16+

«Баш» белән «муен» тоташ

Бөек шагыйрь Некрасов 1863 елда бер шигырендә рус хатын-кызлары турында: «Ул янып торган ызбага да атылып кереп китә, чабып баручы атны да туктата ала», - дип язган булган. Бүгенге заманда әлеге сүзләрне татар хатын-кызларына карата да кулланып булуын, аларның да бер дә кимен куймавын танырга кирәктер.

«Баш» белән «муен» тоташ

Бөек шагыйрь Некрасов 1863 елда бер шигырендә рус хатын-кызлары турында: «Ул янып торган ызбага да атылып кереп китә, чабып баручы атны да туктата ала», - дип язган булган. Бүгенге заманда әлеге сүзләрне татар хатын-кызларына карата да кулланып булуын, аларның да бер дә кимен куймавын танырга кирәктер.

Сугыш белән сыналганнар
Хәер, бүгенге заманда дип кенә әйтүем дөрес үк булмас. Беренче чиратта, дәһшәтле һәм рәхимсез Бөек Ватан сугышы елларында ук хатын-кызлар үзләренең һәр эштә ир-атларны алыштырып килә алуларын дәлилләделәр. Сугыш чоры мылтык асып Ватанны якларга китәргә мәҗбүр булган ир-атлар өлешенә туры килгән барлык вазифаларны ул вакытта хәзерге көндә түр башында йон эрләп, бияләй бәйләп утыручы әбиләребез, дәү әниләребезнең җилкәләренә йөкләгән. Ул чор хатын-кызына лашман эшендә иза чигәргә дә, үгез җигеп, җир сөрергә дә, фронтны кирәк-ярак белән тәэмин итү өчен завод станоклары артында тәүлекләр буе бил бөгәргә дә туры килгән. Мәктәп яшендәге кыз балалар да, борыннарына инде егетләр исе кереп, кияүгә чыгарга, уңган хуҗабикә булырга хыялланган яшүсмер кызлар да читтә калмаган: өлкәннәр белән иңгә-иң терәшеп, чалгы тотып, печәнен чапкан, «уфалла»ны өстерәп, утынга йөргән, җыен авыр эшләрдә тир түккән. Кайбер хатын-кызларның ир-атлар белән беррәттән фронтка китүләрен, партизан отрядларына кушылып, дошманга каршы сугышуларын да онытмыйк. Дошманның җиңелүе, сугыш тәмамлану да җиңел сулап куярга ирек бирми, чөнки күп ир-атлар яу кырларында ятып кала, исән калу бәхетенә ирешкәннәрнең дә күбесе гарипләнгән, авыр эшкә яраксызланган була. Шул сәбәпле сугыш арты чорындагы тормышны да күбесенчә хатын-кыз тартып бара. Аларга бит әле күпсанлы балаларына дөрес тәрбия бирү, аларны игелекле, кешелекле иттереп үстерү бурычы да йөкләнгән була.
Авыр физик эш сугыш чорында каннарына сеңеп калганга, әбиләребез хәзер дә тик кенә утыра алмыйлар. Быел 83 яшен тутырган әбием ялның ни икәнен дә белми: җәй көне аның кулыннан - чалгы, кышын көрәк төшми, барыбызны да уздырып, мал карарга да чыгып китә, суын да суыртып куя, мунча да ягып керә - туктатып кына өлгер! Шул ук вакытта ул барыбыз өчен дә оекбаш-бияләйләр бәйләп куярга да, оныкларын тәрбияләргә булышырга да, көн саен биш вакыт намазын укырга да җитешә.
Кыскасы, сугыш чорының авыр көннәре белән сыналган, чыныгу узган хатын-кыз җенесе үз вазифаларын да, ир-атларныкын да башкарып чыгарга сәләтле.

Сыйфатларның һәркайсы хас асыл затларыбызга
Бөек Ватан сугышының кырыс җилләре инде күптән исеп бетсә дә, хәзерге заман хатын-кызы да ир-атлардан калыша торган түгел. Элеккеге кебек гаилә учагы «тоткыны», ире ни әйтер икән дип, һәрчак колагын шәмәртеп торучы татар хатыннары бик аз хәзер.
Хатын-кыз хуҗабикә, балаларны тәрбияләүче, ашарга әзерләп, ирен эштән көтеп торучы булырга тиеш дигән канунчылык, аның белән бергә «ир - баш, хатын - муен» дигән мәкаль дә күптән искерде инде. Хәзерге заман татар хатын-кызы машина да йөртә, үз эшен дә уңышлы гына ачып җибәрә, акчаны да иреннән ким эшләми, депутат та булып утыра, кайберләре хәтта гаилә «арбасы»ның тезгенен дә ныклап үз кулларында тота. Кайчандыр ир-атларныкы гына булып саналган һөнәрләрне хатын-кызлар уңыш белән үзләштереп бетерделәр инде. Һәм моның бер генә дә зыянлы ягы юк. Хатын-кызның һәр өлкәдә, һәр эштә актив булуы аны бары тик бизи генә.
Тигез хокукларга ия булу, бер үк төрле вазифалар башкару өстенә, хәзерге заман хатын-кызлары үзләренең чын йөзләрен дә югалтып бетерми. Замана таләпләренә күнегеп бетсә дә, хатын-кыз асыл зат булып кала белә: ул һәрчак үз-үзен карый, пөхтәлек, җыйнаклык, хасиятлек сыйфатларын югалтмый, ирен иркә-наздан мәхрүм итми, үзенең йөз-кыяфәте белән күзләребезне, йомшак холкы белән күңелебезне гел куандырып тора.
Татар иленең һәрчак нәфис, гүзәл, сөйкемле, нәзакәтле, ягымлы булып калучы, шул ук вакытта мөстәкыйль, кыю, тәвәккәл, куркусыз, батыр да булучы асыл затларын Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм белән котлыйбыз! Сәламәтлек, иминлек, тигезлек белән сөеп һәм сөелеп яшәргә насыйп булсын сезгә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading