16+

Җан асрарлык та акча юк

Без иң дәрәҗәле һөнәрләр дип һаман да укытучы һәм табиб һөнәрләрен олылыйбыз, мактыйбыз. Дөрес, алар да бик кирәк. Ләкин безгә рухи азык бирүче мәдәният хезмәткәрләрен дә онытырга ярамый. Бер карасаң, алар да бит, укытучылар кебек үк, кешедә сәнгатькә мәхәббәт тәрбиялиләр. Табиблар тәнне дәваласа, мәдәният хезмәткәрләре җанга рухи азык бирә. Башкарган...

Җан асрарлык та акча юк

Без иң дәрәҗәле һөнәрләр дип һаман да укытучы һәм табиб һөнәрләрен олылыйбыз, мактыйбыз. Дөрес, алар да бик кирәк. Ләкин безгә рухи азык бирүче мәдәният хезмәткәрләрен дә онытырга ярамый. Бер карасаң, алар да бит, укытучылар кебек үк, кешедә сәнгатькә мәхәббәт тәрбиялиләр. Табиблар тәнне дәваласа, мәдәният хезмәткәрләре җанга рухи азык бирә. Башкарган...

Авыл мәдәният хезмәткәрләренең хәле тагын да мөшкелрәк. Үз вазифаларыннан тыш, әле анда, әле монда чакырып кына торалар. Иртән җирле үзидарә җитәкчесе кушуы буенча йә чүп җыярга, йә электр баганаларын агартырга чыгып китәләр. Бармасаң, ике тиенлек хезмәт хакыңны да кисәбез дип куркыталар. Кичен, кеше күңелен күрәм, дип, репетицияләрдә, концертларда кайныйлар. Ә ирләренә, балаларына, шәхси тормышларына вакытны каян табарга? Көне буе кушканны үтәп йөрисең, ә йортларына юньле-рәтле акча кергәне юк. Бүгенге көндә җан асрар өчен 3 меңлек хезмәт хакы җитәме соң?!
Сәхнә тормышын бары тик аның казанында кайнаган кеше генә яхшы аңлый шул. Тамаша залында утырып әзер концертны карау белән сәхнә артында әзерләнү, дулкынлану һәм борчылуларны берни белән дә чагыштырырлык түгел. Читтән барысы да бик ансат тоела. Бер карашка, кулга микрофон тотып сәхнәгә өч-дүрт минутка чыгып басарга барыбыз да булдыра кебек. Ә менә шуның өчен аларның күпме хезмәт, йокысыз төннәр кичерүе хакында кем дә булса уйланамы икән?
Бәйрәм җиттеме, авыл буйлап чыгыш ясар өчен кеше эзләргә кирәк. Чыгыш ясаучыларның да һәрберсенең үз җае бар, һәркемнең көен көйләп йөрергә кирәк. Репетиция, концертлар белән бәйрәмнең тәмен дә тоймый каласың. Бүләк, концерттан соң табын әзерләү өчен дә акча мәдәният хезмәткәрләренең үз кесәсеннән чыга. Ә бит аңа акчаны район хакимияте бүлеп бирергә тиеш.
Авырлыклар авырлык белән, ләкин үз эшенә патриотлардай бирелгән кешеләр дә очрамый түгел. Сәхнә аларның яшәү рәвешенә әйләнгән, каннарына сеңгән. Тамашачыларның кул чабуларыннан башка яши алмый инде алар. Менә мондый кешеләр җылытылмаган, түбәләре ишелер дәрәҗәгә җиткән клубларда да үз хезмәтенә тугры калалар. Алар алдында баш ияргә, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading