16+

Өзелгән җырны ялгап...

Шамил Гәрәй кардәше Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Нур Баян... Әгәр сугыш булмаса, алар талантлы каләмнәре белән халкыбыз күңеленә тагын күпме матурлык орлыклары чәчәр иде... Арада танылган балалар шагыйре Шамил Гәрәй дә бар. 1916 елда Казанда дөньяга килгән, кечкенәдән шигырьләр язарга, рәсемнәр ясарга яраткан ул. Кыска гына...

Өзелгән җырны ялгап...

Шамил Гәрәй кардәше Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Нур Баян... Әгәр сугыш булмаса, алар талантлы каләмнәре белән халкыбыз күңеленә тагын күпме матурлык орлыклары чәчәр иде... Арада танылган балалар шагыйре Шамил Гәрәй дә бар. 1916 елда Казанда дөньяга килгән, кечкенәдән шигырьләр язарга, рәсемнәр ясарга яраткан ул. Кыска гына...

Шамил Гәрәй кардәше
Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Нур Баян... Әгәр сугыш булмаса, алар талантлы каләмнәре белән халкыбыз күңеленә тагын күпме матурлык орлыклары чәчәр иде... Арада танылган балалар шагыйре Шамил Гәрәй дә бар. 1916 елда Казанда дөньяга килгән, кечкенәдән шигырьләр язарга, рәсемнәр ясарга яраткан ул. Кыска гына гомере эчендә (1916-1946) балалар өчен дүрт китап чыгарырга өлгергән, Абдулла Алишның да якын дусты булган. Беренче шигырен 10 яшендә язган, аларны «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасына алып килгән. Соңрак Шамил Гәрәй бу газетада башлап язучыларга ярдәм иткән.
Илебезгә фашистлар бәреп кергәч, шагыйрь, каләмен коралга алмаштырып, яуга китә. Мәскәү янындагы каты сугышларда кече командир Шамил Гәрәй каты яраланып, әсирлеккә төшә. Фашист концлагерьларының барлык газапларын: ачлык, ялангачлык, суыкларын кичереп, инде Җиңү салютлары яңгыраганнан соң, чит җирләрдә мәңгелеккә ятып кала.
Шамил Гәрәйнең кыска гына гомерендәге тыйнак иҗаты, тарих тузанына күмелеп, югалып та калган булыр иде, бәлки. Ярый әле, өзелгән җырны ялгарга тырышып, аның эзеннән юлга чыгучылар - Фәридә Сәлимова кебек фидакарьләр бар. Кечкенәдән дәү әнисенең шагыйрь энесе турында сөйләгән истәлекләрен тыңлап, батыр абыйсы белән горурланып үскән кыз Шамил Гәрәй исемен, иҗатын мәңгеләштерү уе белән янып йөри башлый. Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлагач, ул башта мәктәптә, аннары район мәгариф бүлегендә эшли. Соңрак тормышын «Простор» балалар-үсмерләр туризмы, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәге белән бәйли. Монда эзләнүләр өчен тагын да киңрәк офыклар ачыла. Аңа үзе артыннан малай-кызларны ияртә алу сәләте дә бирелгән. Укучылары белән бергәләп, Шамил Гәрәйне күреп белгән замандашлары - журналист Мәрьям Дибаева, рәссам Мансур Рәхимов, язучы Самат Шакир - истәлекләр туплыйлар. Шулай берәмтекләп җыя торгач, үзәкнең бер бүлмәсендә Шамил Гәрәй почмагы барлыкка килә, 1995 елдан ул «Балалар әдәбияты музее» дип атала башлый. Бүген биредә меңләп экспонат бар. Музейның ишеге беркайчан да ябылып тормый. Анда мәктәп укучылары, укытучылар, әдип-шагыйрьләр дә еш килә. Фәридә ханымның тагын бер хыялы бар иде. Польшага барып, Шамил Гәрәйнең каберенә туган як туфрагын салу уе белән яшәде ул. Озак эзләнүләрдән, төрле җирләргә хатлар юллаганнан соң, Фәридә ханым абыйсының Польшаның Гливице шәһәрендә кызылармиячеләр каберлегендә 51нче кабердә күмелгән булуын белгән. Бу хакта хәбәр итеп, Варшавадан хат та килгән. Фәридә ул өзелгән җырны ялгап та кайтты...

Польша җирендә... Татарстан туфрагы
Бу дулкынландыргыч көннәрдән соң инде биш еллап вакыт узса да, бүгенгедәй хәтеремдә саклана. Мин эш сәфәре белән Польшада. Тәрәзәдән күземне дә алмый, Польша татарларының мәдәният үзәгенә барам. Бу җирләрдә абыем Шамил Гәрәй сугыш вакытында әсирлектә булган бит. Ә үзәк шәһәр уртасындагы куе агачлы паркта. Аны Ежи Шахуневич җитәкли. Ул ел саен Казанга килә. Без аның белән 2005 елда танышкан идек. Мин ул чакта аңа абыйның каберен табуда ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать иткән идем. Яу кырларында каты яраланып, әсирлеккә эләккән, 1946 елның мартында Польша госпитальләренең берсендә вафат булган Шамил Гәрәй хакында язылган «Өзелгән җыр» (ул ике телдә) дигән китабымны да бүләк иттем. Абыемның күмелгән җире табылды, бу хакта Бөтендөнья татар конгрессына хәбәр иттеләр. Фотосын да җибәрделәр. Аның фамилиясе «Гориев» дип дөрес язылмаган булган, ә бу эзләү эшен кыенлаштырган.
Биредә мине һәр нәрсә Шамил Гәрәй белән бәйләде, чөнки монда сугыш турындагы хатирәләр бик күп. Рельста ишекләре ачык вагоннар таккан паровоз тора. Эченә караган идем, йөрәгем куырылып китте. Нәкъ шундый вагоннарда минем абый да газапланып баргандыр. Мондый вагоннарда, диненә, милләтенә карамыйча, меңләгән кешене Германиягә озатканнар. Ел саен Польшада сугышта һәлак булганнарны искә алу көне уздырыла, аңа Президент үзе дә килә икән.
Иртәгесен без - яңа танышым Иона һәм аның кызы белән бергәләп поездга утырып, Гливицега киттек. Мин тәрәзәдән әлеге илнең матурлыгына, чисталыгына сокланып бардым. Юлда бер генә чүп тә күрмәссең. Катовицега барып җитеп, автобуска утыргач, дулкынланудан, йөрәгем тагын кысылып куйды. Мине хәзер абыем җирләнгән җирдән 25 чакрым гына аера бит инде. Тизрәк барып җитәсем, 30 ел барган эзләнүемнең нәтиҗәсен күрәсем килә, ләкин инде төн җитте, йокларга вакыт.
Иртән йокыдан бик иртә уяндык. Тиз генә тамак ялгадык та Гливицега бара торган беренче автобуска өлгерик дип чыгып киттек. Көн аяз, кояшлы иде. Зиратка куелган, кояш нурларында ялтырап торган ак төстәге тәрене мин ерактан ук күреп алдым. Абыемның җәсаде шунда күмелгәнен аңлау кыен булмады инде миңа.
Зиратның капкасы да ак төскә буялган, иң өскә кызыл йолдыз да куелган. Мин үткәннәр белән очрашуга шулкадәр ашыктым! Юк, ашыгу гына түгел бу, ашкыну иде. Бу урынны без өч дистә ел эзләдек бит. Мин, бик нык дулкынланып, каберләрне карап йөри башладым. Ниһаять, «Кызылармияче Гореев ШМ 1916-1946» дигән кадерле язуны күреп алдым. Күңелемне ниндидер каршылыклы хисләр биләп алды. Беренчедән, абыемның шулай чит җирдә ятып калуыннан туган әйтеп бетергесез сагыш. Икенчесе - аның каберен табудан, янәшә басып тора алу бәхетеннән туган шатлык хисе. Мин, иелеп, аңа әбиемнең (әнисенең) кабер туфрагын салдым. Әби улын гомере буе көтте, үлгәненә һич кенә дә ышанасы килмәде ана-карчыкның. Әбием еш кына Матбугат йортында яу кырында ятып калган язучы фронтовикларга куелган истәлек тактасы янына килә иде.
Мин «Шамил Гәрәй - татар шагыйре. Туганнарыннан. Татарстан» дигән латин язулы такта да алып килеп, аны кабер ташына беркеттем. Аннары, әби каберенә салыр өчен, абыем кабереннән бер уч туфрак алдым. Бик нык дулкынландым. Бу җирләрдә озаграк буласым, Шамил абый сулаган һаваны озаграк сулыйсым килгән иде дә, самолетыбыз китәргә аз гына вакыт калып бара иде. Әбием өйрәткән Коръән аятьләрен укып, дога кылдым. Почмакка җитәрәк, без госпитальне дә күрдек. Абыем нәкъ шунда вафат булгандыр инде. Хәзер ул - төзекләндерелгән заманча бина.
Әгәр дә каһәр төшкән сугыш булмаса, Шамил абыем да исән булыр, университетта татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, язучылык эшенә ныклап тотыныр, балаларны сөендереп, күп кенә китаплар язар иде. Юк шул, сугыш барысын да бөтенләй башкача хәл итеп куйган. Аңа - 30 яшьлек, әле өйләнмәгән дә егеткә - Җиңү салютлары яңгыраганнан соң чит җирдә мәңгегә ятып калырга насыйп булган. шушы каршылыклы хисләр мине Казанга кайтып җитмичә җибәрмәде. Ә инде монда кайткач, әлеге хисләремне туганнарым белән уртаклаша башладым. Абыем каберенә баш ияргә җай тудырганы өчен, язмышыма бик рәхмәтлемен. Хәзер аннан алып кайткан кадерле истәлекләр «Балалар әдәбияты музее»нда саклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading