярдәм иттеләр. Мәсәлән, Вознесение бистәсендә яшәүче әниле-уллы Рхия һәм Фәрхат Фәйзуллиннар - әнә шундыйлардан.

- «Шәһри Казан» безнең өйгә килә. Әлеге язманы укыгач, әниебезнең бик тә ярдәм итәсе килде аларга. Олы кеше бит, янгында зыян күрүчеләр өчен бик борчылды, - диде безгә Фәрхат әфәнде.

Җыелган барлык ярдәмне без гаилә башлыгы Алексей Кляшевка тапшырдык.

- Ярдәм кулы сузган барлык кешегә дә гаиләм исеменнән тирән ихтирамымны җиткерәм. Һәр кешенең яхшылыгы үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын! Булышырга теләк белдерүчеләр бик күп булды. Зур кайгы килмәсә, никадәр яхшы күңелле кешеләр барлыгын белмәгән булыр идек. Кием-салым да җитәрлек бирделәр. Размерлары буенча үзебезгә туры килмәгәннәрен, әрәм булмасын дип, «Альпари» хәйрия фондына тапшырдык, - диде Алексей.

Без аңардан бүгенге хәлләре турында да сораштык.

- Әлегә мәктәпкә якын булган районда фатир арендалап яшибез. Бу мәсьәләдә дә ярдәм итүчеләр булды. Тормыш иптәшемнең дә хәле акрынлап яхшыра бара. (Исегезгә төшерәбез, хуҗабикә нык пешкән иде. - Авт.) Иң катлаулысы - документларны торгызу, әлбәттә. Барысы да янып бетте бит. Янгын булган урынны җыештыра башладык. Анда киләчәктә йорт тергезербез дип уйлыйбыз. Бик авыр, әлбәттә, әмма без бары тик яхшыга өметләнәбез. Аякка басачакбыз! - диде ул.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading