16+

Ачуың чыксын әле...

Кешенең ачуын чыгарудан тәм таба торган кешеләр турында күп укыган, күп ишеткән булсам да, моның «матур» үрнәген күргәнем юк иде әле. «Энергетик вампир» бугай фәнни атамасы. Танышыма йомышым төшеп, аның эш урынына - чәчтарашханәгә баргач очраштым мин андый кеше белән.

Ачуың чыксын әле...

Кешенең ачуын чыгарудан тәм таба торган кешеләр турында күп укыган, күп ишеткән булсам да, моның «матур» үрнәген күргәнем юк иде әле. «Энергетик вампир» бугай фәнни атамасы. Танышыма йомышым төшеп, аның эш урынына - чәчтарашханәгә баргач очраштым мин андый кеше белән.

Яз җитте, ниһаять. Моны шимбә-якшәмбе көннәрендә чәчтарашлардагы чираттан чыгып та тоярга була. Һәркемнең башлыгын салып ташлыйсы, яланбаш калып, көязләнеп йөрисе килә башлады бугай. Болай да 12 айның 6сын бүрек киеп үткәрдек бит инде. Чиратта утырырга туры килде миңа да. Өч останың өчесе дә кызып-кызып эшләмәктә. Бер яшь ханым 60 яшьләр тирәсендәге абзыйның чәчен төзәтү белән мәшгуль. Монысын тиз тотар, ирләрнең чәчләрен әллә ни кыландырырга кирәкми бит инде дип уйлап ялгышканмын икән шул. Иң «капризный» клиент нәкъ шул абзый булып чыкты монда. Кулында тарак үзенең. Каршыдагы көзгегә карый да чәченең билгеле бер урынын тарап ала. Аннары остага шул урынны гына ул теләгәнчә алырга куша. Башның ул мәйданын ерып чыккач, алдан тарап куеп, икенче «участок»ны күрсәтә абзый кеше. Останың бу хәлгә ачуы чыга башлады. Аны кызганып, калган ике оста да баш чайкаштырып алалар. Җитмәсә, чиратка кеше өстәлә тора. Кеше кызганда үзеңнән-үзең кыза башлыйсың бит әле ул. Ә бу абыйда аның әсәре дә юк кебек. Акрын гына, җайлап кына үзе теләгәнен эшләтеп утыра бирә. Останың нервлары кайнап, куллары калтырый башлаганда гына эше бетте бу башның. «Че, коленки дрожат!» - дип, ханымны өстереп утыруының нәтиҗәсеннән канәгать булып, абзый да урыныннан торды. Бушаган урынга килеп утырырга җыенган егеткә: «Әлегә бу урынга утырмый торыгыз», - дип, бер чынаяк чәй эчәргә кереп китте мескен оста. 5-10 минутсыз икенче башка тотынырлык хәлдә түгел иде ул. «Кара чәчленең ачуы чыкканчы, сары чәчленең җаны чыга», дигән әйтем дә искә төште, боларны тамаша кылып утыра торгач. Халык әйткән сүздә хаклык та юк түгелдер, күрәсең. Менә бу абыйның да чәче, чал кереп көмешләнгән булса да, кара бит... Чәч кисүче исә сары чәчле иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading