16+

Алар илебез күген саклады

Бөек Ватан сугышы кызганнан-кыза барып, немец-фашистлар башкалабыз Мәскәү янына ук килеп җитә.

Алар илебез күген саклады

Бөек Ватан сугышы кызганнан-кыза барып, немец-фашистлар башкалабыз Мәскәү янына ук килеп җитә.

Илебез хөкүмәте күпчелек оборона предприятиеләрен тылга күчерү турында махсус карар кабул итәргә мәҗбүр була. 12 октябрьдә Мәскәүнең С.П.Горбунов исемендәге авиация заводы тулысынча Казанга күчерелә.
1941 елның беренче яртысында ук инде Казан авиация заводы төзүчеләре 2650 данә «Пе-2» самолетлары эшләп чыгаруга ирешә. Июнь аенда исә «Пе-8» самолетларын эшләп чыгару заданиесе дә тулысынча үтәлә. Заводның сынаучы-очучысы Николай Аржанов, Советлар Союзы Герое Г.Байдуков белән берлектә, генерал конструктор Петляков конструкциясе буенча җитештерелгән «Пе-8» самолетын иң беренче сынаучылардан була. Сугыш елларында аңа 2 меңгә якын «Пе-2» самолетларын сынарга туры килә. А.Н.Туполев конструкциясе буенча җитештерелгән ТУ-4, ТУ-16, ТУ-104Б, ТУ-104А, ТУ-10Б кебек өр-яңа хәрби самолетларның барысы да директор Василий Окулов җитәкчелегендә Казан авиация заводында эшләп чыгарыла.
Сугыш дәвам итә. Фронт көннән-көн күбрәк самолетлар сорый... Завод тарихында шундый бер вакыйга теркәлгән. Ул «Пе-2» самолетларын уңышлы сынаулардан соң була. Шулай беркөнне завод директоры В.Окулов бүлмәсендә телефон шалтырый.
- Очышлар ничек узды? - дип кызыксына башкомандующий И.Сталин.
- Тулысынча канәгатьләнерлек, иптәш Сталин, - дип җавап бирә В.Окулов, зур дулкынлану белән. Ул заводның производство эшчәнлеге белән дә таныштырып үтә.
- Исегездән чыгармагыз, бу самолетлар безгә зур күләмдә һәм мөмкин кадәр тизрәк кирәк, - ди И.Сталин.
Гомумән, И.В.Сталинның Казан авиация заводына директор итеп В.Окуловны үзе билгеләве дә һәм аның белән даими элемтәдә торуы да билгеле. Өлкәннәрнең: «Дәһшәтле сугыш елларында талантлы директор В.А.Окуловның эш бүлмәсе яшәү бүлмәсенә дә әйләнә иде», - дип сөйләгәннәрен мин әле дә яхшы хәтерлим. В.Окулов, бәлки, И.Сталинның төннең теләсә кайсы вакытында да шалтыратырга мөмкин икәнлеген белеп, шулай кирәк тапкандыр... Заводның җитәкче хезмәткәрләре белән киңәшмәләр еш кына төнге 11-12ләрдә үткәрелә торган була.
Җиңү көне җиңел бирелмәде. Анда Казан авиация заводы эшләп чыгарган хәрби самолетларның, аларны җитештергән фидакарьләрнең дә өлеше зур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading