16+

Анастасия Асанова: «Армиядә вакытта 3 тапкыр кияүгә чыга яздым»

Армиядә хезмәт итү хатын-кыз эше түгел дип кем әйтә? Узган елны гына да Татарстаннан контракт буенча 11 хатын-кыз армия­гә киткән. Минзәлә районыннан Анастасия Асанованың Көньяк Осетиядә хезмәт итүенә тиздән өч ел тула. Башта өч елга гына дип уйлаган булса, шушы көннәрдә ул контрактын биш елга кадәр озайткан.

Анастасия Асанова: «Армиядә вакытта 3 тапкыр кияүгә чыга яздым»

Армиядә хезмәт итү хатын-кыз эше түгел дип кем әйтә? Узган елны гына да Татарстаннан контракт буенча 11 хатын-кыз армия­гә киткән. Минзәлә районыннан Анастасия Асанованың Көньяк Осетиядә хезмәт итүенә тиздән өч ел тула. Башта өч елга гына дип уйлаган булса, шушы көннәрдә ул контрактын биш елга кадәр озайткан.

Анастасия Асанова Цхинвал дигән хәрби шәһәрчектә урнашкан разведка батальонында санитар инструктор булып хезмәт итә. Армиягә бару теләге исә Минзәлә медицина училищесында укыганда барлык­ка килә.

- Сыйныф җитәкчебез безнең районнан ике кызның армиягә китүен әйткәч, минем дә барасым килде. Хәрби комиссариатка барып сорашып-белешеп тә кайттым. Документларны барып тапшырдым. Армиягә аласыларына ышанып та бетмәгән идем, әмма миңа шалтыраттылар. Баштарак чит җиргә, бер белмәгән кешеләр янына китү авыр­рак булды. Тиз ияләштем анысы, якташлар да табылды. Аннары миңа Осетиянең табигате бик ошый. Бирегә килгәнемә үкенмим, әле ярый килгәнмен, дим. Мондагы режим да, физик чыныгу да ошый, Һәр яктан тотрыклылык сизәм, хезмәт хакым да әйбәт, аена 43 мең сум акча алам. Продуктлар да бирәләр, бушка яшим. Бүлмәдәшләремнең берсе - Владикавказдан, икенчесе - Карелиядән. Юлга льготалар бар. Контрактны сузган очракта фатир, шифаханәгә юллама да бирәләр дип ишеттем.

- Армиядә романтикага урын бармы?
- Романтика җитәрлек! Өч тапкыр кияүгә чыга яздым. Әле иртәрәк дип, бу уйдан кире кайттым. Шәһәребез кечкенә, шуңа да эштән буш вакытта Владикавказга барып кайтабыз. Анда кино карыйбыз, клубларга барабыз. Китапханәгә дә, спорт залына да йөрибез. Тиздән бассейн да ачылачак.

- Эшең авыр түгелме?
- Күнектем инде. Иртәнге сигездә сафка тезелеп басабыз, гимн җырлыйбыз. Аннары казармага барып, журналларны тикшерәм, авырулар булу-булмавы белән кызыксынам. Полигонга чыккан вакытлар да була. Госпитальдә дежур торам. Укулар оештырыла, ярты ел саен физик әзерлекне тикшерәләр, чыныгу курс­ларын (курсы выживания) үттем. Анысы бигрәк авыр булды, әмма күп нәрсәгә өйрәндем. Ахырга таба ошый да башлады. Командировкаларга да еш йөрибез.

- Ял бирәләрме соң?
- 45 көн ял һәм алты тәүлек юлга бирелә. Минзәләгә әти-­әнием янына кайтам. хезмәт иткән шәһәремне, дусларымны ялдан сагынып киләм.

Тырыш кешене кайда да күрәләр, өч ел эчендә Анастасия­нең рәхмәт хатлары шактый җыелган, хәтта өч медале дә бар.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading