16+

Акыл белән эш итү кирәк

«Шәһри Казан» газетасының һәр санын дустым кебек көтеп алам мин. Барлык тормыш-яшәеш һәм шәһәр яңалыкларын «ШК» газетасы аша белеп торам. Бу юлы «ШК»ның 27 июль санында басылган «Исем сайлана...» дип аталган кечкенә мәкаләгә карата фикеремне язам. Мәкаләдә сүз Дәрвишләр бистәсендә ачылачак паркка исем-атама табу турында. Газетада, ул паркка 50ләп атама...

«Шәһри Казан» газетасының һәр санын дустым кебек көтеп алам мин. Барлык тормыш-яшәеш һәм шәһәр яңалыкларын «ШК» газетасы аша белеп торам. Бу юлы «ШК»ның 27 июль санында басылган «Исем сайлана...» дип аталган кечкенә мәкаләгә карата фикеремне язам. Мәкаләдә сүз Дәрвишләр бистәсендә ачылачак паркка исем-атама табу турында. Газетада, ул паркка 50ләп атама күрсәтелгән инде, диелә. Атамаларның 2 сүздән торганнары да хәтсез икән... Мәсәлән, «Яшел оҗмах», «Дуслык паркы», «Өмет паркы», Гашыйклар паркы» һ.б.
Мин андый ике сүздән торган атамалардан ерак булыр идем. Дәүләт хакимияте, башка учреждение, ведомство һәм оешмада язу-сызу белән дистә еллар эшләгән кеше буларак, атамалар кыска, уңайлы әйтелешле, язылышлы һәм мәгънәле булсын, дигән фикердә торам.
Ул паркның атамасы итеп «Нур» («Сияние») сүзен тәкъдим итәм. Акыл белән эш итү кирәк... Әнә бит, «Яшел Үзән» шәһәре, районы дип язалар. Ә рәсми рәвештә ул Зеленодольск шәһәре һәм районы. Республикада тормыш-яшәешне көйләгәндә, «югарыда» утыручылар халык белән бераз булса да киңәшсеннәр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading