16+

«Аулак өй»ләр сагындыра

Татарстан телевидениесендәге «Аулак өй» дип аталган тапшыруларны карагач, авылыбыздагы (Апас районының Иске Әнәле авылы) аулак өйләрдә булган хатирәләр искә төшә. Бу тапшыруларда татар милләтенең күркәм гореф-гадәтләре бик ачык чагыла. Әти-әниләре, өлкән яшьтәгеләр берәр җиргә - башка авылга, шәһәргә киткәч, ялгыз калган йортта кич белән яшьләр уен үткәрү өчен җыелалар иде....

Татарстан телевидениесендәге «Аулак өй» дип аталган тапшыруларны карагач, авылыбыздагы (Апас районының Иске Әнәле авылы) аулак өйләрдә булган хатирәләр искә төшә. Бу тапшыруларда татар милләтенең күркәм гореф-гадәтләре бик ачык чагыла.
Әти-әниләре, өлкән яшьтәгеләр берәр җиргә - башка авылга, шәһәргә киткәч, ялгыз калган йортта кич белән яшьләр уен үткәрү өчен җыелалар иде. Ул вакытта авылда клуб та, мәдәният йортлары да юк. Ә яшьләрнең күңел ачасы килә!
Без бала-чага аулак өйләрдәге хәлләрне тәрәзә аша күзәтә идек. Үсә төшкәч, үзебез дә аулак өйләргә йөри башладык. Анда уйнаган уеннарның кайберләре әле дә хәтеремдә. Йөзек салыш уенын гына ал. Егетләр, кызлар сәкегә тезелешеп утырган, алып баручы йөзекне һәрберсенә «өләшеп» чыга. Йөзек берәүгә генә эләгә, әлбәттә. Шуннан ул: «Йөзек кемдә, йөгереп чык!» - дип кычкыра. Учына йөзек салынган егет яки кыз тиз генә торып китәргә тырыша, әмма янында утыручылар аны тотып калырга тиешләр. Әгәр тотылса, аңа «җәза» бирәләр - йә җырлаталар, йә биетәләр... Уен шулай дәвам итә. Шулчак авылыбызның гармунчы егетләре йөрәкләрне сыздырып уйнап җибәрә. Барыбыз бергә кушылып җырлыйбыз, аннары биюгә күчәбез. Һәрберсе үзенең матур итеп биюен күрсәтергә тырыша, кызлар бигрәк тә, чөнки аларның булдыклы, чибәр егетләргә кияүгә чыгасы бар бит!
Их, яшь чакларны кире кайтарып алып булмый шул...
Телевидение хезмәткәрләренә, милләтебезнең гореф-гадәтләре, мәдәнияте турындагы мәгънәле, матур тапшырулар оештырганнары өчен, зур рәхмәт. Бу тапшырулар, үз чиратында, яшьләребезне дә милли рухта тәрбияләргә ярдәм итә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading