16+

18 яшькә – яңа устав белән

18 яше тулган кешегә, балигъ булды, дибез. Татарстан Республикасының студентлар лигасы да тиздән балигълык чоры бусагасын атлап керәчәк. Республика студентларының «каймагы» тупланган оешма моңа бик җитди карый. Лиганың шушы көннәрдә яңа устав кабул итүен генә алыйк.

18 яшькә – яңа устав белән

18 яше тулган кешегә, балигъ булды, дибез. Татарстан Республикасының студентлар лигасы да тиздән балигълык чоры бусагасын атлап керәчәк. Республика студентларының «каймагы» тупланган оешма моңа бик җитди карый. Лиганың шушы көннәрдә яңа устав кабул итүен генә алыйк.

Татарстан студентларының чираттан тыш Конгрессы оешма уставына үзгәрешләр кертү мәсьә­ләсенә багышланды.
Иң мөһим үзгәрешләрнең берсе - 14-30 яшьлек студент һәм аспирантлар гына Лига әгъзасы була ала. Федераль закон буенча, иҗтимагый оешмаларның югары җитәк­че органы съезд, гомуми җыелыш яки конференция дип атала ала. Яңа уставны әзерләүчеләр соңгы атамага тукталырга булган. Шулай итеп, элеккеге уставтагы «конгресс» төшенчәсенә алмашка яңа сүз килде. Моңарчы Лига Президиумы карарларны утырышта катнашучыларның 2/3сенең тавышы белән кабул итә иде. Уставны төзүчеләр 1/2 тавышны исәпкә алырга тәкъдим итте. Бу тәкъдим студентлар арасында кайнар бәхәс тудырды. Ахырда, мандатлар белән тавыш бирү ярдәмендә, элеккеге 2/3 тавышны калдырырга булдылар.
Студентларда тагын бер мәсьәлә кызыксыну уятты. Яңа устав буенча, Лиганың хәзерге президенты мартта вазифасыннан китәргә тиеш булачак. Яңа президент чит ил студенты була аламы-юкмы - активистлар менә шул сорауга җавап алырга теләде. Күпләр, президент Россия гражданы булырга тиеш, дигән фикерне якласа да, чит ил студенты да бу урынга дәгъва кыла ала булып чыкты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading