16+

Аралашуга ни җитә...

СССР чорында Балык Бистәсе районында гөрләтеп эшләгән «Татарстан» колхозы бүген тарихта гына калды.

Аралашуга ни җитә...

СССР чорында Балык Бистәсе районында гөрләтеп эшләгән «Татарстан» колхозы бүген тарихта гына калды.

Күки, Ямаш һәм Балтач авылларын берләштергән күмәк хуҗалыкның матди-техник базасы туздырып бетерелде. Шөкер, дистә еллар дәвамында иңгә-иң торып хезмәт куйган күршеләрнең күңел җепләре нык: үзара ярдәмләшеп, туганлашып гомер кичерәләр. Балык Бистәсендә, район хакимияте башлангычы белән, авыллар бер-берсенә йөреп концерт куя. Котлы Бөкәш үзешчәннәре күптән түгел Балтачка (Юлсубино) килгән булган, ә балтачлылар Тегермәнлеккә барган. 8 Март бәйрәменә туры китереп, Күки егетләренең һәм кызларының концерт бригадасы янә Балтачка төште. Казаннан килеп, Ямаш клубында концерт куйган танылган артист та нибары 30 кеше җыя алган. Ни агрофирмасы, ни зуррак предприятиесе булмаган авыл халкы өчен 250 сумлык билет кыйммәтрәк шул ул. Үзешчәннәр концертына исә халык залны тутырып җыелган иде.
Күки авылы клубы мөдире Гөлфинә Сәлахиева һәм сәнгать җитәкчесе Раушания Гаффарова чын «филармония» туплаганнар, диярсең. Журналист Сиринә Сәлахиева программаны, аналар турында шигырьләр сөйли-сөйли, матур итеп алып барды. Лилия Ризаева, Рүзәл Нәбиуллин, Гөлзидә Сәхабетдинова, Земфира Сәйфетдинова, Миләүшә Гарипова, Алия Нәбиуллина, Илфат Шакиров - җырлар, ә Ландыш Шәрипова белән Айсылу Нәбиуллина биюләр башкарды. Илнур Сәлахиев, Раушания Гаффарова, Рүзәл Нәбиуллин, Илфат Шакиров скетчлардагы рольләрен дә тырышып уйнадылар. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә дигәндәй, балтачлылар һәр үзешчән артистны көчле алкышларга күмде. Ахырда сәхнәгә күтәрелгән Күки һәм Балтач җирле үзидарәләре рәисләре Мәүлә Исхаков белән Харис Гатиятов үзара дуслыкның әһәмиятен ассызыкладылар, аралашып яшәргә чакырдылар.
Элеккеге еллардагы кебек юл газабы юк хәзер. Балтач, Ямаш һәм Күки авылларына асфальт юллар кертелде. Хәере белән, Ямаш эчендәге урам да эшләнсә, юл өзеклеге гомумән бетәр иде. Узган ел Ямашта яңа клуб сафка бастырылды. Күки халкы да мәдәният учагына мохтаҗ, чөнки 1975 елда ачылган клуб инде авария хәлендә. «Бина төзелсә, ул авылны җанландырып җибәрер иде», - дигән теләк белдерделәр Күки үзешчәннәре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading