16+

Башта татарчасы язылсын

Шәһәр урамнарындагы элмә-такталарның эчтәлеге, кимчелекләре турында бик күп язылды. Әмма Универсиада үтеп киткәч, матбугат күрсәтмәләренә, искәрмәләренә игътибар итүче булмады. Ә бит ул чаралар универсиадалар, олимпиадалар өчен түгел, беренче чиратта, үзебез өчен кирәк. Хәзер Татарстанны бөтен дөнья белгәч, дөрес күрсәтү бик мөһим. Искеләрен үзгәртү түгел, хәтта яңаларын да иске кагыйдә белән...

Шәһәр урамнарындагы элмә-такталарның эчтәлеге, кимчелекләре турында бик күп язылды. Әмма Универсиада үтеп киткәч, матбугат күрсәтмәләренә, искәрмәләренә игътибар итүче булмады. Ә бит ул чаралар универсиадалар, олимпиадалар өчен түгел, беренче чиратта, үзебез өчен кирәк. Хәзер Татарстанны бөтен дөнья белгәч, дөрес күрсәтү бик мөһим. Искеләрен үзгәртү түгел, хәтта яңаларын да иске кагыйдә белән урнаштыралар.
Универсиада алдыннан, бик кыйммәткә төшереп, бик зур проблемага әйләндереп, шәһәр буенча бик кирәкле урыннарга егермедән артык биологик бәдрәфләр куйдылар. Әмма безнең элек-электән килгән, язылмаган бер канун эшләми. Ул да булса, татарча язу сул якта, ягъни беренче урында булырга тиеш. Башта «бәдрәф» язылырга, аннан соң русча - «туалет». Без татар булмаган бүтән милләт кешеләрен татарчага өйрәтү өчен, әллә нинди нәтиҗәсез методикалар кулланабыз. Моңарга бит методика да кирәк түгел, беренче чиратта алдагы сүз күзгә ташлана, ул сүз хәтердә кала. Ә бит андый күрсәткечләр шәһәр буенча бик күп. Без андый гамәл белән «ике куянны тотабыз»: эшебезне дә дөрес юлда эшлибез һәм әкренләп кенә татар теленә дә өйрәтәбез.
СССР вакытында без Абхазиядә булган идек, анда бөтен элмә-такталар да 3 телдә язылган: иң беренче абхаз телендә, икенче урында - грузин теле, соңыннан рус телендә.
Универсиадага кадәр булмады инде, ләкин хәзер андый тәртип шәһәрдә булырга тиеш! Җитмәсә андый халыкара чаралар ел саен диярлек булырга тора. Менә шулай әкрен генә сөйләм телен дә өйрәнер идек!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading