16+

Бала уенчык түгел!

Әти, әни - бу сүзләр һәр кешегә дә таныш. Әмма, кызганыч, аны һәр кеше дә әйтә алмый... Интернет мәгълүматлары буенча, Россиядә 2013 елда якынча 25 млн бала исәпләнә. Шуларның 118 000е - ятим, ә аларның 83 процентының исән әти-әнисе бар. Баланың әти-әнисе була торып та, ни өчен соң ул аларга...

Бала уенчык түгел!

Әти, әни - бу сүзләр һәр кешегә дә таныш. Әмма, кызганыч, аны һәр кеше дә әйтә алмый... Интернет мәгълүматлары буенча, Россиядә 2013 елда якынча 25 млн бала исәпләнә. Шуларның 118 000е - ятим, ә аларның 83 процентының исән әти-әнисе бар. Баланың әти-әнисе була торып та, ни өчен соң ул аларга...

Тормыш авыр нәрсә, һәрчак акча җитми, көндәлек мәшәкатьләр борчый, өйдә, эштә проблемалар, дияр күбесе. Алар кемдә юк икән соң? Тормыш үзе сынау бит ул, кешенең көче шул сынаулар аша үткәндә күренә. Көчсез кеше исә кечкенә генә авырлыктан да сынып, яшәүдән туктарга мөмкин. Юк, ул үзенә кул салмый, ә бары тик, зомби сыман, тереклек итүче җан иясе генә булып кала. Шул җан иясенең икенче җан иясе барлыкка килә... һәм нарасыен тормыш иркенә калдыра. Аңлы рәвештә эшлиме ул аны, аңсызмы - анысы мөһим түгел. Менә бала инде ятимнәр йортында. Бер тамчы назга сусаган сабый: «Кычкырма, җитәр, елама, тынычлан инде!» - дигән сүзләрне генә ишетергә мәҗбүр. Аны, кулына алып, беркем дә бер минуттан артык сөймәс, ягымлы тавыш белән: «Балам!» - дип тә эндәшмәс. Дөрес, әле бер яше дә тулмаган сабыйларның ятимнәр йортыннан гаиләле өйгә күчү «бәхете» бар, ләкин ул инде газиз, карынында йөртеп, 9 ай буе көтеп алынган бала булмый.
Ятимнәрнең тормышын өйрәнгәндә, депривация дигән күренешкә тап булдым. Ул - югалу дигәнне аңлата. Психологлар әйтүенчә, депривация наз җитмәүдән барлыкка килә. Күңел җылысы җитмәүне каплар өчен, бала тегендә-монда әйләнеп, чайкалып утыра, чамасыз ашый башлый икән. Ул ятимнәр йортындагы балаларның һәркайсында да бар, ягъни аның күрсәткече 100 процент. Моннан сакланып та булмый икән. Тәрбиячеләр йорттагы һәр баланы да кочып-иркәләп утыра алмый, шуңа күрә, баланың башка юлы калмый: ул үз-үзен тибрәлүләр белән тынычландыра. Бу процесс аның психикасына да тәэсир итә.
Психиканы боза торган икенче халәт ул - курку. Мәңгелек курку. Күз алдыгызга гына китереп карагыз әле: «Сез дөньяда кинәт берүзегез генә калдыгыз. Яныгызда төрле кешеләр йөри, ләкин алар Сезне күрмиләр, дөресрәге, күреп тә игътибар бирмиләр. Һәм, һәр кешедә булганча, сезне дә курку биләп ала! Ә бала?.. Бала бу очракта нишләргә тиеш? Ә бит аларның куркуы безнекеннән күпкә зуррак. Алар төчкергән тавыштан да сискәнеп куя... Вакыт узган саен, бу мәңгелек курку баланың баш миенә йогынты ясый башлый. Ә уллыкка һәм кызлыкка алырга килгән парларга сәламәт, акыллы һәм матур бала кирәк...
Балигъ булган егет-кызлар ятимнәр йортыннан чыккач кая бара? Аяныч күрсәткечләр һәркемгә дә мәгълүм: 40 проценты җинаять юлына баса. 10 баланың бары тик берсе генә үзен тормышта таба, җәмгыятьнең лаеклы өлеше булып китә.
Ятимнәр тормышына битараф булмаган кешеләр шактый. Алар арасында яшьләр дә бар. Февраль аенда КФУ студенты Ширин Әл-Әнси Казан халкына Ольга Синяеваның «Блеф, или с Новым годом» исемле фильмын күрсәткән иде. Анда ятимнәр йорты системасы, балаларның яшәеше сурәтләнә. Ширинның максаты - яшьләргә, гомумән, кешеләргә ятимнәр тормышын ачу, һәр күңелдә кешелеклелек сыйфатын кабызу.
Кеше баласын көчсез булганга ташлый. Андый кеше җаваплылыкны белми, алдан уйламыйча эш йөртә. Ул эгоист, үз мәнфәгатьләрен, теләген генә кайгырта торган кеше була. Бала ташлау, минемчә, аны үтерүдән аерылмый, чөнки баласын ташлап киткән кеше җанны үтерүче, тормышны җимерүче. Шундый хәлләр булмасын өчен, һәр кеше дә алдан уйларга, бала табуга бик җитди карарга тиеш. Бала бүләк яки уенчык түгел, ул - җан! - ди Ширин.
Ятим балалар киләчәге караңгы төсмерләрдә генә «бизәлгән». Һәм монда һәр кешенең дә гаебе бардыр. Аларның тормышка карата булган нәфрәтләре, битарафлыклары һәм куркулары безне дә битараф калдырмасын иде. Бала ташлау ул - үзеңне, әти-әниеңне, җәмгыятьне һәм Ходайны яратмау, хөрмәт итмәү. Безнең киләчәк балалар һәм яшьләр кулында. «Ни чәчсәң - шуны урырсың» дигән мәкаль бу очракта урынлы булыр дип уйлыйм. Чыннан да, җәмгыятьне без үзебез тудырабыз, үстерәбез һәм тәрбиялибез. Шуңа күрә, һәр кеше дә моны үзеннән башлап, үзендә бары яхшы сыйфатларны гына булдырса, киләчәгебез яхшы якка үзгәрер!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading