16+

АКШ флагы табыш китерә

Хохолга бәйрәм булса, дуңгызга - үлем, дигән гыйбарәнең хаклы икәнлегенә инанып кына торабыз. Гомер бакый берәүләр сугышларда бер-берсен үтерешсә, икенчеләре бу мөмкинлектән файдаланып, үзенә файда эзли. Күптән түгел «Невинность мусульманина» фильмы тирәсендә барган ыгы-зыгы да кайберәүләргә бик зур табыш китергән. Әле теге, әле бу илдә АКШ илчелегенә һөҗүмнәр булып тора,...

Хохолга бәйрәм булса, дуңгызга - үлем, дигән гыйбарәнең хаклы икәнлегенә инанып кына торабыз. Гомер бакый берәүләр сугышларда бер-берсен үтерешсә, икенчеләре бу мөмкинлектән файдаланып, үзенә файда эзли. Күптән түгел «Невинность мусульманина» фильмы тирәсендә барган ыгы-зыгы да кайберәүләргә бик зур табыш китергән. Әле теге, әле бу илдә АКШ илчелегенә һөҗүмнәр булып тора, аның флагларын яндыралар. Хәзер кайбер илләрдә Америка флагы иң күп сатылучы товар.
Ләкин флаг яндырып кына АКШның исен китәреп буламы? Белгәнебезчә, герб белән флаг - дәүләт билгеләре, аларны теләсә кайда аунатырга, яндырырга ярамый. Ә Америка үзенең буй-буй йолдызлы флагын кайларга гына тыгып бетермәде инде - ул су коену костюмында да, башмакларда да, кыскасы, дәрәҗәсен үзе үк төшереп бетерде. Америкалылар үзләре аның белән шәрә арт саннарын каплап йөргән бер заманда, башкаларның митинглар җыеп, зурлап яндыруы бәлки әле дәрәҗәлерәктер дә?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading