16+

«Алтын читлек»тән иреккә чыктык

Универсиада авылының нәрсә икәнен анда яшәп караган кеше генә белә. Студентлар телендә «җәннәткә тиң сала» дип йөртелә ул. Бер яки ике бүлмәле фатирларга көндәшлек тудыра алырдай мондый тулай торак Казаныбызда моңарчы юк иде әле. Һәр «фатир»да юыну бүлмәсе бар, 5 катлы йортларда кухнясы да шунда ук, күрше бүлмәләр белән бүлешәсе...

«Алтын читлек»тән иреккә чыктык

Универсиада авылының нәрсә икәнен анда яшәп караган кеше генә белә. Студентлар телендә «җәннәткә тиң сала» дип йөртелә ул. Бер яки ике бүлмәле фатирларга көндәшлек тудыра алырдай мондый тулай торак Казаныбызда моңарчы юк иде әле. Һәр «фатир»да юыну бүлмәсе бар, 5 катлы йортларда кухнясы да шунда ук, күрше бүлмәләр белән бүлешәсе...

«Авыл»ның тагын бер атамасы бар - «алтын зиндан». Баштарак «алтын»ы күзне томалаган булса, тора-бара «зиндан»ы белән дә танышырга туры килде. Студентка иң кирәкле азатлык, мөстәкыйльлек, киңлек җитешми Универсиада торагында. Коридордагы видеокамералар, усал вахтерлар һәм кырыс сакчылар һәр адымыңны, һәр гамәлеңне, һәр сүзеңне күзәтеп-тикшереп тора. Болар барысы да студент тормышына яңа гына аяк басучылар бәйдән ычкынмасын өчен эшләнә дә бит, тик, тезгенне катырак тартып, файда урынына зыян ясап кую очраклары да булмый калмый.
Универсиада авылыннан соң берникадәр вакыт студентлар шәһәрчегенә (КФУның иске тулай торакларын гомуми исем белән шулай дип атап йөртәләр. - Авт.) ияләнә алмый азапландык. Шартларның үзгә булуыннан битәр, көтмәгәндә баш-аягыбыз белән иреккә чуму гадәттән тыш хәл булып тоелды. Иң мөһиме - коридорда видеокамералар чекерәеп тормый. Лифт булмауның да плюслары җитәрлек: вахтер апа катлар буйлап тикшереп йөрми, көненә өч төшеп менсәң (әле бу ким дигәндә!), аякларга физкультура да була, артык килограммнардан да котыласың. Алтынчы катка менеп җиткәнче, тамак та туя, җәмәгать! Бүген фәлән ризык пешерәбез, дип илһамланып кайтасың, мин сиңа әйтим, икенче катта тавык ашы исе белән «тукланасың», өченче катта аны итле бәрәңге буы белән «каплап куясың», бишенчедә, рәхмәт төшкерләре, коймак әзерләп куйганнар... Бүлмәгә кергәндә тамак ачуның эзе дә калмый.
Универсиада авылында кунакка килгән туганнарны-дусларны яратмыйлар, әти-әнигә дә халык дошманына карагандай карыйлар иде. Иске тулай торакта ул яктан да хөрлек: вахтада документын калдырса, теләсә кемне кертәләр.
Җиһазларны үзебез теләгәнчә урнаштырдык, бүлмәне үзебезгә ошый торган итеп бизәдек. «Авыл»да идәнгә катырак басып йөрүдән курка идек, монда стенасы да, идәне дә безнеке. Аның иске тулай торак дигән исеме дә җисеменә туры килми - косметик ремонт ясалган, чисталык та саклана, әлегәчә бозыклык эшләүчеләр белән дә очрашырга туры килмәде. Башлангыч курсларда Универсиада авылында яшәүнең файдасы булды - тәртипкә өйрәтте ул безне. Анда алган тәҗрибә белән хәзерге иректә дә куркыныч түгел инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading