16+

Башта үз өеңдә кылан!

«И-и-и-и, хәзерге яшьләр бигрәк начар инде!» - дип, хәзерге буынның бөтен «сөякләрен юып», аларны гөнаһларыннан «арындырып» утыручы әби-бабайлар белән тулысынча килешәм. Тик бу очракта гына...

Башта үз өеңдә кылан!

«И-и-и-и, хәзерге яшьләр бигрәк начар инде!» - дип, хәзерге буынның бөтен «сөякләрен юып», аларны гөнаһларыннан «арындырып» утыручы әби-бабайлар белән тулысынча килешәм. Тик бу очракта гына...

Ниһаять, Чулман елгасына терәлеп урнашкан Балык Бистәсе дә яхшы пристаньлы булды. Озак еллар дәвамында шушы вакыйганы көткән халык өчен әйтеп бетергесез шатлык инде бу. Ярны ныгыту эшләре тәмамлангач, асфальт түшәлгән җир белән беррәттән, пристаньга чәчәк чүлмәкләре, эскәмияләр дә килеп утырды. Тик куанырга гына иртәрәк булган икән. Төннәрен, аеруча җомга, шимбә, якшәмбеләрдә әлеге пристань яшьләр белән тула. Тулып кына калса икән... Балага: «Ярамый!» - дигән саен, ул шуның киресен эшли башлый бит әле, менә монда да шул ук хәл. Машина белән керергә ярамаган җиргә керә алар. Ярамый булгач ярамый бит инде! Әле алай гынамы! Тирә-юньгә ямь өстәп торган чәчәк чүлмәкләренең берсе инде үзенең соңгы көннәрен кичерә. Төнлә көчен кая куярга белмәгәннәр башына җиткән, ахрысы, үзенең. Әллә машина белән «ялгыш» бәргәннәр, әллә батырраклары көчен сынап карарга уйлаган - белмәссең.
Якында гына чүп савытлары урнаштырылмагач, кая туры килсә, чүпне шунда ыргыталар. Кая инде ул безгә чүпне ерактарак урнашкан савытка илтү!
Әйе, инде пристань бар, Аллага шөкер. Әмма булып кына түгел, аны саклый да белергә кирәк шул. Без яшь, дигәч тә, алдын-артын уйлап эш итәргә кирәк инде. Үзебезнең өй-ишегалларыбызда мондый гамәлләр кылмыйбыз ич! Чүпләр дә урынына ташлана, чәчәк савытлары җимерелү түгел, урыныннан да кузгалмый. Бик теләсәң, син башта үз өеңдә кыланып кара!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading