16+

101 яшьне бирмәссең

Адәм баласы гасырлар буена мәңгелек яшьлек, озын һәм сау-сәламәт гомер кичерү турында хыяллана. «Яшьлек эликсирлары», яшәрткеч бәлзәмнәр эзли, озак яшәүнең серләренә төшенергә тели. Кемдер гомер озынлыгын, ит ризыклары кулланмыйча, бары тик җиләк-җимеш, яшелчәләр белән тукланып яшәүдә күрә. Кемгәдер саф һава, чиста су ярдәм иткән. Галимнәр раславынча, эчкерсез, тирә-юньдәгеләрнең шатлыкларына куанып,...

101 яшьне бирмәссең

Адәм баласы гасырлар буена мәңгелек яшьлек, озын һәм сау-сәламәт гомер кичерү турында хыяллана. «Яшьлек эликсирлары», яшәрткеч бәлзәмнәр эзли, озак яшәүнең серләренә төшенергә тели. Кемдер гомер озынлыгын, ит ризыклары кулланмыйча, бары тик җиләк-җимеш, яшелчәләр белән тукланып яшәүдә күрә. Кемгәдер саф һава, чиста су ярдәм иткән. Галимнәр раславынча, эчкерсез, тирә-юньдәгеләрнең шатлыкларына куанып,...

Шатлык гомерне озайта, дип тикмәгә әйтмәгәннәр шул. Шушы көннәрдә үзенең 101 яшен тутырган Асия Салих кызы Кәримова әнә шундый - һәр көннең кадерен белеп, вак кына мизгелләрдән дә җан рәхәте табып яши белә.
Кайчандыр Бишбалтадагы атаклы Г.Рәфыйков мәктәбен тәмамлаган, гомеренең 36 елын банк системасына багышлаган, өч бала тәрбияләп үстергән Асия апа озак яшәвенең серен кешеләргә карата ярдәмчел, азга да канәгать булуда күрә. Кайберәүләр кебек диета тотмаган, дарулар да эчмәгән ул. Иң яраткан ризыгы майлы шулпа, атланмай белән бәрәңге, камыр ризыклары икән. Татар халык ашлары - өчпочмак һәм гөбәдияләрне ул яшьрәк вакытта бик яратып пешергән, туган-тумачаларын, дусларын тәмле ризыклар белән шатландырудан тәм тапкан. Хәзер инде, мактый-мактый, килене Равия ханым пешергән пәрәмәч, коймаклар белән сыйлана, һәр иртәсен Ходайдан улы Рөстәм һәм аның гаиләсе, балалары, оныкларына исәнлек сораудан башлый.
Асия апа «тумас борын картайган» кайберәүләр кебек уфтанып утырырга яратмый. Башка әбиләр шикелле урамда ләчтит сату да аныкы түгел. Һәрвакыт дөнья хәлләреннән хәбәрдар, газеталар укый, телевизордан сериаллар карау белән мәшгуль. Бераз начаррак ишетү һәм күрүгә карамастан, Асия апа сәламәтлегеннән зарланмый. Хәтере әйбәт, якын туганнарының гына түгел, инде күптән вафат булган әби-бабаларының да исемнәрен яттан белә. Йорт эшләрендә әллә ни ярдәм итә алмаса да, аның, үзе белеп, тәмен табып башкара торган бер вазифасы бар - гомере буе икътисадчы булып эшләгән Асия апа коммуналь түләүләрне исәпләү эшен күз уңыннан җибәрми.
Тормышында авырлыкларны, борчу-хәсрәтләрне күп күргән (Асия апа үзенең вафат булган сеңлесенең ике баласын тәрбияләп кеше итә), әмма түзгән, сынмаган бу апага сокланмый мөмкин түгел. «Йомшак күңелле, азга да шатлана белә, кешеләрне ярата», - ди аның турында улы Рөстәм абый. Кем белә, бәлки озак яшәүнең сере шундадыр?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading