16+

Бау бәйләүнең ние бар?

Номерга көн кадагына суга торган актуаль тема эзләп йөргән чагым. Халыкны борчый торган, глобаль проблема күтәрергә исәп. Башымда мең төрле уй. Шулай уйланып йөргәндә, балалар бакчасында улымның тәрбиячесе:

Бау бәйләүнең ние бар?

Номерга көн кадагына суга торган актуаль тема эзләп йөргән чагым. Халыкны борчый торган, глобаль проблема күтәрергә исәп. Башымда мең төрле уй. Шулай уйланып йөргәндә, балалар бакчасында улымның тәрбиячесе:

- Тиздән безнең ачык дәрес булачак, анда шәһәрнең башка балалар бакчаларыннан да кунаклар киләчәк, улыгызны алдан ук әзерләп куегыз әле зинһар, шнур бәйләргә өйрәтегез. Безнең тема - курчакка лента сайлау, шнур, лента бәйләргә өйрәнү, - ди.

Күреп торам, тәрбияче өчен бу бик мөһим, ә мин чак көлми тыелам. Шнур бәйләү буенча ачык дәрес үткәрсеннәр инде, янәсе.

Лента, шнур бәйләүнең ние бар, соңрак өйрәтермен әле дип, үз эшләремне төгәлләгәч кенә, йокларга ятар алдыннан улым янына килеп утырдым. «Ике очыннан тотасың да менә шулай бәйлисең, йә, кабатлап күрсәт», - дим. Бер күрсәтүдән үк отып калыр дисәм, бәйли генә алмый бит улыбыз шнурны. Исләрем китте, ничек инде шундый гади нәрсәне өйрәнеп булмый, иң аянычы - аны балага өйрәтеп булмый. Компьютер төбендә утырган ирем дә елмаеп килеп җитте, тапкансыз мөһим эш дигәндәй, ул да бик җиңел генә өйрәтмәкче иде дә, кая ул? Кызым да энекәшенә лента бәйләү серләрен төшендереп карады, ләкин 3 яшь ярымлык бала өчен бу бик катлаулы шөгыль булды бугай. Номерга язма әзерләү, актуаль тема да онытылды, йокы да качты. Бер сәгатьләп азапланганнан соң, акрын гына, озак-озак уйлап, бер төен бәйләде улыбыз. Әй сөендек инде.

Бантик бәйләргә өйрәтә башламакчы идек тә, тәрбиячеләре:
- Уйламагыз да, бу яшьтә булдыра алмый әле алар аны, иң мөһиме - 3-4 яшьлек бала шнурны, лентаны бәйли белергә тиеш, - дип тынычландырды. Менә сиңа мә! Шнур бәйләүнең ние бар диярсең...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading