16+

Бардалылар булдыра

Туган илебезнең төрле өлкәләренә сибелеп яшәгән безнең бөек татар халкы, кайсы гына төбәктә гомер итсә дә, үзенең туган телен, гореф-гадәтләрен, динен һәм үзенең сәнгатьтәге югары дәрәҗәсен онытмый, саклый, даими үстерә, алга бара. Моны раслаучы матур үрнәк итеп, Пермь өлкәсенең Барда районында туып үскән һәм хәзер Казанда яшәүче барлык бардалыларны һәм...

Бардалылар булдыра

Туган илебезнең төрле өлкәләренә сибелеп яшәгән безнең бөек татар халкы, кайсы гына төбәктә гомер итсә дә, үзенең туган телен, гореф-гадәтләрен, динен һәм үзенең сәнгатьтәге югары дәрәҗәсен онытмый, саклый, даими үстерә, алга бара. Моны раслаучы матур үрнәк итеп, Пермь өлкәсенең Барда районында туып үскән һәм хәзер Казанда яшәүче барлык бардалыларны һәм...

«Сүз башым бит шүрәле» дигәндәй, бу мәкаләне язарга җирлек булган вакыйганы яктыртудан башлыйм әле. Барда районы үзәгендә тирә-якта атаклы яңа зур җәмигь мәчете төзелеп бетте. Барда халкы бу саваплы, изге эштә һәрьяктан булышып, ярдәм итеп, бик актив катнашты. Мәчетне тантаналы төстә ачуга әзерлек эшләре бара. Аның ачылуын хуплап, Казанда сәнгать өлкәсендә эшләүче бардалылар, мәчетнең эчке өлешен җиһазлауда кирәк булган әйберләрне сатып алуда матди ярдәм күрсәтү өчен, хәйрия концерты оештырдылар. Менжинский исемендәге клубның залы Казанда яшәүче барлык бардалылар, аларның туганнары, дуслары, тамашачылар белән шыгрым тулган иде.
Концерт тамашасын Фатыйма һәм Мәсгут Имашевлар башлап җибәрде. Күренекле сәнгать осталарының әлеге чыгышын тамашачылар яратып, зур игътибар белән тыңладылар. Барда районында туып үскән шагыйрь, Казаныбызда зур җәмәгать эшләре алып барган мәрхүм Рәшит Ягъфәров сүзләренә язылган «Барда түбәтәйләре» җырын Мәсгут Имашев шундый да оста башкарды ки, үземнең һәм күп кенә тамашачыларның күзләреннән ирексездән яшьләр атылып чыкты. Ә инде Әминә Имашеваның бик тә оста, җитез хәрәкәтләр белән, төрле-төрле киемнәрдән башкарган биюләре тамашачылар күңеленә яңа көч, дәрт өстәп җибәрде.
Менә сәхнәгә Юсуповалар чыкты: Илсөяр ханым Юсупова үзенең ике кызы - Чулпан һәм Энҗе белән матур-матур җырларны бик тә соклангыч итеп башкардылар. Чылтырап аккан чишмәдәй матур, аһәңле тавышлы Чулпан Юсупованың җырлавын аерым билгеләп үтәсе килә.
Барда кызы Сәнифә Рангулова да тамашачыларга үзенең матур җырларын бүләк итте. Мәсгут Имашевның оныгы, классик тавышка ия булган җырчы егет, аспирант Айрат Имашев туган телебездә һәм чит телләрдә җырлар башкарды.
Концертны алып баручы Айгөл туташ үз вазифасын бик оста башкарды. Өч сәгать буена барган тамаша халыкка бик ошады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading