16+

«Алло, хәерле иртә, Казанга барасызмы?»

Юл газабы - гүр газабы, ди халык. Һәр кешенең, үз гомерендә бер генә тапкыр булса да, бу сүзләрнең дөреслегенә инанганы бардыр. Бигрәк тә ерак юлларга чыкканда. Бөгелмә - Казан арасы да якын ара түгел. Әле дә истә, халык белән шыгрым тулы автобуста 300 чакрым араны бер аякта басып кайтулар. Ике...

Юл газабы - гүр газабы, ди халык. Һәр кешенең, үз гомерендә бер генә тапкыр булса да, бу сүзләрнең дөреслегенә инанганы бардыр. Бигрәк тә ерак юлларга чыкканда. Бөгелмә - Казан арасы да якын ара түгел. Әле дә истә, халык белән шыгрым тулы автобуста 300 чакрым араны бер аякта басып кайтулар. Ике...

Юл газабы - гүр газабы, ди халык. Һәр кешенең, үз гомерендә бер генә тапкыр булса да, бу сүзләрнең дөреслегенә инанганы бардыр. Бигрәк тә ерак юлларга чыкканда. Бөгелмә - Казан арасы да якын ара түгел. Әле дә истә, халык белән шыгрым тулы автобуста 300 чакрым араны бер аякта басып кайтулар. Ике шәһәр арасын самолет белән дә, поезд белән дә, автобус белән дә узып була. Ләкин, бигрәк тә бәйрәм вакытларында бер атна алдан чират торып, билет алып куймасаң, бу транспорт чараларының берсенә дә эләгеп булмый иде. Утыз елдан артык шушы ике шәһәр арасын бик актив таптаучы кеше буларак, юлда кызыклы да, гыйбрәтле дә хәлләргә юлыккан бар. Әмма мине шаккатырганы әле күптән түгел туган якларыма кайтып килгәндә булды. Бөгелмәдән Казанга миңа беренче тапкыр такси яллап китәргә туры килде. Такси дигәч тә, кыйммәтлесе белән түгел инде, унбиш кешелек микроавтобус белән. Кичтән, телефон аша гына, диспетчерга адресыңны әйтәсең икән дә, сине капка төбеннән алып китәләр икән. Иртәнге сигездә китәсе булганга, будильникны алтыга куеп йокларга яттым. Йокыдан будильник тавышына түгел, телефон тавышына уянып, трубканы алдым. Аннан ягымлы тавыш белән: «Алло, хәерле иртә, Казанга барасызмы?» - дип сорагач, төш күрәм, ахрысы дип, аптырап, җавап бирә алмыйча тордым. «Әйе», - дигәч, тагын да ягымлырак итеп: «Соңга кала күрмәгез, әйберләрегезне онытмагыз, без сезне сәгать 7дә килеп алабыз», - дип, трубкаларын куйдылар теге якта. Будильник каты итеп аваз салгач кына, бөтенләй уянып китеп, теге тавышка рәхмәтләр укый-укый, юлга әзерләндем. «Нужәли капка төбенә үк килеп туктар икән?» - дип шикләнеп, тәрәзәдән карап торганда, таксием килеп тә җитте.

Шәһәр буйлап бер сәгать пассажирлар җыеп йөрдек. Рәхәтләнеп Бөгелмәне карадым. Транспорт хезмәте кебек шәһәр дә яхшы якка үзгәргән, матурланган, купшыланган. Могҗизалар кыры дип аталган үз йортлары белән яшәүчеләр бистәсе бигрәк тә ошады. Нәкъ сәгать
8дә шәһәрдән Казанга таба юл алдык. Әле Казанга җиткәч, авырып, хастаханәгә баручыларны, алып киткәндәге кебек, хастаханәнең капка төбенә үк илтеп куясы икән такси.
Рәхәткә чыккан икән Бөгелмә халкы, дип, алар өчен сөенеп, бераз гына көнләшеп, телевизор карап кайттым юл буе. «Имәнкискә аша узганда, кул күтәреп, машина туктатып торсам, мине дә утырткаларсыз», - дип, рәхмәт әйтеп, таксидан төшеп калдым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading