16+

Барысы да битарафлыктан

Автобус шоферларына телефоннан сөйләшергә ярамавын күпләре белми, ахры, дигән уй килде әле башка. Шулай булмаса, «безгә закон нипачум», дип йөри бирмәсләр иде.

Барысы да битарафлыктан

Автобус шоферларына телефоннан сөйләшергә ярамавын күпләре белми, ахры, дигән уй килде әле башка. Шулай булмаса, «безгә закон нипачум», дип йөри бирмәсләр иде.


Беркөнне 2 нче АТПга караган 77 нче автобус шоферының юл буе сөйләшеп баруы тәмам туйдырып бетергәч, сөйләшмәскә кирәклеген исенә төшерергә булдым. Сүземә янымда утырган өлкән абзый да кушылды. Анысы да Казанга кунакка килгән кешегә охшаган. Урта Азия якларыннан булган әлеге шофер, үз гаебен танып, тыныч кына барасы урында: «Минем сөйләшүем башкаларга ярый, сезгә генә ярамый», - дип кәпрәя башлады. Аннары: «Ошамаса, җәяү барыгыз», - дип тә өстәде. Шунда автобустагы пассажирларның битараф булуы аптырашта калдырды. Барысы да авызларына су капканнар, диярсең. Көн туса, шул шоферлар гаебе белән никадәр юл һәлакәтләре килеп чыга югыйсә. Хәер, пассажирлар да кимен куймый, автобуста берьюлы берничә кешенең телефоннан сөйләшүенә колаклар тонып бетә. Ул сөйләшүләр яртышар сәгатькә дә сузылырга мөмкин. Монысы инде культурасызлык билгесе икәнен уйлап та карамыйлар. Кемнең нәрсә эшләгәнен автобустагы бөтен халык ишетеп барырга мәҗбүр.
Инде нык ачуны китергәне - кайберәүләрнең юл буе сүгенүе. Беркөнне автобуста барганда Үзәк базар тукталышыннан бер төркем студентлар керде. Егетләрнең авызыннан чыккан сүзләрне ишетеп чәчләрең үрә торырлык. Җөмлә саен әшәке сүз. Янәшәдә генә әниләреннән дә өлкәнрәк апалар, бергә укыган кызлары басып тора. Ник берсе кисәтү ясасын. Шунда түзмәдем: «Кая, егетләр, үзегезнең нурлы йөзләрегезгә карап калыйм әле, бәлки, кайчан да булса очрашырга туры килер», - дип куйдым. Каршы берәр яман сүз әйтерләр инде дисәм, дәшеп тә карамадылар. Йөзләрен яшерә-яшерә, берничә тукталыштан чыгып та киттеләр. Без укып йөргәндә сүгенгән егетләрнең дәрәҗәсе юк иде. Әллә бүген киресенчәме икән соң дип уйлап куйдым. Кайчагында шулай өлкәннәргә дә, яшьләрнең ямьсез сөйләшүен тыңлап барганчы, үзләрен оялтып алу ярап куя бит. Без битараф булганга күрә, алар үзләрен шулай тота.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading