16+

Актер буласым килә!

Читтән карап торганда, яшьтәшләреннән бер дә аерылмый Булат ФАСАХОВ. Әгәр дә аны якыннан белмәсәм, йөзләгән кешене сәхнәдән үзенә каратып торган егет дип күз алдыма да китермәс идем. Килеш-килбәте белән артык тыйнак дип әйтер идем мин аны. Әрсез булмаса да, 15 яше дә тулмаган бу егет инде шактый үрләр яуларга өлгергән.

Актер буласым килә!

Читтән карап торганда, яшьтәшләреннән бер дә аерылмый Булат ФАСАХОВ. Әгәр дә аны якыннан белмәсәм, йөзләгән кешене сәхнәдән үзенә каратып торган егет дип күз алдыма да китермәс идем. Килеш-килбәте белән артык тыйнак дип әйтер идем мин аны. Әрсез булмаса да, 15 яше дә тулмаган бу егет инде шактый үрләр яуларга өлгергән.

- ШТК белән кайчаннан кызыксына башладың?
- Мин укыган 1 нче татар гимназиясенә шаяннар һәм тапкырлар клубының җитәкчесе Рөстәм Гатауллин килеп, безгә ШТКда катнашырга тәкъдим ясады. Без бик теләп ризалаштык. 8-10 нчы сыйныфлар арасыннан иң тапкырларны сайлап алып, команда җыйдык. Төркемебезгә исемне дә бик озак уйладык. Башта «Елмай», «Татарча ералаш» дигән вариантлар да бар иде. Күңелебезгә «Дөбер-шатыр» исеме якынрак булды. Мәзәкләрне, пантомималарны да үзебез уйлап чыгардык. Чыгышыбыз әзер булгач, редактура үттек. Шуннан соң Кәрим Тинчурин исемендәге театрда чыгыш ясадык. Аннары Казан милли мәдәният үзәгендә ярымфинал. Без финалга чыктык, ул Сәйдәш мәдәният үзәгендә үткәрелде. Ничә айлар буе көч түккән хезмәтебез игътибарсыз калмады. Беренче урын алдык.
- Белүемчә, син әле театр белән дә «җенләнәсең»?
- Башка балалар үсү чорында, мин космонавт, диңгезче, эшмәкәр булам, дип, әллә ничә һөнәр алыштырып бетерәләр. Мин исә үземне белгәннән бирле бары бер теләк белән генә яшәдем. Һәм әле дә шул теләгемә тугрылыклы. Актер буласым килә! Мәктәпне тәмамлагач та, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына документларымны тапшырачакмын.
Ләкин башка булачак актерлар кебек театрда эшләү, спектакльләрдә катнашу түгел Булатның хыялы. Күңеле аның эстрада сәхнәсенә тарта.
- Киләчәктә мин үземне Данир Сабиров кебек эстрада артисты итеп күрәм. Аның сәхнәдә үз-үзен тотышы, килеш-килбәте ошый.
Булат «Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек» шигырьләр конкурсында инде 3 ел рәттән беренче урынга лаек булган. Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүдән кала, егетебез үзе дә шигырьләр яза. Күңелендә булган хис-тойгыларны инде 9 яшьтән кәгазь битенә төшерә башлаган. Г.Тукайның туган көнендә үткәрелгән Шигырь бәйрәмендә дә Булат шигырь сөючеләргә үзенең иҗат җимешләрен җиткерә. Бикмулов фестивалендә дә шигырьләре белән беренче урын ала ул.
- Шигърияткә мәхәббәтне кем уятты?
- Әти-әнием дип уйлыйм. Алар кечкенәдән шигырьләр ятлаттырып, сәнгатьле итеп сөйләтәләр иде. Үзләре дә әдәбият белән бик кызыксыналар. Әти ягыннан да, әни ягыннан да шигырь язучылар бар. Аларның берничә китабы да чыкты инде...
- Үзең шаян кеше, ә шигырьләрне нинди тонда язасың?
- Мин шаян шигырьләр язарга яратам. Күңелсез, моңсу шигырьләрем аз минем. Көндәлек тормышымны, үземнең күргән-белгәннәремне шигырь юлларына күчерәм.
Ходай Булатка бар нәрсәне дә мул итеп биргән. Шигырь язу, актерлык сәләтеннән кала, сандугачтай тавыш та жәлләмәгән. Өздереп-өздереп җырлый Булат. «Казан сандугачы» бәйгесендә 3 нче урынга лаек булган.
- Булат, бар җирдә дә ничек өлгерәсең? Укырга вакытың каламы?
- Тырышабыз инде. Әлегә «4»ле, «5»ле билгеләренә генә укыйм. Быел 9 нчы сыйныфка барам. Авыр сынау - ГИАны узасы бар, шулай да ШТКны һ.б. шөгыльләремне ташларга уйламыйм.
- Иң зур хыялларыңның берсе...
- Яхшы уку йортына керергә, үз һөнәрем буенча эшләргә. Үзебезнең мөселман кызына өйләнеп, матур гаилә корырга телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading