16+

Асыл затларыбызның кадерен белик

Гаяз Фәйзуллинның 2013 елның 12 март (сишәмбе) санында басылып чыккан «Тарихын белгән халыкның киләчәге бар!» дигән әңгәмәсен укыгач, үз фикеремне белдерергә булдым.

Асыл затларыбызның кадерен белик

Гаяз Фәйзуллинның 2013 елның 12 март (сишәмбе) санында басылып чыккан «Тарихын белгән халыкның киләчәге бар!» дигән әңгәмәсен укыгач, үз фикеремне белдерергә булдым.

Г.Фәйзуллинның Рәүф Йосыф улы Хәсәнов белән әң­гәмәсе меценатчылык үрнә­генең бер мисалы булып тора. XIX гасырда Казан губернасы иганәчеләргә бик бай булган: Акчуриннар, Хөсәеновлар, Алафузовлар, Шамовлар һ.б. Халыкның үзаңын формалаштыру, социаль тирәлекне үс­терү аларның шәхси иганәчелегенең этәргече булып тора.
Әлеге мәкаләнең актуальлеге шик тудырмый, чөнки Россиядә ислам дине һәм ил территориясендә яшәүче мө­селманнар, дәүләтчелегебезне югалту һәм төрле фаҗигале вакыйгалар, мәсә­лән, көчләп чукындыру мө­сел­ман халкының Россия дәүләтендә дүрт йөз елдан артык лаеклы урын ала алмавына китерде.
Рәүф Хәсәнов, шул чорның алдынгы карашлы кешесе буларак, үзенең шәхси мисалында, беренчедән, замана мөселманының җәмгыятьтә, гаиләдә, эштә нинди булырга тиешлеген; икенчедән, рухи мәгърифәтнең һәм җәмгыятьнең мәгариф эшчәнлегендә мөһим һәм кирәкле булган мәдәни-тарихи һәйкәлне саклауны оештырып күрсәтте.
Әңгәмәдә ачык күрен­гәнчә, безнең диндәшебез Рәүф Хәсәнов киләчәктә дә ислам мәгарифен һәм мәгъ­рифәтен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертергә ниятли. Шундый асыл затларыбызның кадерен белсәк иде.
Бүгенге көндә Татарстанда элеккеге меценат традицияләре яңару, аерым шәхесләрнең игелекле эшләр кылуы һәм мондый кешеләрнең саны арта баруы безне бик сөендерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading