16+

Андый ирең булганчы...

Тора салып ирләр чәйнисез, димәгез тагын. Кайвакыт, ничарадан бичара, бер балык башын чәйнәргә туры килә. Хатын-кыз белән урам тутырып әрепләшеп торган ирләрне күргәч, минем бер генә сүз әйтәсе килә: ир түгел сез, ә «истеричка».

Андый ирең булганчы...

Тора салып ирләр чәйнисез, димәгез тагын. Кайвакыт, ничарадан бичара, бер балык башын чәйнәргә туры килә. Хатын-кыз белән урам тутырып әрепләшеп торган ирләрне күргәч, минем бер генә сүз әйтәсе килә: ир түгел сез, ә «истеричка».

Туганым машина руле артында инде күптәннән йөри. Ике бала үстерүче ана буларак, көне бала көе көйләп үтә. Берсен мәктәпкә, икенчесен бакчага илтә. Җитмәсә, түгәрәкләргә өлгерергә кирәк, кичкә - бассейн, йоклар алдыннан - дәрес карау... Бер сүз белән әйткәндә, шәһәрдә дәү әниләрсез генә ике бала үстерүче кеше генә аңларлык аның хәле. Һәрвакытта кирәкле җиренә машина белән чыгып чаба. Бер көнне кич хәл-әхвәл белешергә дип шалтыраткач, кәефсез чагына туры килдем. «Яңа елап, шешенеп туктадым әле, - диде ул. - Юлда төп юнәлеш буенча мин барам, ишегалдыннан машинасында ир-ат чыгып килә. Ул бит инде мине уздырырга тиеш. Сигнал биреп, атылып чыкты бу машинасыннан. Син, дура, дип башлаган иде сүзен, калганын хәтта сортлап та тора алмыйм. Бөтенесе әшәке сүз. Имеш, мин аны уздырырга тиеш, бетте-китте. Өйгә кайткач әй рәхәтләнеп еладым шуның шакшы сүзләреннән».
Юлда ирләрнең тотнаксызлыгына беренче тапкыр гына юлыкмаганга тулгандыр инде күңеле, дидем мин. Юкса чын ир заты хатын-кызга шакшы сүзләр белән кычкырамыни инде?! Хәтта хатын-кыз чынлап торып гаепле булса да, йә юморга бора ул сүзне, йә «ташлама» бирә. Бер кибет янында мин дә тап булган идем андый «калай әтәч»кә. Янәсе, бу йортта ул яши, монда һәрвакытта машинасын куя икән. «Борчылмагыз, мин хәзер китәм», - диюемә тыныч кына, ярар, диген дә, кереп утыр бит инде машинаңа! Сатып алынган шәхси кишәрлеге түгел бит, кибет янындагы юл кырые. Ә юк, ир затында күкерт кабындымыни - әйтмәгән бер сүзе дә калмады. Югыйсә, мин тавыш күтәреп бер сүз дә әйтмәдем, цензурасыз сүз ычкындырмадым ләбаса. Кулларын болгый-болгый, хатын-кызларның иң мәгънәсез зат икәнен тамак киереп кычкырган адәми затка ни диясең...
Мин кузгалып китә башлагач исә, ник дәшмисең, чукрак мәллә син, дип, машина тәрәзәсенә иелгәч кенә телгә килдем. «Истеричка» дими ни диясең - хатын-кызга урам тутырып чәпчеп торган ир нинди ир инде ул?! Андый ирең булганчы, өрә торган этең булу мең өлеш артыктыр...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading