16+

Бар дөньяның казаны бит син, Казан

Универсиаданың соңгы көне... Казан шәһәренең бәйрәмгә бизәлгән урамнарын карап хозурланып йөрибез. Ә үзем эчтән, яшәү өчен дәрт һәм өмет бирә торган тапшырулар әзерләп, телевизор караучыларны куандыручы Ләйлә Дәүләтованың: «Күңелләрем шул якларга Тартылып тора һаман. Ни әйтсәң дә, бар дөньяның казаны бит ул Казан!» - дигән сүзләрен кабатлыйм. Күңелем шәһәрнең матурлыгына,...

Бар дөньяның казаны бит син, Казан

Универсиаданың соңгы көне... Казан шәһәренең бәйрәмгә бизәлгән урамнарын карап хозурланып йөрибез. Ә үзем эчтән, яшәү өчен дәрт һәм өмет бирә торган тапшырулар әзерләп, телевизор караучыларны куандыручы Ләйлә Дәүләтованың: «Күңелләрем шул якларга Тартылып тора һаман. Ни әйтсәң дә, бар дөньяның казаны бит ул Казан!» - дигән сүзләрен кабатлыйм. Күңелем шәһәрнең матурлыгына,...

Универсиаданың соңгы көне... Казан шәһәренең бәйрәмгә бизәлгән урамнарын карап хозурланып йөрибез. Ә үзем эчтән, яшәү өчен дәрт һәм өмет бирә торган тапшырулар әзерләп, телевизор караучыларны куандыручы Ләйлә Дәүләтованың:
«Күңелләрем шул якларга
Тартылып тора һаман.
Ни әйтсәң дә, бар дөньяның
казаны бит ул Казан!»
- дигән сүзләрен кабатлыйм. Күңелем шәһәрнең матурлыгына, чисталыгына куана. Чөнки Казан кешеләренең күз карашлары, ягымлы елмаюлары да җанга тынычлык һәм шатлык өсти. Казаннан 100 км ераклыктагы Балтач районыннан ук килгән авыл кешеләренең вак сорауларына да җавап бирәләр. Күрәсең, әйләнә-тирәнең, урамнарның матурлыгы анда яшәүчеләрнең күңелләренә дә матурлык, яхшылык өстәгән. Уйласаң, Болак буйлары, Кабан күле - шушы шәһәрнең бәхете бит ул! Тагын кайсы шәһәр үзәгендә мондый хозурлык бар! Шәһәр уртасында серле Кабан күле, аның түрендә затлы Татар академия театры! Карап-күреп туймаслык бу матурлыкка сокланмый мөмкин түгел. Кабан күле төпләрен өйрәнергә теләүчеләргә дә әйтәсем килә: тимәгез Кабан күленә, серле килеш яшәсен! Кабан күле ярларының гөлләр белән бизәлгән сукмакларыннан үткәндә, мин инде олыгаеп бөгелә төшкән гәүдәмне дә турайтыбрак вак-вак кына атлап үттем. Татар бистәсенең матурлыгы күңелләрне ерактагы тарихына илтә диеп барганда, яңартылган ырыс капканы ачып кереп, тагын матурлыкка чумдык. Ә кешеләре?! Нәкъ менә шушы матурлыкка тиң булуына милләтем өчен шатланам. Билгеле, без авыл кешеләре бу урыннарда йөргәндә әле кайбер төзекләндерү эше бара иде. Шуңа да карамастан, безне кунак кабул иткәндәй ачык йөз белән каршылап, хәтта эшләре белән дә таныштырдылар: берәүләрнең кулында балта-пычкы, икенчеләре исә чистарту эшен башкара, кайберсе такта күтәреп китеп бара. Әйе, монда килергә кирәк дигән фикерне кабатлап, карап йөрибез. Ашханә бүлмәсендә утын ягып коймак пешерә торган миче, самавыры да бар, ачылу көнен дә тәгаенләп, 20 июльдә ачыла, дип, кунакка да чакырдылар. Монда кайбер бүлмәләр һөнәрчелеккә багышланган - карап-күреп өйрәнеп була: кибетләр дисеңме, кунак кабул итә торган (ресторан тибында) ял бүлмәләре кунакларың белән килеп чәй янында сөйләшеп утыру өчен аеруча матур һәм алар күптөрле. Анда, өстәл артында утырып, Кабан күле тирәлеге, шәһәр үзәге белән хозурлана аласың. Кабан күле буйлары әүвәлгечә сихри тынлыкта ял итәргә уңайлы. Утыргычлары да гөлчәчәкләр белән бизәлгән. Олы яшьтә булгангадыр инде, бу гөлләргә көн дә су сибәргә кирәк бит, дип хафаланып та куйдым.
Универсиаданың бәйрәмчә күтәренке рухта һәм тыныч үтүе, шушы матурлыкларга нур өстенә нур булып, күңелләрне рухландырды. Чын күңелдән, зур канәгатьләнү хисе белән, Казан халкына, шушы матурлыкны, байлыкны тудыручы һәм саклаучыларга рәхмәтләребезне ирештерәсе килә. Универсиада Татарстан халкына (Казан өчен генә түгел, авылларда икмәк үстерүче һәм ит-сөт җитештерүчеләр өчен дә) зур бәйрәм булды, алай гына да түгел, ул тулы мәгънәсендә зур һәм массакүләм тәрбия мәктәбе дә иде. Казанлылар, шәһәрнең җитәкчеләре дә матурлыкны булдырырга, үзара чын кешеләрчә аралашырга, дөньяның барышына яшьләрчә карап алга барырга, авырлыкларны спорттагыча гаделлек һәм тырышлык белән җиңәргә өйрәнделәр. Шәхсән мин үзем һәм җәмәгатем Бакый, инде 80 яшьне үтсәк тә, яшәреп киткәндәй булдык, рәхмәтләребезне кат-кат әйттек. «Универсиада үтте дә китте...» дигән ямансу фикер күңелләребезне төшермәсен иде. Казан шәһәрен бөтен дөньяга матур итеп күрсәтә алдык, матур итеп яшәвебезне дәвам итик: ни әйтсәң дә, бар дөньяның казаны бит ул Казан!
Универсиада ярышлары да гаҗәп зур әзерлек белән, югары әхлак дәрәҗәсендә үткәнен раслаучы дәлилләр дә кызыклы. Санарга да, күрергә дә күңелле: 20 мең волонтер! Һәрберсенең әти-әнисенә «Благодарность родителям волонтеров» дигән рәхмәт хаты. Ул хатны укып чыгу, эчтәлеге белән танышу да җанга рәхәтлек бирә. Әти-әниләргә кайда һәм нинди ярышлар булуын күрсәткән белешмә картасы да бар. Волонтерларны алдан әзерләү, махсус киемнәр һәм аларның сәламәтлеген саклауга яраклаштырылган көндәлек аш-су пакетлары, Казан шәһәре эчендә төрле спорт чараларына бушлай йөрү өчен мөмкинлек тудырылуы - барысы да исәпкә алынган.
Ә инде телеканаллардан ярыш барышын күрсәтүләре дә бик әйбәт булды - куанычлары да, юанычлары да күз алдында тора. Ярышларның һәрберсен экраннарда кабат күрербез дип сагынып көтәбез.
Казанның Кабан күле ярларына параллель торучы бөек шагыйребез Тукай, Нариман урамнары һ.б. «Татар бистәсе»н зурларлык булып үзгәртелер дип ышанып яшибез. Матурлык яшәтә дә, яшәртә дә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading