16+

АТЛАР ДА ЕЛЫЙ ИКӘН

«Мәйданга чыгып көрәшүне туктатырга кирәк икәнлеген аңласам да, Сабан туе җиткәч, янәдән кулыма сөлге алам, акыл йөрәкне җиңә алмый. Инде болай булмас, дип, узган ел бөтенләй бәйгегә бармадым», - дип, күңел түрендәгесе белән уртаклашты бер көрәшче. Әгерҗедә күреп кайткан үзенчәлекле ат турында яза башлагач та, искә келт итеп әлеге әңгәмә...

АТЛАР ДА ЕЛЫЙ ИКӘН

«Мәйданга чыгып көрәшүне туктатырга кирәк икәнлеген аңласам да, Сабан туе җиткәч, янәдән кулыма сөлге алам, акыл йөрәкне җиңә алмый. Инде болай булмас, дип, узган ел бөтенләй бәйгегә бармадым», - дип, күңел түрендәгесе белән уртаклашты бер көрәшче. Әгерҗедә күреп кайткан үзенчәлекле ат турында яза башлагач та, искә келт итеп әлеге әңгәмә...

Атлар да шушы ук халәттә буладыр инде, юкса бәйгеләр якынлашкач, шулай сабырсызланмаслар иде. Телләре юк шул бахырларның, моны холыклары белән генә сиздерә алалар. Алай гынамы әле, Әгерҗенең спорт мәктәбендәге Сюрприз кушаматлы ат, ярышларга чыгармасаң, күз яшьләре белән елый икән. Бу атның язмышы гомумән башкаларныкына охшамаган. Әгерҗе гербында нәкъ менә Сюрприз сурәтләнгән. Герб хәтле гербка кереп калуы, әлбәттә, бик зур мәртәбә, шулай да, монда әле аның җанын тоеп, бөтен матурлыгын күреп булмый. Ул монда ни дисәң дә рәсми, ә тормышта Сюрприз бөтенләй башка, аңа гашыйк булмый мөмкин түгел. Бер уйласаң, атка инде 27 яшь, шулай да ул әле бик матур сакланган, мәхәббәт могҗизасы, күрәсең. Аны яратмаган кеше юктыр. Атны иң якын күргән кешеләрнең берсе - Әгерҗе районының «Алсу» ат спорты мәктәбе җитәкчесе Фәнил Латыйпов. Ул атларны җаны белән тоя.
- Бу ат безгә Удмуртиядән килде. Гел ярышларда катнашканын күзәтеп соклана идем, - дип сөйли Фәнил Латыйпов Сюрприз турында. Чабышкы өчен яше зур, иткә суялар икән дигән хәбәрне ишеткәч, сатып алып, Әгерҗегә алып кайттым һәм ул бүгенге көндә дә бәйгеләрдә катнаша. Бу атта кеше акылы бар. Ярышларда катнаштырмасаң, читләштерсәң, күз яшьләре белән елый. Шушы яшендә дә чаба да, җиңүләргә дә ирешә. Безнең өчен тагын да кадерлерәге - ул балаларны ат өстендә йөртергә өйрәткәндә алыштыргысыз. Шул тиклем сак, ә инде ялгыш кына берәр бала егылса, яныннан китми, торырга булыша.
- Атта йөрергә теләк белдергән егетләр күптер инде.
- Киресенчә, безгә күбрәк кызлар килә. 11 яшьтән алып 17 яшькәчә шөгыльләнүче 26 баланың 16сы кыз. Соңгы елда килүчеләр арасында кызлар тагын да күбрәк.
- Кызлар да ярышларда катнашамы?
- Әлбәттә. Районда да, тирә-күрше районнардагы ярышларда да җиңүләр яулап киләләр, узган ел Чаллы Сабан туенда да беренче урынны алып кайттылар.
Хыялында гына булса да, атка атланып җилләр белән узышырга теләмәгән кызлар бармы икән?! Әгерҗедә исә хыялны чынга ашыручы кызлар яши.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading