16+

Балачак иленә кайттым

Туган-үскән җир һәркемгә дә иң якыны, кадерлесе. Ә тормышның иң рәхәт, күңелле һәм матур вакыты - алтын балачактыр. Еракта, зәңгәр томаннар артында калган сабый чагын кем генә сагынмый икән?!

Балачак иленә кайттым

Туган-үскән җир һәркемгә дә иң якыны, кадерлесе. Ә тормышның иң рәхәт, күңелле һәм матур вакыты - алтын балачактыр. Еракта, зәңгәр томаннар артында калган сабый чагын кем генә сагынмый икән?!

Мин дә сабый чагымны сагынып, шуны таба алмаммы икән, дип, иң бәхетле елларым узган Кышкар авылына (Арча районы) кайттым. Авылдан киткәнгә дүрт дистә ел үтсә дә, эссе җәй көннәрендә тау астында салкын чишмә суында коенуларыбыз, Симетбаш авылына менгән юлдагы ашлык басуының нәкъ уртасындагы зур сары матур чәчәкле тирән күлгә килүләребез, шул чәчәкләрне кереп өзәргә хыялланып йөрүләребез - бары да истә. Кызганыч, хәзер бу тирән күл юк инде. Кечкенә генә елгадан «ташбаш» балыкларны капрон яулыклар белән тотып, шушы шөгыльдән зур ләззәт ала идек.
Күршедәге бергә уйнап үскән малайлар һәм кызлар да хәзер гомер уртасына җиткән ирләр, әниләр инде. Алар белән кайткан саен очрашып, балачакны искә алабыз. Күрше малайлары, кызлары белән көтү кайтканны бергәләшеп каршы ала идек, бөтен «тау башы» бала-чага тавышыннан гөрләп тора иде. Безнең «тау башы» - авылның халык күп җыела торган урыны, чөнки монда авылның зур сыер фермасы, тимерчелек, тракторлар гаражы урнашкан. Таң белән механизаторлар, трактор кабызып, халыкны йокыдан уятсалар, көн буе тимерчелектә тимер сугалар, аннары фермада эш башлана. Тормыш кайный, һәркем дә эшендә дәртләнеп эшли иде.
Өлкәннәрдән үрнәк, тәрбия алып, авыл бала-чагасы да хезмәткә әзерләнеп үсте, дисәм, һич ялгыш булмас. Кечкенәдән эш белән мәшгуль булгач, авыл балалары тәртипләре белән шәһәрнекеләрдән аерыла шул. Дуслык-татулык, бер-береңә ярдәм кулын сузу хас авыл балаларына. Саф һава сулап, яшел чирәмдә тәгәрәп уйнап, бәрәңге ашап, яңа сауган тәмле сөт эчеп үскән бәхетле балачак, кайда калдың син?!.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading