16+

Абый, җаным, бәйләнмә!

Ничек әйтәләр әле, күп көлсәң, күп еларсың, дипме? Шатлану белән дә шул ук хәл икән, җәмәгать. Универсиада авылына кадәр троллейбус маршруты ачылгач, без студентлар аеруча сөенгән идек. Беренчедән, троллейбус билетының бәясе автобусныкына караганда бераз булса да түбәнрәк. Икенчедән, «чыбыклы» транспортта «кызыл»лардагы кебек этеш-төртеш, әрләш-талаш та юк, әле, җитмәсә, урын да...

Абый, җаным, бәйләнмә!

Ничек әйтәләр әле, күп көлсәң, күп еларсың, дипме? Шатлану белән дә шул ук хәл икән, җәмәгать. Универсиада авылына кадәр троллейбус маршруты ачылгач, без студентлар аеруча сөенгән идек. Беренчедән, троллейбус билетының бәясе автобусныкына караганда бераз булса да түбәнрәк. Икенчедән, «чыбыклы» транспортта «кызыл»лардагы кебек этеш-төртеш, әрләш-талаш та юк, әле, җитмәсә, урын да...

Ничек әйтәләр әле, күп көлсәң, күп еларсың, дипме? Шатлану белән дә шул ук хәл икән, җәмәгать. Универсиада авылына кадәр троллейбус маршруты ачылгач, без студентлар аеруча сөенгән идек. Беренчедән, троллейбус билетының бәясе автобусныкына караганда бераз булса да түбәнрәк. Икенчедән, «чыбыклы» транспортта «кызыл»лардагы кебек этеш-төртеш, әрләш-талаш та юк, әле, җитмәсә, урын да эләктереп кала аласың. Озын сүзнең кыскасы: шәп мөмкинлек инде!
Бу арада метрода гына йөрдем. Беркөнне үзәктән кайтасы булгач, тукталыштагы троллейбусның шыр «ялангач» торганын жәлләп, тизрәк салонга кереп чумдым. Укый торган китабымда хәрефләр әлҗе-мөлҗе килә башлады, башымны тәрәзәгә терәп, ничек йоклап киткәнемне сизми дә калганмын. Берзаман янымда утыручы абыйның тавышына уянып киттем. Тукталышны йоклап калма, диюе икән. Җавабым җитә калды, сорауларын «пулеметтан» гына аттыра башлады абзыкай. Йокымның ник килгәне, кайда эшләвем, кайда торуым, кайсы якныкы булуым турындагы сораулар артта калды. Менә берзаман телефон номерымны сорап җибәрмәсенме! Артыма утырыр идем, болай да басып тормыйм. Ләкин күзләрем шар булды. Ничек инде көпә-көндез, эштән кайтучы, 40-45 яшьләр тирәсендәге ир-ат яшь кыздан номер таләп итә ала?! Егет булса, аптырамас идең. Кырт кискәч тә, төпченә бит әле. Тикшерүче кебек, номерны бирергә теләмәүнең сәбәбен дә ачыклый. Абый минем белән «общаться итәргә» тели икән. Юкса аны өендә өстәл әзерләгән хатыны, кайтуына муенына сарылырдай балалары көтәдер бит. Ә моңа аралашырга кирәк! Нәрсә җитми соң сиңа, абзый, изге айга керер алдыннан да мондый уйлар башыңнан чыкмагач?
Троллейбуслар «пенсионерлар һәм студентлар транспорты» гына дип уйлап ялгышканмын булып чыкты. Баксаң, зур абзыйларың менә кайда таныша икән! Җир асты транспорты канәгатьләндермәгәч, «могҗиза» эзләп, троллейбуска кереп утырсаң, шулай инде ул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading